Ана капиталы 475 мең сум була / Материнский капитал в 2016 году составит 475 тысяч рублей

KMO_063400_00210_1_t218_1439082016 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы күләме 475 мең сум булачак. Бу хакта Россия Премьер-министры урынбасары Ольга Голодец җиткерде.

Россиядә ана капиталы гаиләдә икенче бала туган гаиләләргә 2007 елдан бирелә башлады. Әлеге акчаны торак шартларын яхшырту, баланы укыту максатыннан һәм әни кешенең пенсиясенә тупланма өлеш буларак кулланырга мөмкин. 

Ана капиталын инвалид балалар өчен дә кулланып булачак.  Россия хөкүмәте шундый канун проектын хуплады. Шулай итеп, хәзер ана капиталын торак шартларын яхшырту, баланы укыту һәм әни кешенең пенсиясе тупланма өлеше өчен генә куллану түгел, ә инвалид сабыйга җайлашу, яраклашу өчен кирәкле товарлар сатып алу өчен дә файдаланырга мөмкин булачак. Документ хәзер Дәүләт Думасына тапшырыла.

Исегезгә төшерәбез, 2015 елда 453 мең сум булган ана капиталының күләме 2016 ел башыннан тагын 22 мең сумга артырга тора.

2009-2014 елларда 3 миллионнан артык гаилә ана капиталын файдаланырга булган. Шуларның 2,9 миллионы торак шартларын яхшырту максатыннан ана капиталын файдаланды. 

2015 елда аның күләме 453 мең сум иде.

* * *

Размер выплаты материнского капитала с 2016 года составит 475 тысяч рублей. Об этом журналистам рассказала вице-премьер Ольга Голодец.

«Важно сказать, что с 1 января материнский капитал составляет 475 тысяч рублей, это в нашем проекте бюджета на 2016 год», — приводит ТАСС заявление вице-премьера.

В 2015 году размер материнского капитала составляет 453 тысячи 26 рублей. Он выдается семьям, в которых появился второй и последующие дети, а также россиянам, усыновившим более одного ребенка.

В этом году гражданам РФ разрешили тратить из материнского капитала до 20 тысяч рублей на любые цели. Чтобы определиться с желанием получить деньги, дан почти год. Заявление о выдаче средств нужно подать до 31 марта 2016 года.

Ранее стало известно, что правительство одобрило использование средств маткапитала на приобретение товаров и услуг для детей-инвалидов. Норма вступит в действие с 1 января 2016 года.

Просмотров: 1222

Комментирование запрещено