Авылыбызда гыйбадәт юлы өзелмәсен иде…

Авылыбызның яме - мәчетебез

Авылыбызның яме — мәчетебез

Бүген өлкәбездә мәчете булмаган татар авыллары бик аздыр, мөгаен. Камышлы районы Яңа Ярмәк авылының үзәгендә дә авылның яме булып гыйбадәтханә тора.

Әби-бабаларыбыз хатирәләренә таянып, авылыбызда: “Мәчет 1914 елда төзелгән”, — дип әйтәләр. Ә менә өлкәне өйрәнүче, тарихчы Шамил Галимов Башкортстан Республикасының үзәк Дәүләт тарихи архивыннан эзләп тапкан белешмәдә “Яңа Ярмәктә гыйбадәтханә 1885 елда ук төзелгән” дип язылган. Бу 1893 елгы мәгълүматлар буенча бирегә 408 ир-ат һәм 407 хатын-кыз гыйбадәт кылырга йөргән.

Шушы ук белешмәдә “1854 елның 23 мартында Самара губерна идарәсе тарафыннан Яңа Ярмәк мәчетенә беренче мулла итеп Абделгалим Әбделхакимов куела” дип язылган. “Димәк, биредә 1854нче елда ук мәчет булган”, — дигән нәтиҗәгә килә Шамил абый Галимов. Бу белешмәгә караганда, 1889 елның 7 августыннан авылыбыз мәчетендә Мөхәммәтгали Әбделфаттахов, ә аңардан соң (1891 елның 23 январеннан) Нуриәхмәт Әбделкадыров мулла вазифаларын үти.

- 1927-1957 елларда дин “халыкларның опиумы” дип игълан ителде, дәүләт һәм мәктәпләр диннән аерыла. Атеизмның салкын сулышыннан Яңа Ярмәк авылы да читтә кала алмый. 1939 елда мәчетне ябалар, ә 1940 елда аның манарасын да кисәләр, - дип сөйли Яңа Ярмәк мәчете рәисе Ринат ага Нуриев. — Шуннан соң мәчет бинасын колхоз ихтыяҗына файдалана башлыйлар: биредә бодай да саклыйлар, чебешләр дә асрыйлар. Ә 1950 елда мәчет бинасында авыл китапханәсен урнаштыралар.

Мәчет бетерелсә дә, авылдашларыбызның күбесе ислам дине кануннары буенча яшәгән. Биш вакыт намазны һәркем үз өендә укыса, җомгаларга аерым өйләргә җыелышканнар. Зират янындагы бушлыкта да гыйбадәт кылган вакытлар булган.

Габделәхәт ага Гиниятуллин ачыктан булмаса да халыкта мулла булып исәпләнә. Ул сабыйларга исем куша, яшьләргә никах укый, мәет озатуларны дин таләпләренә туры китереп үти.

Борынгы әби-бабаларыбызны ничек кенә кысырыкласалар да, алар авылыбызда гореф-гадәтләребезне саклап кала алган.

1991 елны мәчетне Яңа Ярмәк авылы мөселманнары карамагына кайтаралар. Ә 1992 елда аңа яңа манара куела, тулысынча реставрация ясала. Гыйбадәтханәнең түбәсен алыштыралар, стеналарын яңарталар.

image (5)

Бүген дә мәчетебездә үзгәрешләр күп.

image (1)

Ринат абый Нуриев

- Яңа пластик тәрәзәләр куерга, җылы идәннәр җәергә, шулай ук мәчет җирен рәсмиләштетергәндә дә Самараның Җәмигъ мәчете акчалата ярдәм итте. Авыл халкы садакаларына намазлыклар төшерелгән коверлар да кайтартып, идәнгә җәйдек, — ди Ринат абый Нуриев.

Ул мәчетне халыкка кайтару эшенә дә күп көч куйган кеше, бүген дә мәчет советы рәисе буларак гыйбадәтханә эшләрендә актив катнаша.

Ринат абый мәчетебездә 1914 елдан алып имам булып торучыларның исемнәрен дә әйтеп үтте (кызганычка каршы, аларның кайберләренең исемнәре генә билгеле):

1914-1915 Хараз хәзрәт
1915 – 1924 Сараҗ хәзрәт
1924 – 1927 Закир хәзрәт
1927 – 1939 Ризатдин хәзрәт
1991 – 1993 Габделәхәт хәзрәт Гиниятуллин
1993 – 1998 Хаҗиәхмәт хәзрәт Гарифуллин
1999 — 2000 Рәмис хәзрәт Гафуров

- Авылдашларыбыз Гата ага Мәхсүмов, Хәмит ага Хөсәенов тә мулла буларак халык арасында дини тәрбия эшләре алып бардылар. Санияхмәт ага Вәлиәхмәтов тә хәзрәт вазифаларын үтәп торды. Бүген инде аның олы улы – Гали авылы, Самараның “Нур” мәдрәсәләрендә дини белем алган Рәис Вәлиәхмәтов Яңа Ярмәк мәчетендә муллалык итә, - дип сөйләде Ринат абый.

Мәчетебезгә көн саен намаз укырга уннан артык ир-ат йөри. Авылыбызга Урта Азиядән кайтып урнашкан дин кардәшләребез дә килеп, дини бәйрәмнәрдә гыйбадәтханәгә 50дән артык кеше җыела.

Биредә дини бәйрәмнәрне билгеләп үтү дә, ураза аенда ифтар мәҗлесләре уздыру да матур гадәткә әйләнеп бара. Яшьләребез дә дин юлына басып, мәчеткә йөрүче дин кардәшләребезнең гыйбадәт юлы өзелмәсен иде.

Бүген мәчетебезгә көн саен намаз укырга уннан артык ир-ат йөри (арткы рәттә сулдан бишенче - Рәис хәзрәт Вәлиәхмәтов).

Бүген мәчетебезгә көн саен намаз укырга уннан артык ир-ат йөри (арткы рәттә сулдан бишенче — Рәис хәзрәт Вәлиәхмәтов).

Мәчетебезгә Мәүлед-ән-Нәби бәйрәменә килгән мөхтәрәм кунаклар. 2013 ел.

Мәчетебезгә Мәүлед-ән-Нәби бәйрәменә килгән мөхтәрәм кунаклар. 2013 ел.

Алия АРСЛАНОВА (ШАЯХМЕТОВА),

«Одноклассники» социаль челтәрендәге Яңа Ярмәк авылы төркеменең администраторы

Галия ВӘЛИӘХМӘТОВА фотосурәтләре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1718

Комментирование запрещено