Алмагач иле авылы халкы зур түземсезлек белән Президент килүен көтә! Чөнки аларга яңа клуб ачылу тантанасына, һичшиксез, үзе киләчәк дип вәгъдә иткәннәр. Бу вакыйга берәүне дә битараф калдырмый. Шунлыктан барлык авыл халкы шау-гөр килеп бәйрәмгә әзерләнә. Көн-төн репетиция ясыйлар, биюләр кабатлыйлар, өч телдә җыр өйрәнәләр, хәтта авылның үз фокусчысы да табыла. Тик, менә бәла… әлеге тантаналы чарада кем беренче булып чыгыш ясар? Ветераннармы, авыл яшьләре яки шәһәр кунакларымы? Мондый бәхет кемгә тәтер? Бу иҗади бәхәстә кем җиңәр, яңа клуб ачылышына Президент килерме-юкмы — сез боларның барысын да драматург Шамил Фәрхетдинов пьесасы буенча сәхнәгә куелган “Эх, алмагачлары!” музыкаль комедияне карагач, үзегез белерсез. Спектакль бик күп халыкчан юмор белән сугарылган һәм анда бик күп биюләр, таныш җырлар бар. Ул төрле яшьтәге тамашачылар өчен тәкъдим ителә һәм аны бөтен гаиләгез белән дә килеп карарга мөмкин.
Бай һәм ачык төсләргә мул сәхнә бизәлешен рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Кумысникова иҗат иткән.Искиткеч күңелле, мавыктыргыч әлеге спектакльне исә сәхнәгә мин, театрның баш режиссеры, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин, үзем куйдым.
Әлеге тамашада баш рольләрдә Наил Шәйхетдинов (Салих бабай), Сәлим Мифтахов (Мирсәет Насихович), Нуретдин Нәҗмиев (Әхмәтҗан бабай), Ләлә Миңнуллина (Хупҗамал әби), Әлфия Хәсәнова (Зәкия әби), Зөләйха Хәкимҗанова (Нурзадә әби) кебек Кәрим Тинчурин исемендәге театрның танылган артистлары уйнаячак. Шулай ук күпләргә таныш урта буын вәкилләре дә, яшьләр дә үзләренең осталыкларын күрсәтәчәкләр. Спектакльдә барлыгы егермедән артык артист катнаша.
“Эх, алмагачлары” комедиясе — коллективның быелгы премьераларының берсе. Ул сәхнәдә беренче тапкыр 2015 елның 5 маенда уйналып, Казан тамашачысы тарафыннан бик җылы каршы алынган иде.
Менә хәзер без бу спектакльне 16 октябрьдә Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда самаралыларга да тәкъдим итәчәкбез. Башлана 18 сәгать 30 минутта. Рәхим итегез!
Рәшит ЗАҺИДУЛЛИН.
Просмотров: 1656