Татар кызы «Мисс Планета-2015″ бәйгесендә катнашты / Альбина Замалеева из Казани завоевала титул «Мисс топ-модель Планета-2015»

missГрузиянең Тбилиси шәһәрендә узган «Мисс Планета-2015″ халыкара матурлык бәйгесендә 26 яшьлек Казан кызы Альбина Җамалиева катнашты. Төрле илләрдән катнашкан 35 чибәр арасыннан Альбина беренче бишлеккә керде һәм махсус титул — «Мисс топ-модель Планета-2015″ исеменә лаек булды.

Альбина Җамалиева педагогика университетының сынлы сәнгать һәм дизайн факультетын тәмамлаган. Ул инде 10 ел дәвамында модель булып эшли, төрле бәйгеләрдә катнаша. Альбина «Мисс Планета-2015″ кебек масштаблы бәйгедә Татарстанны тәкъдим итүенә шат булуын белдерде.

– Альбина белән Казанның 14нче мәктәбендә беренче сыйныфтан алып бергә укыдык. Ул сыйныфта иң чибәр кызларның берсе иде. Гел 4кә, 5кә генә укыды, тырыш булды. Без — яшьтәшләре белән генә түгел, укытучылар белән дә ачык иде, гомумән, Альбина — аралашучан кыз. Мәктәпкә укыганда ук оста итеп рәсем ясый иде. Бу һөнәренә барыбыз да соклана идек. Бәлки шуңа да сынлы сәнгать һәм дизайн факультетына укырга кергәндер. Әлбәттә, без аның «Мисс Планета-2015″ бәйгесендә катнашуына шатландык. Альбинабыз белән чын күңелдән горурланабыз! – дип сөйләде Альбинаның сабакташы Гөлчәчәк Фазуллина.

«Мисс Планета-2015″  исеменә Грузиянең 18 яшьлек чибәре Тинатин Баблуани лаек булды, аңа алтын таҗ тапшырылды. Шулай итеп, 2016 елда «Мини-Мисс Планета» бәйгесе Грузиядә узар дип көтелә.

tatarile.org

* * *

Казанская красавица успешно выступила на международном конкурсе красоты в Грузии. 

Просмотров: 999

Комментирование запрещено