Самара өлкәсендә вәкаләтле хакимият органнарына 25 елга беренче тапкыр күләмле сайлаулар үткәрелде. 13 сентябрьдә өлкә шәһәрләренең район советларына һәм авыл җирлекләренең вәкаләтле органнарына депутатлар сайланды. Иң зур игътибар, әлбәттә, Самара шәһәрендә үткән сайлауларга бирелде.
Шулай итеп, хәзер өлкә үзәге халкы мәнфәгатьләрен район советларына сайланган 284 депутат яклаячак. Аларның бер өлеше бермандатлы округлардан, икенчесе — партия исемлекләре буенча сайланды. Якын киләчәктә бу депутатлар үз араларыннан шәһәр Думасына депутатлар сайлап кую һәм район администрацияләре башлыкларын билгеләү белән шөгыльләнәчәкләр.
Сайланучылар арасында милләттәшләребез дә байтак, һәм аларның барысы да “Бердәм Россия” тәкъдим иткән кешеләр. Партия исемлекләре буенча Промышленность районы советына “ЭЛРИ” төзү компаниясе генераль директоры Шамил Хисаметдинов, Киров районы советына — “Волгопродмонтаж” предприятиесенең генераль директоры урынбасары Рифкать Хуҗин, Самара районы советына — Самараның Тарихи мәчете мәхәлләсе рәисе Усман Илингин сайланды. Бермандатлы округ буенча Приволжский торак-ремонт идарәсе (ПЖРУ) җитәкчесе Минәхмәт Хәлиуллов, 75 процент тавыш җыеп, Промышленность районы советына үтте. Без аларны зур җиңүләре белән котлап, башлангычларында уңышлар телибез.
Губернатор Николай Меркушкин мондый ысул белән сайланган идарә итү системасының файдалы булуына ышана: “Без Россиядә беренчеләрдән булып җирле үзидарә системасын үзгәртеп корырга батырчылык иттек. Нәтиҗәдә, һичшиксез, хөкүмәт халыкка якынаячак һәм Россия Президенты Владимир Путин куйган бурычларны үтәргә мөмкинлекләр ачылачак”, — диде ул сайлаулардан соң очрашу вакытында.
Быелгы сайлауларда безнең өлкәдә яшәүчеләрнең 43 проценты катнашкан. Россиянең башка регионнары белән чагыштырганда, бу бик яхшы күрсәткеч. Томскида, мәсәлән, сайлаучыларның — 14,75, Ульянда — 28,56, Түбән Новгородта 28,48 проценты гына сайлауларга килүне кирәк эш дип тапкан.
“Бердәм Россия” партиясенә самаралыларның – 67 проценты, ә тулаем өлкә буенча алганда — халыкның 70 проценты ышаныч белдерә. Бу күрсәткеч буенча Самарадан югарырак Казан белән Ингушетия башкаласы Магас кына торалардыр, мөгаен. “Бердәм Россия”дән кала өлкәбездә КПРФ — 14,89, “Гадел Россия” — 6,22, ЛДПР 5,82 процент тавыш җыя алганнар.
“Без шәһәр һәм район дәрәҗәсендә төрле парламент партияләренең вәкилләре булуын теләгән идек, — дип сөйләде губернатор Николай Меркушкин сайлауларга багышланган сөйләшүдә. — Шулай булып чыкты да. Ә авыл районнарында партия исемлекләре буенча сайланучылар арасында әле башка сәяси оешмаларның вәкилләре дә бар. Бермандатлы сайлау округларында исә күпчелек “Бердәм Россия” партиясе ягында”.
Самара өлкәсенең социаль тикшеренү фонды президенты Владимир Звоновский фикеренчә, бу сайлаулар “Бердәм Россия” партиясенә ышаныч белдерү референдумына әверелгән. Танылган юрист Александр Паулов та сайлаулар нәтиҗәсенә гаҗәпләнми: “Бердәм Россия” партиясе вәкилләренең күпчелеге “Губернатор командасы” лозунгы астында барды бит. Алар алган тавыш халыкның губернаторга баглаган ышанычын билгели”.
“Намуслы сайлаулар өчен” иҗтимагый комитеты рәисе Виктор Полянский да сайлауларның ачык һәм үтә күренмәле итеп уздырылуына, легитим булуына шик белдерми. “Регион халкы бу сайлаулардан соң яхшы якка үзгәрешләр булачагына ышана, губернатор сәясәтенә ышаныч белдерә”, — ди ул.
Эльвира РӘФЫЙКОВА.
Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәте.
КОНТЕКСТ:
Выборы в Самарской области признаны состоявшимися (ФОТОГРАФИИ с избирательного участка райцентра Камышла)
* * *
Команда губернатора победила в Кировском районе!
* * *
Анвар Бульхин: «Я пришел на выборы для того, чтобы восстановить частичку первичной власти в стране» (ВИДЕО)
* * *
ВНИМАНИЕ! МОНИТОРИНГ явки избирателей в татарских поселениях!
Просмотров: 1792