Без мәктәпкә әзер!

13154199722ae 1 сентябрь – Белем көне

Өлкәбезнең һәр мәктәбе яңа уку елын тулы әзерлек белән, матурланып каршы алыр дип ышанасы килә.

- Безнең мәктәп яңа уку елына укучылар кабул итәргә тулысынча әзер. Узган елны гына бинабызга капиталь ремонт ясалганга, быел төзекләндерү эшләре кирәкмәде. Беренче сыйныфка — 23, 10нчы сыйныфка 30 укучы килә. Балалар дәреслекләр белән 100 процентка тәэмин ителәчәк, — дип хәбәр итте Похвистнево районы Гали авылы мәктәбе директоры Мохтар Алтынбаев.

Ә Самараның “Яктылык” татар мәктәбенә быел капиталь ремонт ясалган.

- Мәктәп бинасының тәрәзә, ишек блоклары алыштырылды, яңа яктырткычлар да куйдык. 1, 2нче катта агымдагы төзекләндерү эшләре үткәрелде. Биредә диварларны бизәп штукатурладылар, баскыч араларын, тамбурларны, футбол кырының коймасын да буяттык. Шундый зур төзекләндерү эшләреннән соң мәктәбебез тагын да матураеп, яктырып китте. Быел беренче сыйныфка килгән 54 укучыбызга да биредә уңай булыр дип өметләнәбез, — диде мәктәп директоры Радик Газизов.

Укучылар да сыйныфташларын, укытучыларын сагынып, алар белән тизрәк очрашырга телиләрдер. Ә быел беренче сыйныфка баручы балалар һәм аларның әти-әниләре 1 сентябрь җиткәнен аеруча дулкынланып көтәләрдер. Без бу турыда шуларның берничәсе белән сөйләштек.

Ильвина

Илвина

Сиринә Яриәхмәтова, Камышлы районы, Яңа Ярмәк авылы:

- Бүген баланы мәктәпкә әзерләү кыйбатка төшә. Мәсәлән, беренче сыйныфка баручы кызыбыз Илвинага мәктәп формасын 1700 сумга сатып алдык, ручка, дәфтәр, пенал кебек уку кирәк-яраклары 700 сумга төште. Әле аяк киемнәре, спорт костюмы сатып алырга кирәк.

Мәктәп сумкасының балага ошаганын, шул ук вакытта уңайлысын да сайлап аласы килә. Барысын да санасаң, чыгымнар 10 — 12 мең сумга якын җыела. Авыл кешесе өчен бу зур сумма, әлбәттә. Шулай да ата-ана баласының беренче мәртәбә мәктәпкә баруының истә калырлык булуын тели бит. Шуңа күрә әйберләрнең бәясенә карамыйча иң матурларын, сыйфатлыларын сатып аласы килә. Без дә Илвина башка балалардан ким булмасын дип тырыштык . Ә ул безне куандырып, “дүртле”, “бишле” тамгаларына гына укырга вәгъдә итте.

Эвелина1

Эвелина

Равил Кабиров, Тольятти шәһәре, Автозавод районы:

- Кызыбыз Эвелина быел Тольятти шәһәренең 49 санлы мәктәбенә укырга керә. Әлбәттә, безнең гаилә өчен бу зур вакыйга. Без инде аңа матур мәктәп формасы, башка кием-салымнар сатып алдык. Ә уку кирәк-яракларын Эвелинага балалар бакчасыннан киткәндә бүләк иткән иделәр.

Эвелина кызыксынучан бала, яңа мәгълүматларга шат, шуңа да аңа мәктәптә уку ошар, биредә яңа иптәшләр дә табыр, дип өметләнәбез.

Гөлнара Хәбибрахманова, Камышлы авылы:

элина

Элина

- Безнең гаилә өчен әлеге 1 сентябрь икеләтә дулкынландыргыч. Чөнки олы кызыбыз Юлия быел 11нче сыйныфка бара. Алда — БДИ (бердәм дәүләт имтиханнары), югары уку йортына керү мәшәкатьләре. Ә менә кече кызыбыз Элина беренче сыйныф укучысы буларак мәктәпкә барырга әзерләнә. Без инде булачак класс җитәкчебез Ирина Чернова белән дә танышырга өлгердек. Мәктәбебез дә яңа, матур, кызыбызга биредә бик ошады! Элинаның мәктәптә укырга теләге зур, димәк, без мәктәпкә әзер!

Алия АРСЛАНОВА.

 «Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

Самарастат: собрать ребенка в школу стоит 19 тысяч рублей / Баланы мәктәпкә хәзерләү күпмегә төште?

* * *

Быел Яңа Ярмәк мәктәбендә 1 – 4 сыйныф укучылары (барлыгы 18 бала) гына белем алачак

Просмотров: 1792

Один комментарий