Авыл халкы яклауга мохтаҗ (өлкәбезнең сыер асраучыларыннан сораштыру)

iklRWopYpakШәхси хуҗалыкларында күпләп терлек асраучыларга киртә куймакчылар. Халык бу турыда ни уйлый соң? Өлкәбезнең сыер асраучыларыннан  сораштыру уздырдык.

Россия Федерациясе пре­мьер-министры Дмитрий Мед­ведев, мөгезле эре терлек һәм кош-корт санына чикләү кертү мәсьәләсен өйрәнергә боергач, халык Хрущев заманнарын искә төшереп, һәр сыер башына салым түләргә туры киләчәк, дип шаулаша башлады. Бу карар әлегә проектта гына һәм салымны һәр сыер башыннан түгел, ә биш сыеры булган кешеләрдән генә түләтергә җыеналар. Авыл хуҗалыгы, финанслар, икътисади үсеш министрлыклары белгечләре бу турыда үз фикерләрен сентябрь ахырында әйтергә тиеш. Ә халык бу турыда ни уйлый соң?

Бу сорау белән Елховка ра­йонының Тупли авылында 10 сыер асраучы Ринат Хөс­нет­диновка мөрәҗәгать иттем.

- Без хатыным Сәрия белән йортыбызда ун сыер асрыйбыз. Шуларның сөтен, каймагын һәм эремчеген Самарага илтеп сатабыз. Үзебезнең “клиентлар” да байтак инде, килүебезне көтеп алалар. Без моны эшебезгә югары бәя, дип кабул итәбез.

- Гаиләгезнең кереме шул гынамы?

- Юк, мин җирле хуҗалыкта да эшлим. Ләкин сыерларыбыз булмаса, шәһәрдә яшәүче балаларыбызга ярдәм итә алмас идек. Ә болай иткә-сөткә кинәнеп яшибез.

- Шәхси хуҗалык кере­меннән салым түлисезме соң?

- Юк. Аның өчен хөкүмәт ор­ганнарында шәхси хуҗалык буларак теркәлергә кирәк бит. Салым түли башласаң, сыер асрауның файдасы да калмас иде.

- Бу законны гамәлгә кер­тергә тәкъдим итүчеләр аны терлек авырулары таралуы, тирә-як мохитка зарар килүе белән аңлаталар. Күрше-күлән дә терлек абзары исен яратмый бит инде… Бу проблеманы ни­чек хәл итәсез?

- Әйе, барысы да хуҗадан килә шул. Без үзебезнең абзарларны көн саен тазартабыз, атна саен тирес түгәбез, сыерларны ветеринарга вакытында күрсәтеп, тиешле прививкаларны ясап торабыз. Ә тирес исе — ул авыл исе бит инде. Авылда тирес исе дә калмаса, ул курортка әверелә. Безнең күршеләрдә дә маллар җитәрлек. Аллага шөкер, зарланучы юк әлегә.

Кошки районының Надеждино авылында яшәүче элеккеге колхоз рәисе Мәсгуть ага Кыямовтан да сорашып карадык.Ул Кошки районында 10 — 15 баш мөгезле эре терлек асраучы фермерлардан тыш шәхси хуҗалыкларында күпләп мал тотучылар юк, дип белдерә.  “Фуражның бер тоннасы өчен 6 -7 мең, печән өчен — 12 мең сум, көтүчегә ай саен 500 сум түләргә туры килгән заманда биш түгел, бер сыер асрарга да авыр. Ышанасыңмы, кичә кибеттән Домашкадан китерелгән сөтнең бер литрын 73 сумга сатып алырга туры килде. Ә сыеры булган авылдашларыбызның сөтен күз ачып йомганчы алып бе­терәләр, күп вакытта өл­гермичә дә калабыз”, — дип уфтанды пенсионер.  Димәк, Кошки районында шәхси ху­җалыкта күпләп терлек асрау актуаль мәсьәлә түгел. Ә сәбәбе — Самарадан ерак булу. Чөнки җитештерелгән продукцияне юнь бәягә тапшырырга да кирәк бит әле. 150 — 170 километр ара узып шәһәргә сөт сатарга бару, көн буе базарда торып, кичен генә кайтып керү авыл кешесе өчен файдага түгел. Бензин бәясе дә күтәрә алмаслык биеклеккә үрмәли.

- Авылда эш юк, халык кү­бесенчә терлек асрап көн күрә, — дип сөйли Камышлы районының Иске Ярмәк авылында яшәүче Илдар Шә­рәфетдинов.Эшлисе кил­гән кешегә нигә аяк чалырга?! Туксанынчы елларда тәмам бөлгенлеккә төшкән, хәзер генә акрынлап баш калкыта башлаган авылларны күтәрү өчен хөкүмәт терлек асрарга теләүчеләргә авылдан читтәррәк урыннар булдырса, юллар, фермалар, йортлар салырга булышса, эш башлаучылардан берничә ел салым түләтмәсә, Россия үзеннән-үзе күтәрелеп китәр иде һәм безне бернинди санкцияләр дә куркытмас иде. Экология һәм терлек авырулары таралуга сылтап, үз көнен үзе күрергә теләүчеләргә аяк чалу дөрес сәясәт түгел.

Әнә, без үскәндә, авылда мал күп иде бит. Һәр йортта сыер, үгез, сарыклар, кош-корт тоталар, авыл башында колхозның сыер, дуңгыз фермасы тулы көчкә эшләп тора иде. Ләкин табигатькә дә әллә ни зур зыян булмады, терлек авырулары да таралмады. Чөнки барысы да дәүләт программасы, катгый ветеринар контроль астына куелган иде.

Ә Камышлы районы ад­министрациясенең былтыргы отчетына карасаң, күңел төшә. Анда “Районда барлыгы 366 мөгезле эре терлек бар”, дип язылган. Ситуацияне яхшы якка үзгәртү өчен районда махсус программа да, терлек асраучыларга субсидия бирү мөмкинлеге дә юк. Эшләргә теләүче хуҗалар банктан зур процентлы кредитлар алырга мәҗбүр… Уйлавымча, президентның авыл хуҗалыгын үстерү, азык-төлек һәм чимал җитештерү турындагы Указына туры килмидер бу проект.

Әйе, халыкның күпчелеге терлек асраучылар яклы. 2009 елда Ставрополь депутатлары терлек санын чикләү мәсьәләсен Дәүләт Думасына тәкъдим итеп караган иде инде. Ул чакта Дума аны хупламады. Бәлки бу юлы да кире кагар, дип өметләнә халык. Хәер, Россиядә һәр канун артында ниндидер көчләр тора. Монысы артында да эре агрохолдинглар торганы көн кебек ачык. Шәхси хуҗалыклар бетерелсә, бәяләр дә күтәреләчәк. Ә хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы про­дуктларының яртысы эреле-ваклы фермер хуҗалыкларында җитештерелә. Халык та моңа бик риза, чөнки һәркем базардан сыйфатлы ит, иртән генә савып китерелгән сөт, каймак, эремчек алып ашарга тели. Ә инде аның сыйфатын тикшерү, тирә-як мохитны кайгырту, терлек авыруларына каршы көрәшү — хөкүмәт эше. Әйе, мәшәкатьле эш. Терлек санын киметү турында фәрман язып ташлау күпкә җиңелрәк. Ләкин без депутатларны халык ихтыяҗларын яклау өчен сайладык түгелме соң? Бүген авыл халкы аларның яклавына мохтаҗ.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

 «Бердәмлек».

 

КОНТЕКСТ:

Сыерга да салым салмакчылар /Скажутся ли новые меры Минсельхоза РФ на животноводстве Самарской области?

Просмотров: 1526

Один комментарий

  1. Фатхутдинов Мухаммат Мубинович в пишет:

    Совет власте ветернария эшләрен бушка башкара иде. Хәзер бер баш малдан кан алу 300 сум тора. 10 баштан кан алдырсаң 3000 сум. Күпме сөт сатырга кирәк моны кайтарыр өчен? Күмәртә сөтне 10 сөум белән кабул итәләр. Аңрадан тыш чыгымнар санап бетергесез. Малчылык бездә ачтан үлмәслек кенә табыш бирә.