Без күргәннәрне күрмәсеннәр иде

шакуров и зарипов

Әхмәт Язит улы Зарипов Латыйп Шәкүров белән бергә (уңнан сулга)

1923 елда Куйбышев (хәзер Самара) өлкәсе Похвистнево районының Гали авылында бай мулла гаиләсендә Язит Зарипов агай һәм Гыйльмесафа апаны сөендереп, ике игезәк малай якты дөньяга аваз сала. Аларга Әхмәт һәм Мәҗит дип исем кушалар. Беренчесе кечкенәдән уку-язуга бик тә талантлы була — 4 яшендә үк гарәпчә һәм фарсыча укый-яза башлый.

Ләкин бу шатлык күпкә бармый. 1928 – 1932 елларда аларның гаиләсен 3 мәртәбә талыйлар һәм кулак исемен тагып, Язит абыйны төрмәгә илтеп ябалар. 12 балалы гаилә әгъзалары бер-бер артлы үлә башлагач, 1932 елда Гыйльмесафа апа Әхмәтне үзе белән алып, зур кызы Гыйлембикә һәм кияве Латыйп янына Үзбәкстан якларына юл тота. Аларның Мәҗит уллары гына авылда яшәп кала.

9 яшьлек Әхмәт Андижан шәһәренең укытучылар әзерләүче техникумында укый башлый. Ул гел “5” билгеләренә генә укыганга, аны Мәскәүгә дә җибәрәләр. Халыклар атасы Иосиф Виссарионович Сталин үзе аңа алтын каләм бүләк итә.

13 яшендә чакта ук Әхмәт үзеннән күпкә олы кешеләргә физика-математикадан дәрес­ләр бирә башлый, гарәпчә, фарсыча, татарча, русча, латинча, немецча һәм башка телләрдә дә иркен сөйләшә һәм яза торган була.

1940 елда Әхмәт Ташкентның финанс-экономика институтына укырга керә.

Илебезгә Гитлер фашистлары басып кергәч, ул үз теләге белән гариза язып, армиягә китә һәм башта 6 айлык разведчиклар әзерләү курсларында укый. Укулар тәмамлангач, аны политрук-разведчик итеп Севастополь-Туапсе якла­рына җибәрәләр. Разведкаларның бер­сендә уңышлы катнашкан өчен ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Тик соңрак 1942 елның декабрендә каты бәрелешләрнең берсендә 19 яшьлек Әхмәт Язит улы Зарипов батырларча һәлак була. Ә Язит ага белән Гыйльмесафа апаның икенче уллары гвардия сержанты Мәҗит Зарипов 1943 елның 10 августында Харьков өлкәсенең Грайваранск районындагы Березовка авылы янында каты бәрелештә шулай ук мәңгегә ятып кала.

Минем әтием Латыйп Шәкүров та Сталинградның ут оясында һәлак була.

Бу хәтәр сугыш газаплары безнең буынга бик нык тәэсир  итте. Кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык, әрнү-сыкрану яшьлегебезне җимерде. Боларның барсы да йөрәкләребездә сүнмәс ут, төзәлмәс яра булып мәңге сакланачак.

Хәзерге вакытта Украинада кирәксезгә тавыш чыгарып, гаепсез балаларның, олыларның канын койдыралар, барсын да ятим калдыралар.

Бөек Ватан сугышы елларында Севастополь — Туапсе, Харьков — Березовка шә­һәрләре янында безнең батыр егетләребез халыкны Гитлер илбасарларыннан коткарып, шунда мәңгелеккә үз башларын куйдылар. Без хәзер шуны оныттыкмы?

Киләчәктә дөньялар тыныч булсын, имин булсын иде. Патшалар җирдә кан коярга ирек бирмәсеннәр иде.

Балаларыбыз, оныклары­быз без күргәннәрне күр­мәсеннәр иде.

Исән-сау булып үз балаларын – улларын һәм кызларын, хөр илдә, саф һавада батырлар итеп үстерергә Ходаем насыйп итсен!

Без ил батырларыбызга баш иябез! Мәңгелек дан аларга!

Безнең гаиләдә бер фо­тосурәт саклана. Аңа 73 ел. Ул Севастополь шәһәрендә 1942 елның 15 мартында төшерелгән һәм анда Әхмәт Язит улы Зарипов та бар. Ә менә бу фотосурәттә ул минем әтием Латыйп Шәкүров белән бергә төшкән (уңнан сулга).

Клара ШӘКҮРОВА,

Похвистнево районының Гали авылында туып үскән һәм бүген Оренбург өлкәсенең Богырыслан шәһәрендә яшәүче пенсионер, татар-иҗтимагый үзәге әгъзасы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1168

Комментирование запрещено