Илдә чыпчык та үлми

Анвар Юсупов

Йосыпов­лар гаиләсе.

Авыл яшьләренең җиргә тартылуын, җиң сызганып, икмәк үстерүен күрү — илаһи матур күренеш. Татар авыл­ларының киләчәге нәкъ алар кулында бит.

Елховка районының Тупли авылында яшәүче Әнвәр Шамил улы Йосыпов:

- Армия хезмәтеннән кайткач, бераз тракторда эшләп өлгердем. Күмәк хуҗалык таркала башлагач, әтием белән җир кишәрлеге бүлеп алдык һәм икмәк үстереп карарга булдык. Эшләребез алга китте, бераздан авылдашларыбызның җир пайларын арендага алып, чәчүлекләрне тагын да киңәйтеп җибәрдек. Билгеле, арендага алынган җир өчен хуҗаларына җитештерелгән продукциянең тиешле өлешен вакытында биреп барабыз.

Туган авылымда калуыма бер дә үкенмим, кем дә булса җирдә эшләргә тиеш бит. Безне, авыл яшьләрен, шәһәрдә бик көтеп тормыйлар, ә туган авылда рәхәт. Читкә китүчеләрне хәтта аңламыйм да. Юкка вакыт уздырып йөриләр, дип уйлыйм, — дип сөйләде үзе турында.

Әйе, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Әнвәр Шамил улының егерме еллык хезмәте бушка китмәгән. Бүген ул аягында нык басып торучы чын җир хуҗасы. Шушы елларда, һава шартларының төрлечә булуына карамастан,  тырышып-тырмашып алга барган, өметсезлеккә бирелмәгән. Үзенең сүзләренә караганда, игенче һөнәренең барлык серләрен дә өйрәнеп, яхшы тәҗрибә туплаган. Моның өчен кирәкле техника да булдырылган, хезмәткәрләренә дә тиешле хезмәт хакы түләп тора.

- Авыл кешеләре элеккеге колхоз урынында оешкан җәмгыятьтә эшләгәнлектән, миңа күбрәк читтән килгән эшчеләр белән хезмәттәшлек итәргә туры килә. Аларны торак урын белән тәэмин иттем, басуда эшләгән вакытта бушлай ашатам. Чәчү һәм урып-җыю вакытында эшчеләремә 40 — 45 мең сум хезмәт хакы түләп торам. Ә комбайнчылар тагын да күбрәк ала әле.

Әгәр дә хөкүмәт тарафыннан авыл хуҗалыкларына карата караш яхшы якка үзгәрә төшсә, киләчәктә терлекчелек белән дә шөгыльләнергә исәплим,  — диде ул.

Уңган фермер үзенең шәхси тормышын да матур итеп төзегән. Ул өр-яңа йорт-җир җиткереп, күрше кызы Мәрьям белән гаилә корып җибәргән.

Мәрьям — аңа киңәшче дә, авыр чакта таяныч та. Тиздән инде кызлары Айгөл, уллары Азат белән Айрат та үсеп җитәчәк.

- Беренче сыйныфта укучы Азат хәзер үк әтисе  кебек фермер булырга хыяллана, — дип, елмаеп сөйли хуҗабикә.

- Киләчәктә туган авылыгызны нинди итеп күрергә теләр идегез соң? – дип сорадым мин Йосыповлардан.

Алар бертавыштан:

- Авылыбызны төзек, матур итеп күрәсебез килә. Хәзерге вакытта биредә картлар яши бит. Ә без, яшьләр күбрәк булсын иде, дип хыялланабыз. Читтә йөрүче авылдашларыбызга: “Кайтыгыз авылга, бушка вакытыгызны үткәреп йөрмәгез, авылыбызны яшәтү – яшьләрнең төп бурычы”, — дип әйтәбез. “Илдә чыпчык та үлми”, — диләр бит. Баштан гына авыр тоела, аннан соң барысы да җайлана, — дип саубуллаштылар Йосыповлар.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Тупли авылы,

Елховка районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1701

Комментирование запрещено