Минсафа әбинең батыр уллары

imageДенис авылым минем, зур

                                   булса да, 

Илем картасында бер нокта.

Шул ноктадан илне саклар

                                           өчен

Күпме егет,күпме ир китте!

Шуларның 234-се илебез азатлыгы өчен һәлак булды,һәр йорттан 2-шәр,3-әр ир-ат туган авылга яңадан әйләнеп кайта алмады.

Авылыбыздагы иске почта бинасы янәшәсендә яшәүче Минсафа әби белән Насыйбулла бабай Котлыәхмәтовларның ике малае да сугышның беренче көннәреннән үк ут эченә барып керә. Улларын сугышка озаткач, әби күршеләренә: “Ярый әле бер токмачлык оным бар иде, ичмасам, туйганчы аш ашатып җибәрдем”, — дип сөйләгән, диләр. Шул китүдән аның Әһлиулласы 26 яшендә 1943 елда, ә Сәгыйдулласы 24 яшендә 1942 елда мәңгегә сугыш кырында ятып калалар.

Сәгыйдулла сугышта танкист була. Аңардан фронттан бик кызганыч хатлар килеп торган.Үзенең бер хатында ул болай дип язган: “Кадерле әнием һәм әтием! Сезне бик сагындым, бик күрәсем килә үзегезне. Мин бу хатны ашыгып кына, исәнлегемне белдерер өчен генә язам. Почтальон кыз бер снаряд чокырыннан икенчесенә күчкән арада аның килүенә өлгерим дип язам. Бик каты сугышлар бара. Бүген дошман танкларына каршы сугышка кердек, исән-сау чыга алырбызмы, белмим…Бу мәхшәрдән котылган кешеләр иң бәхетлеләр булырлар, мөгаен. Хушыгыз… Кү­решә алмасак,бәхил булыгыз. 1942 ел. Декабрь”.

Бу хат аның соңгы хаты була. Нәкъ шушы сугышта ул танкта янып үлә.

Ә Әһлиулла бик каты яраланып госпитальгә эләгә. Аның аяклары өзелгән, тәннәренең тиресе янып, бөтенләй сыдырылып, пешкән була. Бик газапланып, әрнеп госпитальдә үлә ул. Минсафа әби улларының шушы сагыш, әрнү тулы өчпочмаклы хатларын җыеп, яшереп барган. Үзе үлгәч кенә, 1964 елда, кызлары хатларын табып укыганнар. Әйе, сугыш вакытында әби-бабаларыбыз бик күп авырлык­лар кичергәннәр. Безгә аларны хөрмәт итеп, кадерләрен белеп яшәргә кирәк, сугышлар кабатланмасын. Ил азатлыгы өчен үзенең яшьлеген, хәтта гомерләрен дә кызганмаган ветераннарыбызга мәңгелек дан!

 

Гүзәл ИДИЯТУЛЛИНА,

Денис урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы.

Шенталы районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1843

Комментирование запрещено