Ярый әле кредит, ана капиталы кебек нәрсәләр бар…

3186«Самар татарлары» сайтында «Камышлыда яшәүче: Ник зур шәһәрдә калырга омтыласыз?», «Авылда гына яшиләр димәссең…» дип аталган язмалар чыкты. Аларда авторлар: авылда калыргамы әллә шәһәрдә яшәргәме? — дигән сорауларны күтәреп чыкканнар. Минемчә, һәркем юрганына карап аягын сузарга тиеш. 

Ярый әле кредит, ана капиталы кебек нәрсәләр бар, диең. Әнә танышларым Исламия белән Рөстәм өйләрен шул рәвешле сатып алдылар. Шәһәрдә түгел, авылда.

Исламия үзе шәһәрне бөтенләй яратмый. Самарның педагогика колледжында укыган кыз диплом алуга ук авылга ашыга. Баштарак туган авылында укытса, анда укучылар саны аз булу сәбәпле мәктәпне япканнан соң, кибеткә сатучы булып урнаша.

Яшь гаилә вакытлыча фатир алып торалар, әмма яшәү өчен уңайлы шартлары булмаган торакка 3 мең түләп тору — акчаны җилгә очыру бит бу! Шуннан, икенче балалары тугач, ана капиталы хисабына бер иске өй сатып алдылар. Кредит алып яңартып төзергә җыеналар хәзер.

Исемем редакция өчен генә.

samtatnews.ru

Просмотров: 1180

Комментирование запрещено