Камал театры Екатеринбургта хурлыкка калган / Скандал произошел при постановке театра им. Камала на екатеринбургском фестивале «Реальный театр»

N5d_31eefQ84-10 сентябрь көннәрендә Екатеринбургта Россиянең традицион «Реаль театр» фестивале уза. Тамашачыга узган сезонның премьерасы – «Хуҗа Насретдин» спектаклен тәкъдим итүче Г.Камал театры коллективы форумда күңелсез хәлгә калган.

Барысына да оештыручылар гаепле. Үзенең 25 еллыгын билгеләп үтүче форумны оештыручылар камаллыларның Казаннан алып килгән синхрон тәрҗемә колакчыннарын зарядкага куярга оныткан. Шуның аркасында колакчыннар киеп, спектакльнең русчага тәрҗемәсен көтеп утыручылар берни аңламау аркасында, залдан дәррәү килеп чыгып китә башлаган. Арада билет өчен акчасын кире кайтаруны таләп итүчеләре дә булган. Оештыручылар аларга акчасын кире кайтарган, театр коллективыннан гафу үтенгән.

Ә Камал театры артистлары залның өчтән бер өлешендә калган татарлар өчен чыгышларын азакка кадәр башкарып чыккан.

intertat.ru

* * *

Казанская труппа привезла в столицу Урала «Ходжу Насретдина» режиссёра Фарида Бикчантаева на татарском языке. Но аппараты для синхронного перевода на русский, которые везли из Казани, разрядились: сотрудники местного ТЮЗа в Екатеринбурге не поставили их на зарядку. У тех же, что работали, сообщает портал www.news-asia.ru, выпадали батарейки. Зрители массово начали покидать зал, требуя вернуть деньги за билеты, что и сделал оргкомитет фестиваля. Положение спасла только татароговорящая часть публики, ради которой артисты и доигрывали постановку при пустом на две трети зале. Ежегодный всероссийский фестиваль театрального искусства «Реальный театр» проходит в Екатеринбурге уже в тринадцатый раз. Это одна из старейших театральных фестивальных площадок России.

Просмотров: 1612

Комментирование запрещено