Укучыларының казанышлары белән бәхетле ул

DSC00040

1 сентябрь – Белем көне

Челно-Вершины районындагы бердәнбер татар авылы — Совет Нурлатында яшәүче Фәттах улы Марат Мәүлетов яшүсмер чагыннан агроном булырга хыяллана. Тик язмыш аны бер уйламаган җирдән физкультура укытучысы итеп куя. Ә аннан соң аны мәктәп мөдире итеп билгелиләр. Һәм, әйтергә кирәк, шушы йөкне үз җилкәләренә нәкъ Марат әфәнде алмаса, мәктәпкә әллә кайчан “оптимальләштерү” җиле кагылган булыр иде, чөнки менә инде ун еллап ул, үзенең укытучылар коллективы белән бергәләп, аны саклап калырга тырыша.

Марат Мәүлетов шушы авылда туып-үсә.  Үзләренең мәктәбендә 8 сыйныф белем алгач, 9 – 10 классларны күрше Краснояриха авылына йөреп укый.

Унынчы класстан соң аның Безенчук шәһәрендә агроном белгечлеген алу теләге тормышка ашмый, һәм ул, авылда калып, шоферлыкка укый.

Аннан соң егетне армия сафларына алалар. Хезмәтен тутырып кайткач, ул Самарда моторлар төзү заводына шофер булып урнаша. Һәм, яшүсмер хыялын гамәлгә ашырып, Безенчукта агроном белемен ала.

Укырга бер ел калгач, Марат әфәнде сыйныфташы Гөлсирәгә өйләнә һәм туган авылына яшәргә кайта. Кызганыч, монда аның өчен агроном вакансиясе булмый. Шуңа күрә аңа шофер эшен тәкъдим итәләр. Бу хезмәткә күңеле ятмаган Марат әфәнде мәктәпкә физкультура укытучысы булып урнаша. Бер ел эшләп карарсың, диләр аңа.

Тик аннан хезмәтен зур җаваплылык белән, тырышып башкарган, югары күрсәткечләргә ирешкән Мәүлетовны җибәрәселәре килми. Шулай итеп, бер елга дип урнашкан Марат әфәнде, Чаллыда Кама дәүләт физкультура институтын тәмамлап, шушы вазифаны бүгенге көнгә кадәр менә инде 31 ел башкара. Директор булып эшләвенә дә 16 үтеп киткән. Ул инде алты ел пенсиядә. Тик туган мәктәбен шушы авыр вакытларда ташлап китәсе килми аның. Ул аның өчен янып-көеп яши бит.

Бүгенге көндә Совет Нурлаты мәктәбендә 22 бала укый. Элек авылда башлангыч сыйныфлар гына була. Һәм 5 – 9 классларны укучылар Краснояриха авылында укыйлар.

Балалар саны күбәйгәч, тагын бер корпус төзиләр. Хәзер берсендә – башлангыч, икенчесендә урта сыйныф укучылары белем ала. Ә 10 – 11 класслар күрше Озерка авылына йөриләр.

Элгәреге елларда мәктәп мөдире булып читтән килгән кешеләр эшли торган була. Шуңа күрә алар өчен өч бүлмәле фатир бүлеп бирәләр. Марат әфәнденең үз өе булгач, ул бу фатирдан укучылар өчен ашханә ясата.

DSC04111

Бер ун еллап элек Совет Нурлаты мәктәбен күрше Озерка авылы филиалы ясарга теләгәннәр. Марат Мәүлетов район башлыгы Валерий Князькин белән сөйләшүләр алып барып, бу хәлне булдырмауда ярдәм итүен сорый. Уңай нәтиҗәгә ирешкәч, мәктәп мөдиренең шатлыгы эченә сыймый.

-        Мәктәпне бүгенге хәлендә саклап калыр өчен төрле хәйләләр уйлап табарга туры килә. Башта Озерка филиалы ясап, аннары урта сыйныфларны да бетерергә мөмкиннәр бит. Шулай мин безнең мәктәпнең районда бердәнбер татар мәктәбе булуына басым ясап, оптимальләштерүне булдырмас өчен төрле чаралар эзлим. Әгәр дә безнең 5 – 9 сыйныфларны күрше урыс яисә чуаш авылына йөртеп укытсалар, балалар ана теленнән мәхрүм кала, дигән сүз бу.

Ә бит районда балалар саны аз булган мәктәп Совет Нурлатында гына түгел. Әйтик, бездә җиде чуаш мәктәбе эшләп килә. Аларның 3 – 4, безнең кебек, кечкенә мәктәпләр. Нигә соң нәкъ безнекен оптимальләштерергә кирәк ди?! Шушындый дәлилләр китереп, мәктәбебезне саклап калырга тырышабыз, — дип моң-зарлары белән уртаклашты Марат әфәнде. 

Совет Нурлаты мәктәбендә икенчедән алып сигезенче сыйныфка кадәр татар теле укытыла. Беренче класстан ук алып барырга программа рөхсәт бирми икән.  9 сыйныфта исә татар теле сәгатьләре бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләүгә кулланыла.

Ә инде 5 – 9 сыйныфларны Озеркага күчерсәләр, димәк, балалар ана телен җиде ел урынына дүрт ел гына укыячаклар булып чыга. Шулай булган очракта райондагы бердәнбер татар авылыннан үз телен яхшылап белмәүче балалар үсеп чыгарга мөмкин! Шушы аянычлы хәлгә йөрәге әрни дә инде Марат Фәттаховичның.

-        Тик укучыларыбыз саны егермедән ким булса, оптимальләштерүдән ничек тә котылып булмаячак, — дип борчылуын белдерә Марат әфәнде.

Быел аларда тугызынчы сыйныфта бөтенләй укучы юк икән. Киләсе елга да өметләре зурдан түгел. Пропискада ике бала тора, тик аларның әти-әниләре шәһәрдә яшиләр. Һәм укырга керергә балаларын үзләре янына алып китәрләр, дип уйлый мәктәп мөдире.   

-        Авылыбызда балалар бакчасы да юк. Шуңа күрә беренче сыйныфка малайлар-кызлар бөтенләй әзерлексез киләләр диярлек. Укытучыларыбызга бик зур хезмәт башкарырга туры килә.

Авылыбыз зур, бер йөз йорт бар. Тик күбесенчә пенсионерлар яши. Авылда эш юк. Шуңа күрә күп балаларның әтиләре Самар, Нурлат шәһәрләренә йөреп эшлиләр, өйләренә ял көннәрендә генә кайталар. Әниләре базарда сөт-каймак сата. Шул сәбәпле күп укучыларыбызның өй эшләре контрольcез кала. Мәктәптә көннең беренче яртысында төп дәресләр укытыла. Икенче яртысы класстан тыш эшкә каралган. Тик укытучылар үз инициативалары белән аның күп өлешен балаларның өй эшләре белән шөгыльләнәләр, -  ди Марат Мәүлетов.

Аның сүзләренчә, укучылар төрле предметлар буенча район, өлкә олимпиадаларында, башка бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Мәктәпне тәмамлаганнары күбесенчә Самарда урнашып, югары уку йортларына керәләр.

-        Безнең мәктәп балалары шәһәрнекеләрдән бер дә ким түгелләр, шөкер. Укучыларыбыз арасында план, политехник, педагогия институтларында белем алучылар бар. Бер кызыбыз Шенталы медицина училищесын тәмамлап, хәзер үз һөнәре буенча Самарда эшли. Биредә үк ике егетебез — мәктәптә физкультура укытучылары, — ди әңгәмәдәшем.  

Укучылары, мәктәп турында чын күңеленнән борчылып сөйли ул. Ә инде физкультура темасына кагылгач, аның күзләре үк янып китә.

Физкультура укытучысы булу – Марат әфәнденең асылы икәнлеге аның үз тәрбияләнүчеләре турында шулкадәр яратып, алар өчен аталарча кайгыртып сөйләвеннән күренеп тора.

Чаңгы шуу буенча Мәүлетовның укучылары арасында югары күрсәткечләргә ирешүчеләр бар. Динис Баһаутдинов хәтта спорт остасы исемен яулаган! Ул быел Самарның политехник институтын тәмамлап, магистратурада калырга җыена, спорт белән шөгыльләнүен дәвам итә.   

Ә Гайса Гыймранов – хоккейда югары казанышлар яулаган көчле спортчы. Медицина училищесын тәмамлап, бүгенге көндә армиядә хезмәт итә.

-        Бүген 11 сыйныфта укучы Фирдинант Хәбибуллин — чаңгы шуу буенча өлкәдә лидерларның берсе, бик сәләтле егет. 2014 – 2015 еллардагы чаңгы шуу сезонында ул өлкә буенча чемпион исеменә лаек булды, — дип тәрбияләнүчесенә сокланып сөйли тренеры.

Фирдинантның  тагы да югары казанышлар яулавы турында хыялланып, төп эшеннән тыш, аның белән индивидуаль тренировкалар алып бара ул. Ә моның өчен аларның икесенә дә бик зур, авыр эш алып барырга туры килә.

Марат әфәнденең Динис белән Фирдинантны Самарның олимпия резервы мәктәбенә бирүе дә мактауга лаек.

Фирдинант шәһәребездә уздырылган XXXIII “Лыжня России” ярышларында чемпион булган.

Шулай ук 1941 елдан бирле үткәрелеп килгән “Волжская коммуна” гәҗитәсе призларына өлкә ярышларында катнашып, ике ел рәттән чемпион исемен яулаган.

Ярослав өлкәсендәге Рыбинск шәһәрендә 15 – 16 яшьлек егетләр-кызлар арасында Россия беренчелегенә үткәрелгән бәйгеләрдә утыз иң көчле спортчы исемлегенә кертелгән. 

Олимпия резервы мәктәбендә Фирдинант белән бүтән тренер шөгыльләнә. Тик җәй буе Управленческий бистәсендә урнашкан “Чайка” чаңгы базасында яшәгән тәрбияләнүчесе янына Марат әфәнде һәр ял көннәрендә килеп йөри.

-        Җәен өч ай Фирдинант монда була, алар биредә лежероллерларда тренировкалар үткәрәләр. Сентябрьдә авылга укырга кайта. Биредә дә без аның белән тырышып шөгыльләнәбез. Ноябрьдә алар кар төшкән Златоуст, Сыктывкар шәһәрләренә җыюларга (сборы) баралар. Гыйнварда кайткач, эш көннәрендә ул укый, ә ялларда мин аны Самарга базага йөртәм, — дип сөйли Марат әфәнде.

Гомумән, әңгәмәбез барышында ул һаман да Фирдинант Хәбибуллинга әйләнеп кайтты. Тренер малай өчен шулкадәр кайгырта ки, аны үз баласыдай күрә. 

3 шт

-        Фирдинант Губернаторның Рәхмәт хатына һәм исемләнгән сәгатькә лаек булды. Мондый бүләкләр безнең укытучыларыбызда да юк әле! – дип горурланып сөйли Марат Фәттахович.

-         Җыюларга акчаны олимпия резервы мәктәбе бүлеп бирә. Ә мин Фирдинантка кыйммәтле профессиональ чаңгылар (алар 5 пар булырга тиеш), ботинкалар, костюм һәм башка кирәк-яраклар сатып алыр өчен иганәчеләр эзләп, алардан матди ярдәм сорыйм, — дип дәвам итә ул сүзен.

Мәктәп мөдире, физкультура укытучысы, район үзәгендәге “Лидер” спорт мәктәбенең авылдагы тренеры вазифаларыннан тыш, Марат Мәүлетов — әле Совет Нурлаты депутаты да.

Гомумән, балачагыннан эшкә батыр булып үскән ул.

-        Минем әтием колхоз идарәчесе иде. Ул безнең бик таләпчән кеше, гаилә башлыгы. Мәрхүм әниебез колхоз кырларында чөгендер утады. Без май аенда укуны тәмамлагач та, аңа җәй буе ярдәм итә идек. Йөкче, комбайнчының ярдәмчесе, кочегар булып та эшләдек, — дип исенә төшерә милләттәшебез.

86 яшьлек әтисе алардан ерак түгел үз йортында яши. Алты баласы, килен-кияүләр, оныклар белән бергә барлыгы утызга якын кеше җыела. Барысы да туганлашып, аралашып яшиләр.

Мәүлетовларның ике уллары Рамил белән Айрат Самарда үз гаиләләре белән яшиләр. Икесе дә — югары белемле. Оныклары Диана үсеп килә. Олы улы фирмада эшли, кечкенәсе заводта хезмәт итә. Элек мәктәптә китапханәче булып эшләгән хатыны Гөлсирә бүген биредә  — каравылчы.

фото

Өеннән иртән иртүк чыгып китеп, соң гына кичен кайтып кергән, еш кына эш буенча еракларга барып йөргән Марат әфәнде хәләл җефетенә, гаиләсенә, аларның сабыр булулары, аңлашучанлыклары өчен, бик рәхмәтле.

Физкультура укытучысы буларак, Марат Мәүлетов Россия Федерациясе спорт министрлыгы, шулай ук Самар өлкәсе министры Дмитрий Шляхтин тарафыннан Хөрмәт грамоталары белән бүләкләнгән.

-        Тормышта, шөкер, үз көчем белән эшләп алган бөтен нәрсәм дә бар. Миңа бернинди бүләкләр кирәкми. Иң әһәмиятлесе – тәрбияләнүчеләремә игътибар бирелсен, аларның казанышларын күрсеннәр. Минем өчен иң мөһиме – укучыларымның, спортчыларымның югары үрләр яулап, тормышта бәхетле булулары, үз баламдай якын булган мәктәпне саклап калуы, — ди Марат әфәнде Мәүлетов.    

Аңа шушы изге ниятләрендә Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен инде.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, №2 (11). Июнь-август, 2015 ел.

КОНТЕКСТ:

Авыл мәктәбен саклап калган директор һәм чемпионнар әзерләүче тренер ул

* * *

Знакомьтесь: призер многочисленных соревнований по легкой атлетике и лыжным гонкам Фирдинат Хабибуллин

* * *

Торжественная линейка

* * *

Спортка гашыйк егет

 

Просмотров: 1977

Комментирование запрещено