Радик Шафеев: “Авырлыкларны үзеңнең үсешеңдә, шәхесеңне ныгытуда кулланырга кирәк”

ЯКоляскада утыручы инвалидны күргәч, без: “Аллаһым сакласын инде мондый хәсрәттән”,  — дип, аны жәлләп куябыз. Һәм еш кына сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрне, күңел төшенкелегенә бирелеп, дөнья ямен күрмичә яшәүчеләр, дип күзаллыйбыз.

Тик коляскадагы инвалид — 25 яшьлек милләттәшебез Радик Шафеев белән танышкач, кайчак мондый фикернең никадәр дөрес булмавына инандым. Дөньяда тагын аның кебек тормыш сөючән, күтәренке күңелле, актив, позитив кеше бармы икән!

Ульян өлкәсенең Татар Сайманы авылында туган Радикка биш яшь тулгач, аның гаиләсе Сызран шәһәренә күченә.

Кечкенә чагында аның сәламәтлеге белән җитди проблемнар барлыкка килә. Сирәк очрый торган авыр чир малайны аяктан егып, гомере буе коляскада утырырга мәҗбүр итә.

Биш яшендә шушындый аяныч язмышка дучар булган баланың кичерешләрен күз алдына китерергә дә кыен.

Тик ул кечкенәдән тормыш атының дилбегәсенә ныклап тотынып, бүгенге көндә дә авырлыкларны, елмаеп, җиңеп яши.

Урта мәктәпне Радик, өйдә укып, гел “бишле”гә тәмамлый. Җиде яшеннән рәсем ясау белән шөгыльләнә башлый. Шулай ук, өендә укып, сынлы сәнгать мәктәбен бетерә. Төрледән-төрле шәһәр, өлкә, бөтенроссия, халыкара конкурсларда катнашып, еш кына җиңүче исеменә лаек була. Рәсем ясау белән шөгыльләнгән чорындагы иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе – аның махсус рәсемнәр күргәзмәсе оештырылуы.

Аннан унөч яшьлек Радик ныклап компьютер технологияләрен өйрәнүгә керешә. Һәм инде унбиш яшендә презентацияләр, визиткалар, календарьлар, буклетлар ясап, текстлар җыеп, акча эшли башлый.

Радик шәхси үсеш, психология, бизнес, Интернетта реклама, иҗтимагый эшчәнлек буенча бик күп курслар һәм тренинглар үткән.

Бүгенге көндә ул дистанцион рәвештә Мәскәүнең психоанализ институтында бишенче курста укый.

Гомумән, тик тормас Радикның тормышы кайный, чөнки ул әле җәмәгатьчелек эшендә дә актив катнаша!

2010 елдан бирле егет Сызран шәһәре милли-мәдәни мохтариятенең интернет-ресурслары белән җитәкли.

Иҗади сәләтен үзенең яраткан “Самар татарлары” журналына мәкаләләр язуда куллана.

Сызран шәһәр Думасы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы булган Радик биредәге яшьләр парламентының иң актив катнашучыларының берсе.

Инвалид кешеләрнең проблемнарын хәл итәргә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән эш группаларында да еш катнаша ул.

Яшь инвалидлар проблемнары буенча Совет оештырганы өчен Радик “2011 ел уңышы” конкурсында җиңүче исемен яулый.

Актив җәмәгатьчелек эшен югары бәяләп, Сызран шәһәр Думасы аны Хөрмәт грамотасы белән бүләкли.

Кешеләр өчен янып яшәүче милләттәшебез хәйрия белән дә шөгыльләнә. Балачакта үзе йөргән коррекция балалар бакчасына да матди ярдәм күрсәтә ул. Моның өчен Радик “Намуслылык” өлкә иҗтимагый акциясе лауреаты була.

-        Инвалид коляскасында утырып, шулкадәр эшләрне башкарырга, шушындый уңышларга ирешергә кайдан көч-куәт табасың? – дип исем китеп сорадым мин Радиктан.

-        Тормышта әллә нинди югары үрләр яуларга була. Моңа кешенең башында туган каршылыклар гына комачауларга мөмкин. Ә уңышларга ирешү юлындагы киртәләр, нинди генә зарар-зыян китермәсеннәр, нинди генә киртә куймасыннар – болар барысы да вакытлыча гына, аларны җиңеп була. Иң мөһиме – беркайчан да бирешмәскә!  

Тагын мин бер нәрсәне аңладым. Кешеләргә ярдәм итеп яшәргә кирәк. Бу матди ярдәм булсынмы, мораль ярдәм булсынмы – анысы мөһим түгел. Иң әһәмиятлесе – изге ниятеңә ирешү. Башкаларга булышлык күрсәтү – ул уңышлы һәм бәхетле булуда төп законнарның берсе, — дип җавап бирде әңгәмәдәшем.

Радикны гомере буе хуплап торучылар – ул, әлбәттә, аның әтисе Шамил Абдулхак улы һәм әнисе Нәкыя Ибраһим кызы. Бердәнбер балаларын алар күз нурыдай саклап-яклап яшиләр.

-         Әти-әнием – дөньяда иң яхшы кешеләр.  Биш яшемдә инвалид коляскасына утырырга мәҗбүр булгач, нәкъ алар миңа сынмаска-сыгылмаска ярдәм иттеләр.

Әти-әнием тәрбиясе миңа авыр тормышымда уңышларга ирешү мөмкинлеге бирде. Алар миңа һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.

Мин әти-әниемә чиксез мәхәббәтләре, аңлашучанлыклары, лаеклы тәрбия бирүләре, минем өчен җан-тәннәрен биреп яшәүләре өчен мең-мең рәхмәтлемен.

Гомумән, гомер юлымда миңа һәрвакыт яхшы кешеләр очрый. Алардан күп нәрсәгә өйрәнеп, уңай энергия алам, — дип сөйли Радик Шафеев.

Бер ел элек ул яшь инвалидлар өчен “Ихтыяр көче” дип аталган иҗтимагый оешмасын булдыра.

Бу җәмгыять сәламәтлекләре чикләнгән егетләргә-кызларга мөмкин булганча тулы тормыш белән яшәргә ярдәм итү ниятеннән оештырыла.

-        Әлбәттә, физик кыенлыклар бик күп. Әмма иң мөһиме – ул кешенең эчке халәте. Әгәр ул ныклы һәм уңай икән, физик киртәләрне җиңеп була. Менә инде икенче ел яшь инвалидларда шушы ихтыяр көчен тәрбияләү белән шөгыльләнәбез дә инде, — ди оешманың җитәкчесе Радик Шафеев.

Аларның эшенең төп юнәлешләре – җәмгыятьтә инвалидларга карата уңай мөнәсәбәт тудыру, барьерсыз мохит булдыру, аларга укырга һәм эшкә урнашырга ярдәм итү, сәламәтлекләре чикләнгән балаларның гаиләләре белән эш итү, яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү.  

Радик сүзләренчә, бүгенге көндә алар “Барьерсыз җәмгыять” исемле проектны гамәлгә ашыралар. Аның кысаларында сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр тренерлык эшен үзләштергәннәр. Һәм  хәзер алар төрле уку йортларында студентлар өчен инвалидлыкның нәрсә икәнлеген аңлату семинарлары үткәрәләр. Бу чараларда алар инвалидларның, иң беренче чиратта, гади кешеләр икәнлеге турында сөйлиләр һәм күрсәтәләр.

РодителиНКО1 НКО2

Әлеге зур эшне алар даими рәвештә үткәрергә планлаштыралар.

-        Радик, тормыш шигарең бармы? Булса, аңа тугры калып буламы? – дип сорадым әңгәмәдәшемнән.

-        Шигарем юк, ә менә принципларым бар, һәм алар миңа тормышымда яңадан-яңа уңышларга ирешергә ярдәм итәләр.

Иң беренчесе – Аллаһы Тәгаләгә ышану. Ходайны чын күңелдән яратып, Аның таләпләрен үтәгән саен тормышта яхшы нәрсәләр барлыкка килә.

Икенчедән, бөтен нәрсәгә уңай мөнәсәбәт. Ничек кенә авыр булмасын, елмаеп, барлык нәрсәнең дә уңай якларын гына күрергә кирәк.

Әйе, мин моңа озак килдем. Ләкин тора-бара бу халәткә кереп китәсең һәм, юлыңда нинди генә киртәләр очрамасын, тормыштан ямь-тәм табып, ләззәт аласың. 

Һәм инде беркайчан да бирешмәскә кирәк! Үз кыйблаңны барлап, кыенлыкларга, киртәләргә карамастан, максатыңа барырга кирәк. Авырлыкларсыз тормышта уңай үзгәрешләр булмый ул. Шуңа күрә аларны үзеңнең үсешеңдә, шәхесеңне ныгытуда кулланырга кирәк. Шул вакытта кыенлыклар киртә булып та күренмәячәк, — дип җавап бирде Радик. 

Чыннан да, шушы принциплары Радик Шафеевка, күңел төшенкелегенә бирелмичә, актив, авырлыкарны елмаеп җиңүче, киң күңелле, позитив булып, югары казанышлар яуларга ярдәм иткән бит! Димәк, теләсәләр, башкалар да аның үрнәгендә үз-үзләрендә ихтыяр көчен булдырып, тулы һәм бәхетле тормышта яши алалар?!

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, №2 (11) июнь-август 2015 года.

КОНТЕКСТ:

Сызранская организация инвалидов “Сила воли”, которую возглавляет Радик Шафеев, отмечает свою годовщину

* * *

Сызранец Радик ШАФЕЕВ: «Главное – НИКОГДА НЕ СДАВАТЬСЯ!»

* * *

Представители татарского сообщества Сызрани дарят подарки детям

Просмотров: 1557

Комментирование запрещено