Р. Минниханов вошел в состав рабочей группы по регулированию НКО / Рөстәм Миңнеханов коммерцияле булмаган оешмаларны җайга салу буенча эшче төркем составына керде

MinnihanovВрио Президента РТ будет работать в составе рабочей группы, которая займется разработкой предложений по регулированию работы некоммерческих организаций, которые социально ориентированы и изначально были созданы для достижения общественных целей. Данное распоряжение подписал Президент России. Всего в состав группы войдет около 50 человек, среди них – замруководителя Администрации Президента В.Володин, глава Дагестана Р.Абдулатипов, уполномоченный по правам человека Э. Памфилова и др.

* * *

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар һәм  файдалы максатларга ирешү өчен оештырылган коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеген өстәмә җайга салу турындагы тәкъдимнәр эшләү буенча эшче төркем составына керде.

Андый төркем оештыру турындагы карарны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган. Шул хактагы документ бүген рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

«Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар һәм иҗтимагый файдалы максатларга ирешү өчен оештырылган коммерцияле булмаган оешмаларның эшчәнлеген өстәмә җайга салу турындагы тәкъдимнәр эшләү буенча эшче төркем составын расларга», — диелгән документта.

Составка 50гә якын кеше керер дип ниятләнә, алар арасында РФ Президент Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Вячеслав Володин, Дагстан башлыгы Рамазан Абдулатыйпов, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФда кеше хокуклары буенча вәкил Элла Памфилова, РФ Президенты карамагындагы кеше хокуклары буенча Совет рәисе Михаил Федотов бар, дип хәбәр итә «Новости» РМА.             

Просмотров: 1030

Комментирование запрещено