Дин, тел, милләт төшенчәләре бер-берсеннән аерылгысыз барганда гына халык милләт буларак саклана. Авылдашларны, туганнарны берләштерүче иң матур чараларның берсе — Корбан мәҗлесләре. Ул табигать кочагында үткәрелгәндә бигрәк тә ямьле.
Күптән түгел Гали авылының Морат бабкай чишмәсе янында да шундый чара узды. Дәрәҗәле кунаклар җыела башлаганда корбан чалынган, ике казанда кайнаган тәмле аш исләре бөтен болынга таралган, ә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә эшләүче кызлар йөгерә-йөгерә табын корып йөриләр иде инде.
Бу чараның Морат бабкай чишмәсе янында уздырылуы очраклы түгел, әлбәттә. Авылыбызның зираты да шушы тау астында гына бит. Микрофоннан бер сабый бала теге дөньяда ни буласын сөйләп тора, халык яшереп кенә күз яшьләрен сөртә… Күбебезнең әби-бабалары, ата-аналары, газиз балалары шушы зиратта кыямәт көнен көтеп яталар бит. Бу сабыйның өзелеп сөйләгәннәре мәрхүмнәргә дә билгеледер, бәлки. Барыбызның да, мәңгелек йорты шушында инде…
Ниһаять, чакырылган кунаклар җыелып бетте. Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Самараның Җәмигъ мәчете имамы Габделәхәт Мингачев, Похвистнево районы мөхтәсибе Илнур хәзрәт Гайнетдинов, Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим, Самараның Зубчаниновка бистәсендәге “Болгар мирасы” мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов, Камышлы районының Усман авылында имамлык итүче авылдашыбыз Ринат хәзрәт Кәлимуллин, Гали авылы мәчетләре имамнары һәм мәдрәсә мөгаллимнәре килеп беткәч, урта мәчетебезнең имамы Наил хәзрәт Курмаев Коръән сүрәләре укып, изге теләкләрен әйтеп, дога кылганнан соң, җирлек башлыгы Идрис Муллабаев сүзне район администрациясе вәкиле Лилия Бурмистровага бирде. Ул халыкны бәйрәм белән котлап, 13 сентябрьдә булачак сайлауларга килергә һәм лаеклы кандидатлар өчен тавыш бирергә өндәде.
Мөфти Талип хәзрәт Яруллин тәбрикләү сүзендә авылыбыз халкының уңганлыгын бик мактады: “Тирә-яктагы күп авылларның җирләре кысыр булып, чүп үләннәренә күмелеп ятканда, сезнең кырларда алтын башаклар тулып утыра. Изге кешеләр яшәгән җирләрдә яшисез, шөкер итеп, муллык бәрәкәтен тоеп яшәгез”, — дип бик күп мисаллар китерде.
Габделәхәт хәзрәт Мингачев намаз уку хасиятләрен аңлатканнан соң, мәдрәсәбезне төзүгә күп көч куйган Мөҗәһит ага Латыйповны (урыны оҗмахта булсын) яхшы сүз белән искә алып, аның уллары Мөдәррис һәм Расихның да әтиләре эшен дәвам итүләренә канәгать булуын белдерде.
Ә үз якларының тарихы белән кызыксынучы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим безнең музейга Морат бабкай турында китап һәм кулъязмалар тапшырды. Башка имамнар да төрле темаларга үтемле вәгазьләр сөйләделәр. Тантананы Талип хәзрәт Яруллин дога белән тәмамлады.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1296