Театр Камала представил новый фирменный стиль / Камал театры яңа фирма стилен тәкъдим итә

stel2В преддверии юбилейного 110-го сезона театр Камала презентовал новый фирменный стиль. Изменилась вся рекламная продукция театра: от афиш и программок до официального сайта. Наиболее заметным стало изменение логотипа театра. Основная версия нового логотипа состоит из названия театра и подстрочника на татарском, русском и английском языках.

Новый стиль не исключает возможность использования альтернативных версий логотипа, когда рамка становится семантическим (повторяет символы здания театра) или декоративным (национальный орнамент) элементом.
Основные цвета нового стиля: черный и красный. В печатной продукции и на сайте также используются дополнительные цвета: бирюзовый и серый. «В бирюзовом цвете есть некая метафора. Бирюзовая вода озера Кабан, на его берегу «пришвартовалось» здание Камаловского театра. Точкой отсчета для дизайнера стала также культовая «Голубая шаль», – рассказал главный режиссер театра Камала Фарид Бикчантаев.
По мнению дизайнера Натальи Агаповой, разработавшей новый фирменный стиль, главное в новом стиле – не цвет, не рамка и даже не логотип, занимающий 10% площади макета: «Главным было передать орнаметальность и нарядность татарской культуры в принципе. Это первое, что бросается в глаза на референсах, шамаилях, наборных шрифтовых афишах 20-30-х годов. Поэтому главным стилеобразующим элементом является рамка и орнамент».
Редизайн затронул и официальный сайт театра http://kamalteatr.ru/. Внешний вид веб-ресурса полностью изменился. Он стал красочнее и современнее. Фотографий стало больше, они стали крупнее, а шрифт четче. Изменился не только интерфейс, но и работа сайта. Он стал гораздо быстрее, удобнее и функциональнее. Потенциальные участники проектов театра – фестивали «Науруз», «Ремесло», конкурс «Новая татарская пьеса» – теперь могут отправить заявку прямо на сайте. На сайте также открылся магазин, в котором можно купить лицензионные видеозаписи спектаклей, книги, аудиозаписи и многое другое.
«Наш театр постоянно находится в движении, творческом поиске. За сто десять лет существования нашего театра мы никогда не останавливались. Менялся не только наш репертуар, наше содержание, но и форма», — отметил директор театра Камала Ильфир Якупов.
* * *

110нчы юбилей сезоны алдыннан Камал театры яңа фирма стилен тәкъдим итә. Театрның бөтен реклама продукциясе үзгәрә: афиша һәм програмкалардан башлап рәсми сайтка кадәр.

Барыннан да бигрәк, театрның логотипы алышыну игътибарны җәлеп итә. Ләкин яңа стиль логотипның тагын башка альтернатив вариантлары булу мөмкинлеген чикләми.

Яңа стильнең төп төсләре кара һәм кызыл. Басма продукция һәм сайтта, шулай ук, башка төсләр дә кулланыла: фирүзә һәм көрән. «Фирүзә төсенең үз үзенчәлеге бар. Фирүзә төсендәге Кабан күле, ә күлнең яр буенда кораб сыман Камал театры бинасы “тукталган”. Дизайнер өчен, шулай ук, легендар “Зәңгәр шәл” дә бер этәргеч булды”, — ди театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Дизайнер Наталья Агапова фикеренчә, яңа фирма стилендә иң мөһиме төсләр дә, рамка да, хәтта макетның 10% алып торган логотип та түгел, ә гомумән татар мәдәниятенең купшылыгын орнаменталь булуын күрсәтү. “Бу бигрәк тә 20-30 еллар афишаларында, шамаильләрдә, реферансларда ачык чагыла. Шуңа күрә, стильнең төп элементы булып рамка һәм орнамент тора», — ди дизайнер.

Театрның рәсми сайты да үзгәреш кичерде http://kamalteatr.ru/. Сайтның йөзе тулысынча үзгәрде. Ул якты һәм заманча төсләр алды. Фотосурәтләр зурайтылды, шрифт уку өчен уңайлыракка алышынды, кыскасы, интерфейсы гына түгел, сайтның гомум эшчәнлеге дә үзгәрде: ул хәзер тизрәк эшли, уңайлырак һәм күп функцияле. “Нәүрүз”, “Һөнәр” фестивальләрендә, “Яңа татар пьесасы” конкурсында катнашырга теләүчеләр хәзер заявкаларны турыдан-туры сайтка гына җибәрә ала. Сайтта, шулай ук, интернет-кибет ачылды: анда спектакльләрнең видеоязмаларын, китаплар, аудиоязмалар һ.б. сатып алырга мөмкин.

«Безнең театр һәрваккыт хәрәкәттә, иҗади эзләнүдә. Йөз елдан артык яшәү дәверендә театрның бер генә дә туктап торганы юк. Шушы еллар эчендә репертуар гына үзгәреп калмады, эчтәлек тә, форма да үзгәрде”, — ди театрның директоры Илфир Якупов.

Просмотров: 1356

Комментирование запрещено