На имя Рустама Минниханова продолжают поступать поздравления с избранием на пост Президента РТ / Рөстәм Миңнеханов исеменә Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлануына бәйле котлаулар килү дәвам итә

ELG_6037На имя Рустама Минниханова продолжают поступать поздравления с избранием на пост Президента Татарстана, сообщает пресс-служба Президента РТ.

Свои письма, телеграммы, поздравления направили представители федеральных органов власти, лидеры иностранных государств, зарубежные политические деятели, представители деловых кругов России и других стран, руководители крупных промышленных компаний, представители сферы культуры, образования и спорта.

В своей поздравительной телеграмме первый заместитель Председателя Правительства РФ Игорь Шувалов подчеркнул, что переизбрание на следующий срок в качестве Президента Республики Татарстан свидетельствует о доверии не только со стороны руководства страны, но и со стороны граждан. «Желаю вам дальнейших успехов в работе, благодаря которой укрепляются и развиваются конституционные принципы жизни в республике, реализуются основные права человека, создаются благоприятные и комфортные условия для проживания населения», — говорится в телеграмме.

Свое поздравление Рустаму Минниханову направил Президент Турции Реджеп Тайип Эрдоган. «С удовольствием отмечаю и ваши усилия, направленные на развитие и диверсификацию нашего сотрудничества, имеющего глубокое историческое прошлое, — говорится в поздравительной телеграмме. — Уверен, что наше разностороннее сотрудничество, а в первую очередь – сотрудничество в сфере экономики и культуры, продолжит вносить свой вклад в развитие отношений между Турцией и Российской Федерацией».

Также лидера Татарстана поздравили Премьер-министр Турецкой Республики Ахмет Давутоглу и министр иностранных дел Турции Феридун Синирлиоглу, посол Турции в Российской Федерации Умит Ярдым, Чрезвычайный и Полномочный посол Республики Казахстан в РФ Марат Тажин.

В поздравительной телеграмме Чрезвычайного и Полномочного посла Республики Куба в РФ Эмилио Лосады Гарсии говорится: «Вы являетесь старейшиной татарского народа, вместе с ним оставаясь верным наследию вашего предшественника по должности Минтимера Шаймиева, вы вносите огромный личный вклад в дело развития, благополучия и процветания Татарстана. Ваша неустанная деятельность стала залогом того авторитета и престижа, которым вы пользуетесь сегодня среди вашего народа. Выражаю надежду на то, что отношения дружбы и плодотворного сотрудничества, которые сложились между республикой и Кубой, будут и впредь укрепляться на благо наших стран».

В своем поздравлении первый заместитель председателя комитета Государственной Думы ФС РФ по физической культуре, спорту и делам молодежи Марат Бариев подчеркнул: «Трудно переоценить то, что вы делаете для развития спорта и реализации на высочайшем уровне крупных спортивных проектов в Казани, которые навсегда вошли в историю российского и мирового спорта. Уверенно можно сказать, что молодежная политика стала неотъемлемой частью социально-экономической жизни республики, а спорт стал основной нашей идеологией. Благодаря вашей энергичной деятельности и в будущем республика станет местом проведения еще многих масштабных спортивных и других инновационных проектов. Благодаря во многом вашей позиции, сегодня население Татарстана отличает особая добросердечность, доверительность и гостеприимство, а Татарстан открыт для созидательных диалогов во имя его процветания».

Кроме того, телеграммы с поздравлениями направили: депутат Государственной Думы ФС РФ Надежда Максимова, депутат ГД ФС РФ, многократный чемпион мира по шахматам Александр Карпов, председатель комитета ГД по федеративному устройству и вопросам местного самоуправления Виктор Кидяев, председатель комитета ГД по безопасности и противодействию коррупции Ирина Яровая, член Совета Федерации ФС РФ Эдуард Россель, заместитель Председателя Совета Федерации ФС РФ Ильяс Умаханов.

Также лидера Татарстана поздравил врио Губернатора Калужской области Анатолий Артамонов: «Уверен, что ваш непререкаемый авторитет, талант руководителя, высокий профессионализм и большой опыт государственной деятельности будут всецело способствовать дальнейшему динамичному развитию вверенного вам региона».

Помимо этого поздравительные телеграммы прислали губернатор Санкт-Петербурга Георгий Полтавченко, врио главы Чувашской Республики Михаил Игнатьев, губернатор Приморского края Владимир Миклушевский, губернатор Астраханской области Александр Жилкин, губернатор Волгоградской области Андрей Бочаров, врио губернатора Пензенской области Иван Белозерцев, глава Карачаево-Черкесской Республики Рашид Темрезов, глава Республики Саха (Якутия) Егор Борисов, глава Республики Тыва Шолбан Кара-Оол, врио губернатора Камчатского края Владимир Илюхин, губернатор Белгородской области Евгений Савченко, губернатор Тульской области Владимир Груздев, губернатор Мурманской области Марина Ковтун, глава Республики Коми Вячеслав Гайзер, глава Республики Карелия Александр Худилайнен, губернатор Рязанской области Олег Ковалев, губернатор Вологодской области Олег Кувшинников, губернатор Ямало-Ненецкого автономного округа Дмитрий Кобылкин, глава Республики Алтай Александр Бердников.

С убедительной победой на президентских выборах Рустама Минниханова поздравили ректор Московского государственного университета имени М.В.Ломоносова, академик РАН Виктор Садовничий, первый Президент Республики Башкортостан, председатель совета благотворительного фонда «Урал» Муртаза Рахимов, посол России в Молдавии Фарит Мухаметшин, первый Президент Республики Ингушетия, Герой Советского Союза Руслан Аушев, а также ряд других высокопоставленных лиц, представителей общественных организаций, руководителей федеральных СМИ и рядовых граждан. 

* * *

Рөстәм Миңнеханов исеменә Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлануына бәйле котлаулар килү дәвам итә.
Хатлар, телеграммалар рәвешендәге котлауларын федераль хакимият органнары вәкилләре, чит дәүләтләр лидерлары, чит илләрнең сәяси эшлеклеләре, Россия һәм башка илләрнең эшлекле даирәләре вәкилләре, эре сәнәгать компанияләре җитәкчеләре, мәдәният, мәгариф һәм спорт өлкәсе вәкилләре җибәреп тора.
Үзенең котлау телеграммасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов ассызыклаганча, Татарстан Республикасы Президенты сыйфатында тагын бер срокка яңадан сайлану илебез җитәкчелеге тарафыннан гына түгел, гражданнар тарафыннан да ышаныч барлыгын белдерә.
«Сезгә республика тормышының конституцион принципларын ныгытуга һәм үстерүгә, кешенең төп хокукларын гамәлгә ашыруга, халыкның яшәеше өчен уңай шартлар тудыруга юнәлгән эшегездә киләчәк тә дә уңышлар телим»,- диелә телеграммада.
Рөстәм Миңнехановка котлау сүзләрен Төркия Президенты Рәҗип Тайип Эрдоган да юллый: «Тарихи үткәне тирән булган хезмәттәшлегебезне үстерүгә һәм диверсификацияләүгә юнәлгән тырышлыгыгызны зур канәгатьлек хисе белән билгеләп үтәм,- диелә телеграммада.- Ышанам ки, безнең күп кырлы хезмәттәшлегебез, беренче чиратта икътисад һәм мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлегебез Төркия белән Россия Федерациясе арасындагы мөнәсәбәтләр үсешенә үз өлешен кертүне дәвам итәр.»
Шулай ук Татарстан лидерын Төркия Республикасы Премьер-министры Әхмәт Давутоглу һәм Төркия тышкы эшләр министры Феридун Синирлиоглу, Төркиянең Россия Федерациясендәге Илчесе Өмит Ярдым, Казакъстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Марат Таҗин да котлый.
Куба Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Эмилио Лосада Гарсия телеграммасында болай диелә: «Сез – татар халкының аксакалы, шуның белән бергә, вазыйфагыз буенча Сездән алда җитәкче булган Минтимер Шәймиев мирасына тугры калып, Сез Татарстан үсешенә, андагы уңайлы тормышка һәм аның чәчәк атуына үзегездән бик зур шәхси өлеш кертәсез. Сезнең армый-талмый хезмәт итүегез халкыгыз алдында абруегыз үсүгә һәм Сезгә ихтирам артуга нигез булды. Татарстан Республикасы белән Куба Республикасы арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек илләребез үсеше өчен киләчәктә дә ныгыр дип ышанам.»
Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев котлавында ассызыклаганча: «Спорт үсеше һәм Россия, бөтендөнья спорт тарихына мәңгегә кереп калган Казандагы эре спорт проектларын югары дәрәҗәдә гамәлгә ашыру өчен Сез башкарганнарның барысын да бәяләп бетерерлек түгел. Яшьләр сәясәте республиканың социаль-икътисадый тормышының аерылмас өлешенә әверелде, ә спорт безнең идеологиянең нигезе булды дип ышанып әйтергә була. Сезнең энергияле эшчәнлегегез нәтиҗәсендә киләчәктә дә республика күп кенә киң күләмле спорт проектларын һәм башка инновацион проектларны гамәлгә ашыру урыны булачак. Асылда Сезнең позициягез нәтиҗәсендә бүген Татарстан халкына эчкерсезлек, миһербанлык һәм кунакчыллык хас, ә Татарстан үсеш диалоглары өчен һәрвакыт ачык.»
Моннан тыш, телеграммалар Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Надежда Максимовадан, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, шахмат буенча күп тапкырлар дөнья чемпионы Анатолий Карповтан, Дәүләт Думасының Федератив корылыш һәм җирле үзидарә мәсьәләләре комитеты рәисе Виктор Кидяевтан, Иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе Ирина Яроваядан, Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы Эдуард Россельдән, Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе урынбасары Ильяс Умахановтан килде.
Шулай ук Татарстан лидерын Калуга өлкәсе Губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Анатолий Артамонов та котлый: «Ышанам ки, Сезнең бәхәссез абруегыз, җитәкче буларак талантыгыз, югары профессионализмга ия булуыгыз һәм дәүләт эшчәнлегендәге зур тәҗрибәгез Сезгә ышанып тапшырылган төбәкнең киләчәктә дә алга таба үсешенә этәргеч булачак».
Тагын Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко, Чуаш Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Михаил Игнатьев, Приморье крае губернаторы Владимир Миклушевский, Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин, Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров, Пенза өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Иван Белозерцев, Карачай-Чиркәс Республикасы башлыгы Рашид Темрезов, Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Егор Борисов, Тыва Республикасы башлыгы Шолбан Кара-Оол, Камчатка крае губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Илюхин, Белгород өлкәсе Губернаторы Евгений Савченко, Тула өлкәсе губернаторы Владимир Груздев, Мурманск өлкәсе губернаторы Марина Ковтун, Коми Республикасы башлыгы Вячеслав Гайзер, Карелия Республикасы башлыгы Александр Худилайнен, Рязань өлкәсе губернаторы Олег Ковалев, Вологда өлкәсе губернаторы Олег Кувшинников, Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы Дмитрий Кобылкин, Алтай Республикасы башлыгы Александр Бердников котлау телеграммалары юллаган.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты сайлауларында ышанычлы җиңүе белән М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты ректоры, академик Виктор Садовничий, Башкортстан Республикасының беренче Президенты, “Урал” хәйрия фонды Советы рәисе Мортаза Рәхимов, Россиянең Молдавиядәге Илчесе Фәрит Мөхәммәтшин, Ингушетия Республикасының беренче Президенты, Советлар Союзы Герое Руслан Аушев, шулай ук башка югары вазыйфадагы затлар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, федераль массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм гражданнар котлый.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар-информ»

Просмотров: 980

Комментирование запрещено