Сәфәребез уң булды

IMG_5716

Иске Ярмәк авылының хезмәт ветераннары Гали авылына, анда урнашкан “Агротуризм” үзәгенә сәяхәт кылды.

Әй, җәй көннәре ямьле дә соң. Бигрәк тә август азаклары. Ике ел фасылының бергә күрешергә, кушылырга торган чаклары. Менә шундый матур, кояшлы көннәрнең берсендә без сәфәргә җыендык. Безгә аны Иске Ярмәк авылының халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге (гади генә әйткәндә шәфкат йорты) хезмәткәрләре оештырды.

Безне бу сәяхәткә  оешманың бик тырыш шофёры Сагиров Җәгфәр һәм мәдәни чаралар оештыручы уңган-булган Бәдертдинова Гөлисә сеңелебез алып барды.

Бу сәфәрдә дөньяның ачысын-төчесен татып үскән сугыш чоры балалары, лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары катнашты. Без атаклы Гали авылына, анда урнашкан “Агротуризм” үзәгенә сәяхәт кылдык. Бу үзәккә безнең авылдан күмәк оештырлган беренче карлыгачлар булып бардык. Күбебезнең бу авылда беренче мәртәбә булуы иде.

Машина асфальт юлдан җиңел генә җилдертте. Тәрәзәдән әкрен генә юл буйларын, табигатьне күзәтәбез. Җыеп алынган икмәк басулары яхшы итеп сөрелгән, юл буйларында чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә. Ә инде сары чәчәкләрен тузгыткан көнбагышлар, кояштай балкып, безгә сәләм биреп, башларын иеп озатып калалар. Ямь-яшел агачлар, арырак куе урманнар күзгә чалына. Авылга килеп керәбез, анда инде чисталык, пөхтәлек күзгә чалына.

Тырыш, хезмәт сөючән халык яшәгәнлеге әллә кайдан күренеп тора шул. Әллә ничә җирдә биек манараларын күккә чөеп, балкытып мәчетләр тирә-якка иман нуры чәчеп утыралар. Бакчаларда, койма буйларында, урамнарда аллы-гөлле чәчәкләр күз явын алып үсеп утыра.

Авыл читендә урнашкан “Агротуризм” үзәгенә юл тотабыз. Биек-биек таулар, әрәмәлекләр озата бара, матурлык, хозурлык хөкем сөрә. Юл буенда гына бурап ясалган ”Морад бабкай” чишмәсенә тукталып, аның көмештәй саф суын авыз итеп, ләззәтләнеп юлыбызны дәвам итәбез.

Ерактан ук, Казан шәһәрендә урнашкан “Туган авылым”дип аталган ял итү үзәгенә охшаган, тирә-ягы читән белән әйләндереп алынган, авылча җиһазландырылган кечкенә авыл безне сәламлый. Без аның матурлыгына, төзеклегенә карап хәйран калабыз. Анда нинди генә хайваннар юк. Атлар, дөяләр, ишәкләр, кәҗәләр, төрле-төрле тавыклар, тутый кошларга кадәр бар. Аларга сәлам биреп сокланып карап торабыз. Матур-матур үсемлекләр, аллы-гөлле чәчәкләр йортны бизәп, матурлап утыра. Барысын да карап-барлап, сәяхәт итеп йөрдек, истәлеккә фотосүрәтләргә төштек. Кафега кереп чәйләр эчтек. Мөләем, кунакчыл кызлар бавырсак, кош телләре белән сыйладылар. Без инде үзебезне дөньяның бер оҗмахында булгандай хис иттек.

Аллага шөкер, сәфәребез уң булды. Шушындый матур ял итү үзәген оештыручылардан һәм дә барлык Гали авылы халкыннан разый, аларга рәхмәтле булып калдык. Үзебезнең шәфкать йорты җитәкчеләренә, барлык хезмәткәрләргә рәхмәт әйтеп, эшләрендә зур уңышлар телибез. Киләчәктә дә шулай безне сәфәрләргә, сәяхәтләргә йөртеп торсыннар иде. Барыгызга да “Агротуризм” үзәгенә барып, ял итеп, күреп, җаннарыгызны тагы да куәтләп кайтуыгызны телибез.

Ә инде юлда кайтканда уйланып, хыялланып кайттык. Безнең Иске Ярмәк авылында да шундый матур, үзенчәлекле ял итү үзәкләре булдырылыр әле, дигән өметтә калдык. Иншааллаһ, булыр да! Безнең авылда да тырыш халык яши.

IMG_5716IMG_5770

Гөлсем ХӨББӘТОВА.

Иске Ярмәк авылы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1355

Один комментарий

  1. Эйе-эйе, искеярмэклелэр дэ галилелэр кебек унган халык!!!