Кабак – бик файдалы яшелчә

“Миндальная” – 115-120 көндә өлгерә һәм икенче язга кадәр әйбәт саклана.

“Миндальная”  сорты 115-120 көндә өлгерә һәм икенче язга кадәр әйбәт саклана.

Бүген бакчачылар арасында кабак, бәрәңге кебек, бик популяр яшелчәгә әйләнеп бара.

- Мин бу яшелчәне ел саен бакчама утыртам. Чөнки кабакта кеше организмы өчен кирәкле булган барлык витаминнарны табарга була.  Ул каротин, С, В, Е витамины, никотин кислотасы, микроэлементлар, магний, кальций, аксым, крахмалга бай. Кабакта табигатьтә сирәк очрый торган Т витамины да бар, ул организмда матдәләр алмашын, кан ою процессын көйли. Кабакның төше дә файдалы, — дип сөйли яңаярмәкле Тәнзилә Арсланова.

- Балаларым, оныкларым кабак ашарга бик яратмый. Ә менә бөкри, бәлеш эченә кушып пешерсәң, рәхәтләнеп ашыйлар. Үзем аны боткага салып та, үзен генә газ мичендә дә пешерәм. Моның өчен кабакны орлыкларыннан, кабыгыннан чистартам һәм бик вак булмаган кисәкләргә турыйм. Аз гына тоз сибеп, ак май белән майлыйм да, йомшарганчы, газ мичендә пешерәм. Бу ысул белән әзерләгән очракта кабак витаминнарын югалтмый. Аңа бал кушсаң – ул аеруча татлы һәм файдалы була.

Кабак – талымсыз үсемлек, орлыгы кая төшсә — шунда үсә, дисәң дә дөрес булыр, мөгаен. Тәнзилә ханым да аерым түтәлләр ясап тормыйча, кабак орлыкларын бәрәңге бакчасының койма буена гына төртеп чыга икән. Беренче мәлне үсентеләргә су сибеп, чүп үләннәреннән арындырып тора.

2 (1)- Аллаһыга шөкер, ел саен мул уңыш алам.

Кышын Самарада торам. Кабакны өйдә, салкынрак урында саклыйбыз. Ә кискән кабакны берьюлы кулланып бетерә алмасам, калган өлешен чистартам да балконга чыгарып куям.

Кабакны туңдыргычта да сакларга мөмкин. Моның өчен аны шулай ук кабыгыннан чистартып, орлыкларын алып, кисәкләргә бүләргә кирәк. Туңдыргычта сакланган кабак бер ел буена үзенең сыйфатын да, тәмен дә югалтмый, — дип үзенең тәҗрибәсе белән бүлеште Тәнзилә Гайфулла кызы һәм иң баллы кабак сортларының исемнәрен дә атап үтте:

1- Сезгә тиз өлгерә торган кабак ошый икән — “Крошка” сортын утырта аласыз. Түгәрәк, аз гына басынкы формадагы бу кабак, гадәттә, 2-3 килограмм авырлыкта була. Ә менә “Атлант” (110-130 көндә өлгерә) – 20 — 50 килограммга җитә.

“Большой Макс” – иң мул уңыш бирә торган сорт. Аны апрельдә рассадага утырталар. 40 килограммга хәтле җитә торган бу кабак 130 көндә өлгерә.

“Миндальная” – 115-120 көндә өлгерә һәм икенче язга кадәр әйбәт саклана.

“Волжская серая” – тиз өлгерә һәм мул уңыш бирә. Яшькелт төстәге әлеге кабак – иң баллысы.

Чудо-юдо” дигән сорт тышкы яктан карбызны хәтерләтә, эче дә кызгылт — тәмле. Орлыгы ачык (голосемянная) кабаклар да бар. Аларның орлыгы кабыклы булмый, чистартып торасы юк. Юып киптерәсең дә көнбагыш кебек ашыйсың.

Кайбер авылдашлар кабакны мал-туарга ашату өчен дә үстерә икән. “Кабак ашаган малның ите тәмле дә, җепселле дә була”, — диләр алар.

Алия АРСЛАНОВА (ШАЯХМЕТОВА),

«Одноклассники» социаль челтәрендәге Яңа Ярмәк авылы төркеменең администраторы

samtatnews.ru

Просмотров: 1973

2 комментариев

  1. Рецепт. Кабак белән тары боткасы.
    300-400 г кабак, 1 стакан тары ярмасы, 2 стакан сөт, 2-3 аш кашыгы шикәр комы (камыш шикәре булса, тагын да әйбәтрәк), тоз, дарчин (корица).
    Кабакны шакмаклап турыйбыз да, кайнап торган сөткә салабыз. Шикәр комы, әз генә тоз һәм дарчин өстибез. Тары ярмасын бик яхшылап юганнан соң, әче тәмен бетерү өчен, кайнар су белән пешеклибез. Ярмага 2 стакан кайнар су салып, 2 минут пешереп алабыз. Суын түгәбез, ярмага тоз сибәбез. Шуннан ярмага сөт белән кабак шакмакларын кушып, бер кисәк атланмай салабыз да газ миченә пешерергә куябыз.
    Яисә тарыны кабаклы сөткә салып, авыр капкач белән ябабыз да плитә өстендә салмак кына утта пешерәбез. Ботка никадәр озаграк пешсә, шуның кадәр тәмлерәк була.

    Кабакны газ мичендә пешерү
    Кабакны калынрак өлешләргә турап, орлыкларыннан чистартабыз, әмма кабыгын калдырабыз. Аз гына тоз сибеп, ак май белән майлыйбыз да, йомшарганчы, газ мичендә (180 градус) пешерәбез. Кабакка дарчин сибеп, бал ягып, табынга куябыз.

    Кабак согы ясауның да бер җиңел ысулын да тәкъдим итәм. Кабакның согын сок чыгаргычтан алгач, һәр литр сокка 5 аш кашыгы исәбеннән шикәр комы салып утка куярга. Әлеге массаны 90 градуска җиткергәннән соң, сүрән утта калдырып, 5 минут томалап торырга кирәк. Аннан соң стерильләнгән банкаларга тутырып, капкачлап, кышка саклар өчен салкын урынга куясың.

  2. Кстати, Татарстаннын кайбер районнарында кабак бэйрэме (Татарча Хэллуин) уткэрэ башлаганнар) Татарга пэрилэр хэм мэетлэр бэйрэме чыннан да житми иде бит)