Эшләргә исәнлегең булып, яшьлек дәртең, көч-куәтең ташып торса, авылда яшәве рәхәт инде ул. Иртән йокыдан уятучы таң әтәчләре белән намазга чакырып, мәчет манарасыннан моңлы азан тавышы яңгырауга авылда яңа көн башланып китә.
- Авылда терлек асрамыйча яшәп булмый. Шуңа тамагыбыз да тук, өстебез дә бөтен. Үзең тырышмасаң, сиңа беркем дә, бернәрсә дә китереп бирмәячәк. Үзара ярышып, бергә дус булып, ярдәмләшеп яшәгәндә генә тормыш алып баруы кызык ул, — дип әңгәмәбезне башлап җибәрделәр ирле-хатынлы Ильяс белән Халидә Әскәровлар. Яңа Мансурда күмәк хуҗалык таркалганчы, Ильяс анда машина йөртүче, Халидә ипи пешерүче булып эшләгәннәр. Бүген дә алар үзләренең шәхси хуҗалыкларында җитештерелгән продукциядән күбрәк табыш алырга тырышалар. Бәрәңгене шәһәргә үзләре илтеп сатсалар, итне өйләреннән үк килеп алып бетерәләр.
- Тәкъдиребезгә шулай язылган булгандыр инде: мәктәптә әле беренче сыйныфта укыганда унынчы сыйныф укучыларының чыгарылыш тантанасында Ильяс миңа чәчәк бәйләме бүләк иткән иде. Менә шул вакыйганы беркайчан да исемнән чыгара алмадым. Ул минем хәтердә дә Ильяс абый буларак сакланып калган иде. Аннан соң күп еллар үткәч, ул мине клубтан өемә кадәр озата кайтты һәм тагын чәчәкләр бүләк итте. Озакламый без үз оябызны корып җибәрдек, — дип үткән тормыш юлларын барлый хәзер Халидә ханым.
- Аллаһыга шөкер, бик матур яшәдек һәм яшибез. Шуңадыр инде гомер үткәне сизелми дә калды. Күптән түгел кызыбыз Алсуны кияүгә бирдек. Ислам киявебез мәчеткә гамәл кылырга йөри, һәм без аның дини кеше булуына кинәнеп бетә алмыйбыз.
Ә улыбыз Салават үткән елны сигезенче сыйныфны тәмамлады. Аның берничә «дүртле»се бар, калганнары гел «бишле». Киләчәктә үзе теләгән һөнәрне үзләштереп, укымышлы кеше булырга хыяллана, — дип, хатыны сүзләренә Ильяс әфәнде дә кушылды.
Әскәровларның йорт-җирләре җыйнак, һәр җирдә чисталык, тәртип хөкем сөрә.
- Без хәзер күбрәк үгезләр симертү белән шөгыльләнәбез. Печәнне сатып та алабыз, берникадәрен үзебез дә хәзерлибез. Тик менә фураж гына кыйммәт. Авыл продукциясенә бәяләр күтәрелсә, безнең дә күңелебез күтәрелеп, тагын да тырышып эшләр идек, — диләр алар. — Без эшләргә өйрәнгән халык. Асфальтта икмәк үсмәгәне көн кебек ачык бит, шуңа да авыл хуҗалыгына игътибар күбрәк бирелсен иде. Шәһәр халкын авыл кешесе ашата — шуны онытмаска кирәк.
Саубуллашканда аларның бакчаларындагы җир кишәрлегенә күз салдым. Биредә рәт-рәт тезелешеп, матур булып төрледән-төрле яшелчәләр үсеп утыралар. Ник бер чүп әсәре булсын!
Менә шулай тырыш хезмәт белән сугарылган тормышта яшәп, вакыт үтеп киткәнлеге дә сизелми калган. Күптән түгел Ильяс Наил улына илле биш яшь тулып үткән. Алар шушы матур юбилейга багышлап Коръән мәҗлесе дә үткәргәннәр. Бик күркәм, күпләргә үрнәк булырлык тормыш бу.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Яңа Мансур авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1793
ВИДЕО СЕЛ ПОХВИСТНЕВСКОГО РАЙОНА: http://ok.ru/video/7219125556528-0