Без, без, без идек, без өч кенә каз идеек

pic_full1Самара өлкәсе полициясе дә, Татарстаннан калышмаска тырышып, кибетләрдән, складлардан, поезд һәм самолет белән килүче чит ил кешеләренең чемоданнарыннан санкциягә эләккән товарлар эзли башлаган.

Татарстанның Апас районында тапталган каз түшкәләре интернетта иң күп каралган һәм чәйнәлгән темага әверелде. Россиянең күпчелек матбугат чаралары, интернет-блогерлар, социаль челтәрдәге кешеләр инде дүрт атна буе бу теманы чәйни. Роликны күрмәгән кешеләр өчен аңлатам: Апастагы бер кибеттә Венгрия этикеткасы тагылган өч каз түшкәсен табып алганнар һәм прокурор исеменнән аларның түшкәләре өстендә приговор укып, зур трактор астына салып таптаганнар.

Беренче карашка көлке тудырган видеоролик (ә анда мескен каз түшкәләрен Россия гимны астында мыскыллыйлар) астына төрле фикерләр язылды, өч каз түшкәсе белән бәйле төрле мәзәк сурәтләр куелды. Җәзаланган казларның каргышы төшәчәк, казлар сугыш игълан итте, дигән темага кагылышлы фотолар яшен тизлеге белән бөтен дөньяга таралды.

Шулай шул. Яндыру-җәзалаулар белән саграк булырга кирәк. Урта гасырларда католиклар гап-гади хатыннарны эзәрлекләп, җен карчыкларга чыгарып, яндырып үтерүләре ничек тарихка кереп калган булса, санкцияләргә каршы көрәшүче россиялеләр дә, чамадан тыш кыланып, яңа тарихка керерләр кебек тоела башлады.

Менә Самара өлкәсе полициясе дә, Татарстаннан калышмаска тырышып, кибетләрдән, складлардан, поезд һәм самолет белән килүче чит ил кешеләренең чемоданнарыннан санкциягә эләккән товарлар эзли башлаган.

Мәсәлән, җирле сайтларда: “Курумоч аэропортын­да Таҗикстаннан һәм Үз­бәк­станнан китерелгән сөт продукциясе тапканнар” башы ас­тында язылган хәбәрдә: “Үзбәкстаннан кил­гән бер кешенең багажында 2,5 килограмм эремчек, ә Таҗик­станнан килгән берәү­нең сумкасыннан 1,2 килограмм ачы катык һәм ярты кило эремчек табып алганнар” — дип, әллә нәрсә булган кебек язып элгәннәр. Явыз үзбәк белән таҗик Россиягә шул хәтле продукция алып килеп, безнең экономиканы тәмам какшатмакчы булганнар диярсең! Ә бәлки: “Эш тапканчы улыма ашап торырга ярар әле”, — дип, әниләре төреп җибәргәндер? Тик менә ул ашамлыкларның сертификатын, ашарга яраклы булуы турындагы документларын язып, кесәләренә тыгып җибәрергә онытканнар, бичаракайлар.

Әйтегез әле, кайсыбыз авылдан ашамлык ташып ашамый? Барыбыз да, әйеме? Ә менә хөкүмәт шәхси хуҗа­лыклардагы сыерлар белән дә шундый ук нәтиҗәле көрәш башласа, авылдан килүче студентларның букчаларын да тентәп, әниләре биреп җибәргән сөт һәм каймакларын алып түкмәсләрме?

Шул ук көнне Сызранның “Перекресток” кибетендә дә тентү булган һәм кайчандыр Канададан китерелгән берничә туң омар, Франциядән китерелгән сыр кисәкләре табылган. Өлкә “Россельхознадзор» идарәсе хезмәткәрләре аларны да яндырган. Өлкә матбугат чаралары хәбәр итүенчә, соңгы вакытта Самара өлкәсе ашамлыклардан торган иң зур учак ягып, 350 тонна колбаса, ит, сыр кебек ашамлыкларны юк иткән.

Бусы ярар инде. “О применении отдельных специальных экономических мер в целях обеспечения безопасности Российской Федерации» дип аталган президент указы нигезендә эшләнә бу эш һәм ризыкны юк итү гөнаһы өчен Аллаһы каршында президент үзе җавап бирә. Чөнки әл-Даимә сүрәcендә: «Ашамлык калдыкларын ташларга ярамый. Аларны йә үзеңә икенче тапкыр ашау өчен калдырырга яисә ярлыларга таратырга кирәк. Андыйлар булмаса, ризыкны малларга ашатыгыз”, диелгән. Хөкүмәтнең шулкадәр күп ризыкны исраф итүен күргән балалар ипи кисәге белән футбол уйный башласа, аларны нәрсә дип үгетли алырбыз икән? “Президентка яраган ник миңа ярамасын?” — дип җавап бирсәләр, нишләрбез?

Шул ук вакытта күңелдә патриотик хисләр дә өстенлек алырга маташа. Кара син, Беларусь һәм Казахстан аша чит ил продуктлары Россиягә уңышлы гына килеп торалар бит әле. Тик аларның этикеткаларында “Произведено в Беларуси”, “Произведено в Казахстане” дип язылган. Казахстанда банан үскәнен күргәнем юк та анысы… Бәясе дә шактый гына… Ашарга ярыймы икән?

Указның менә шундый алдауларга, чит илләр үзләре үк игълан иткән эмбаргоны урап узып, законсыз рәвештә керем алырга маташучыларга каршы язылганын аңлыйбыз, аңлавын. Яндырсагыз, әйдә, яндырыгыз инде. Малларга ашатсагыз, тагын да яхшырак булыр иде. Тик бөтен дөнья күрерлек итеп түгел, ә товар хуҗаларына ишеттерү өчен генә эшләсәк, кешечәрәк булмасмы икән? Каз түшкәләренә күрсәтмә җәза ясаганны дөнья күрде бит инде. Моннан соң Россиягә каз түгел, телсез омарларын да җибәрмәсләр, мөгаен.

Теге таҗик белән үзбәк тә истән чыкмый һаман. Эш тапканчы нәрсә ашап торалар икән инде? Эх, заманасы замана!

 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

 «Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

«Алло! Прокуратура? Я только что живого венгерского гуся видел!»

* * *

Апаста тапталган каз түшкәләре Татарстанны бар дөньяга хур итте (ВИДЕО, АУДИО, РӘСЕМНӘР) / «Жили у бабуси три венгерских гуся». В сети появилось видео казни бульдозером трех венгерских гусей в Татарстане

* * *

 Русиядә азык-төлекне юк итү шаукымы халыкны иҗатка этәрә. Пармезан ясине

* * *

Русиядә Көнбатыштан кертелгән азык-төлекне яндыралар/ Россияне про убийство еды: “эти люди из параллельной реальности”

Просмотров: 1565

Один комментарий

  1. Каз гына түгел, анда бер ничә кило помидор да яндырганнар. нинди район икәнен хәтерләмим инде.