Галилеләр казанлыларны гаҗәпләндерде

pohvistnevskiy_raion_8_fermПохвистнево районының Гали авылына әледән-әле мәртәбәле кунаклар килеп тора. Күптән түгел авылыбызда Казанда нәшер ителүче берничә басманың баш мөхәррирләре кунак булып китте.

Лилия Заһидуллина (“Акчарлак” газетасы), Гөлүсә Закирова (“Гаилә һәм мәктәп” журналы) һәм Илдар Миргалимов (“Мәгариф” журналы)  иң элек Гали авылының мәктәбе белән таныштылар. Аннан соң алар авыл буйлап сәяхәткә киттеләр. 

Кунакларны безнең йортка да алып керделәр. Аларга үзем чиккән сөлгеләрне күрсәткәч, миннән: “Саимә апа, бу чигүләр ни өчен кирәк?” — дип сорадылар. Мин казанлыларга безнең якларда элек-электән килгән кыз сорату йоласы турында сөйләдем. Кәләш соратырга егетнең әти-әнисе, йә олы туганы бара. Ризалык билгесе итеп аларга чиккән сөлге бирәләр, ә егет ягы кызның әти-әнисенә түбәтәй, яулык һәм акчалата бүләк тапшыра. Яучылар урам буйлап машиналарын кычыртып, чиккән сөлгене бәйләп алып китәләр.

Егет өендә аның иң якын туганнары хәбәр алып кайтучыларны табын әзерләп, көтеп торалар. Сөлгене түргә өлеп куялар, һәм кияү буласы кеше кызның әти-әнисенә бүләкләр әзерләп, алар белән танышырга бара һәм аларны үз ягына кунакка алып килә. Шунда ук никах көне дә билгеләнә.

Казаннан килгән кунаклар бу матур йоланың бездә әле дә булганына хәйран калдылар.  Чиккән сөлгеләремне кулларыма элдереп, фотосурәткә дә төшерделәр. Лилия Заһи­дуллина белән  Гөлүсә Закировага үзем чиккән кулъяулыкларны һәм китапларымны бүләк иттем. Алар рәхмәтләр әйтеп, күчтәнәчкә әзерләгән бавырсагымны да алдылар.

Казан кунаклары авылыбызда зурлап үткәргән Корбан мәҗлесенә дә барып, корбан ашын авыз иттеләр. Бәйрәмне рәсемнәргә төшереп, авылыбызда сакланган гореф-гадәтләр турында бәйнә-бәйнә сораштылар. “Гали авылында милли йолалар сакланып, аларның бүген дә үтәлүе искиткеч. Бу хакта “Акчарлак”та да язачакбыз, газетабызны байтак кына галилеләр яздырып ала икән, бергәләп укырсыз”, — дип хушлаштылар безнең белән Лилия Заһидуллина һәм аның юлдашлары.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

 «Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

Чит ил кунаклары – Галидә

Просмотров: 1170

Комментирование запрещено