Туган якка кайткан саен «Бердәмлек” газетасын яратып укучы, тирән эчтәлекле бу басмабыз белән горурланучы, байтак еллар элек туган Иске Усман авылыбызның мәчете турындагы шигыремне сезгә тәкъдим итеп, аны газета битендә күреп сөенүче бер якташыгыз Ясәбиева (кыз фамилиям Гарифуллина) Гөлсинә Мөнибулла кызы булам мин.
Ике дистә елдан артык Яр Чаллы педагогия колледжында татар телен һәм методикасын укыту чорында студентларны традицион методикага корылган Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова авторлыгындагы “Әлифба” белән дә эшләргә өйрәтергә насыйп булды миңа. Берүк чорда үстерешле укыту технологиясе нигезендә төзелгән “Әлифба” авторлары белән эшләргә туры килде: яңа “Әлифбаны” студентлар һәм Чаллы мәктәпләре укытучылары белән сынап карауда да катнаштым.
“Бердәмлек” газетасында хәбәрчегез Нурания Абзалованың югарыда күрсәтелгән авторлар турында язмасы басылып чыккан иде. Мин дә сезгә якташыбыз Сәләй ага Вагыйзов турындагы язмамны тәкъдим итәргә булдым. Биредә күбрәк Нурания ханым язмаган нәрсәләр турында сүз бара. Ул шунысы белән кызыклы дип саныйбыз: якташларыбыз арасында аның белән аралашучы башка күренми. Байтуган авылында Сәләй аганың туган йортында музей ачу юнәлешендәге эшнең тукталып тормавы мәгълүм. Бу язманың “Бердәмлек”тә басылып чыгуы шушы көтелгән бәйрәмгә олы бер бүләк булыр иде, дигән өмет тә юк түгел.
Сәләй ага Вагыйзов белән әле үзе исән чагында очрашу вакытында төшкән фотоны да җибәрәм.
1998 елның 24 октябре иде бу. Яр Чаллы педагогия колледжында шимбә көнне генә була торган үзгә бер рәхәтлек белән дәресләр бара. Мәктәптә практика үтүнең тәмен татыган, инде методика өйрәнүнең әһәмиятен ныклап аңлап өлгергән студентларым, дәрестә әйтелгән бер мәгълүматны да читкә җибәрергә теләмәгәндәй, бөтен барлыклары белән эшкә йотылганнар. Студентларның узган атнада күрсәтелгән сынау дәресләренә — грамотага өйрәтү чоры, ягъни әлифба дәресләренә — гомуми күзәтү ясала, дәрес үткәрәчәк студентларга төгәл күрсәтмәләр бирелә. Башлангыч мәктәптә татар телен укыту методикасының яңа бүлеген өйрәнү дәвам итә: татар теле дәреслекләре буенча практик эш башлана. Сүз дә юк, Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова авторлыгындагы “Башлангыч мәктәптә татар телен укыту методикасы” дәреснең төп материалы булып тора.
Шул арада, шакымыйча гына ишекне ачып, китапханәчебез өр-яңа газета-журналлар калдырып китте. Аларны читкәрәк алып куйыйм әле дигәндә, “Мәгариф” журналының соңгы бите ачылды һәм шунда: “Сәләй Гатат улы Вагыйзовка — 90 яшь… Самара өлкәсе, Байтуган авылы”, — дип язылган сүзләрне күреп алдым.
Тыелган эштә тотылгандай, үз-үземне гаепле санап: “Ничек бу турыда белмәгәнмен?!” - дип кычкырып җибәрүемне сизми дә калганмын. Ничек, нигә?
Сәләй аганың туган авылы Байтуганга күрше булган Иске Усман авылында туып, аның сигезьеллык, соңрак Камышлы урта мәктәбендә укыганда да, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә мәшһүр тел һәм әдәбият галимнәреннән белем алганда да, башлангыч мәктәп өчен татар теле дәреслекләре, уку китаплары, методик хезмәтләр, дидактик материаллар, шулар арасыннан иң уникаль булган “Әлифба” китабы авторының якташым икәнлеге турында ишетмәгәнмен бит.
1992 елны Арча педагогия колледжында татар теле һәм музыка укытучылары өчен үткәрелгән зур семинардан соң оештырылган мәҗлестә Сәләй ага һәм аның укучысы танылган язучы Гариф Ахунов белән бер өстәл янында янәшә утырганда да, мин бу хакта хәбәрдар түгел идем. Әллә үзем игътибарсыз булганмынмы? Төбәгебездән чыккан танылган шәхесләрне биш бармагым кебек беләм дип исәпли идем бит үземне.
Ул чагында 84 яшендә булган җор телле, мәһабәт гәүдәле мәҗлестәшемнең үзен яшь егетләрдәй тотып безнең күңелне күрергә тырышуы, Гариф Ахунов белән чиратлашып, тормышта очраган төрле җитди хәлләрне дә мәзәк өстәп мавыктыргыч итеп сөйләве безне телсез калдырган иде. Без бары тик аның автордашы, хезмәттәше, гомерлек юлдашы һәм фикердәше Рәмзия апаның монда булмавының сәбәбен генә белешергә җөрьәт итә алдык.
Кунакчыл хуҗалар очрашуны һәрвакыттагыча оста оештырганнар: сурәткә төшәргә теләгән кеше өчен, өчаяклы фотоаппаратка кадәр көйләп куелган иде. Мәҗлес программасының семинар күтәргән мәсьәләләре чишелешен гамәлдә күрсәтү юнәлешендә корылуы һәм әлеге матур очрашу башыбызны шулкадәр әйләндергән булган: без шундый шәхесләр белән фотога төшүнең тарих өчен зур вакыйга булачагына соңыннан гына төшендек. Җитәкчебез Флюра Хафизова да, тормышта вак нәрсәләрнең дә әһәмиятле булуын яхшы белгән хезмәттәшем Рәгыйдә апа Габдуллина да соңрак кат-кат үкендек моның өчен.
Галим-мөгаллим якташымны телефоннан олуг юбилее белән котлау ниятеннән колледж директорының кабул итү бүлмәсенә ашыктым. Хәтерем сызыгыннан яшен тизлеге белән аның белән тәүге очрашуны үткәреп чыктым. Үзем күңелемне биләп алган сорауларга җавап эзлим. Кабат очрашулар насыйп булырмы?…
Өметләнүем бушка булмады: ничектер, җиңел итеп, Арча белән элемтәгә кердем, тиз арада Сәләй ага белән тоташтырдылар.
Якташы икәнемне аңлаттым, тәбрикләү сүзләрен җиткерә алдым. Җавабының беренче сүзләре исемдә калмаган. Ләкин аның сабыйларча сөенүле: “Рәмзийәәәә!!! Мине якташларым котлый!!! Алар мине беләәәә!!! Алар мине онытмагаааннн”, — дигән ачык дикцияле сүзләре, матур тембрлы тавышы һаман да колагымда яңгырый кебек.
Бу вакыйгадан соң дүрт ел үткәч, юллар мине кабат Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенә китерде. Бирегә без урта һөнәри белем бирүче педагогия уку йортлары студентлары арасында узачак татар теленнән республика олимпиадасына җыелдык.
Арчага мин Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгы боерыгы белән берлектә күңелемә кереп урнашкан олы максат – Сәләй ага белән очрашыр өчен дә килдем. Студентлар көч сынашкан арада, гадәт буенча, килгән укытучылар өчен төрле чаралар да оештырыла. Минем башымда бер генә уй: тизрәк якташымның өен табарга, үзен күреп сөйләшергә. Туган абыема мөрәҗәгать иткәндәй читенсенүсез колледж директоры Илдус Габдрахман улына теләгемне белдердем. Эшнең бөтен нечкәлеген дөрес аңлаган башлык Сәләй агага үзе шалтыратып, машина җибәрәсен әйтте, безнең күрешүне колледжга билгеләде.
Ләкин гомер буе якташлары игътибарына сусап, алар белән элемтәсе булмаудан күңелендә ятимлек сизеп яшәгән 94 яшьлек мәшһүр мөгаллимнең, бу очрашуга бару өчен, ниндидер йомыштан кайтып өлгерә алмаган машинаны көтәрлек тәкате калмаган: ул, таягына таянып, ярсып, колледжга үзе килеп җиткән. Аны каршы алырга без Мөнирә Әхмәтовна белән чыктык. Озак еллар бергә эшләгән хезмәттәше Мөнирә апа Исхакова олы кешенең җәяү килүенә борчылуын яшерә алмыйча: “Сәләй Гатович (Мөнирә апа аңа Гатович дип, дөрес итеп эндәшә иде), алай ярамый ич инде, светофор аша чыгу да куркыныч бит…”, - дип кисәтү ясамакчы булган иде. Әмма ул: “Ачык авызлар гына машина астына эләгә, ә мин юл йөрү кагыйдәсен яхшы беләм”, - дип ярым җитди, ярым шаяртып аның авызын йомып та куйды.
Сәләй ага белән без күп нәрсәләр турында сөйләштек. Камышлы, Байтуган, Яңа Усман авылларын искә төшердек. Андагы үзгәрешләр телгә алынды. Мин аның безнең авылда булу-булмавы турында сорадым. Ул безнең авылга кияү егете булып баруы, Нурмөхәммәт исемле егеткә мәчет янындарак урнашкан бер йорттан Байтуганга кыз алып кайтуларын сөйләде. Гәптәшемнең бу сүзләре минем күңелемә хуш килде. “Димәк, Сәләй ага, сез безнең Иске Усман авылына аяк баскан кеше булып чыгасыз. Димәк, Мәтеби (халык телендә авылыбыз Иске Усман атамасы) җире сезнең аяк эзләрен саклый,” - дидем. Әллә минем артык ваклануымны өнәмәде, әллә кияү егетенең дәрәҗәле кеше булуын ныклап аңлатырга теләдеме: “Аяк эзләре генә түгел, кияү егете булып, тарантаста, җилдереп, кыз алып кайттым мин сезнең Мәтебидән,” — диде.
Мин алар төзегән дәреслекләр, методик хезмәтләр белән озак еллар эшләвем турында сөйләдем, алар белән горурлануымны яшермәдем һәм үземнең дә кечкенә генә методик кулланма чыгаруымны әйтеп, кулланманы аңа бүләк иттем. Бүләгемне алгач, фамилиямә игътибар итте, Хуҗа Әхмәт Ясәви килене дип шаяртып, ХII гасыр суфичылык поэзиясе вәкиле, ислам динен таратучы шәех турында сөйләп алды. Аннан соң әлеге методик кулланманы игътибар белән карап чыкты һәм аңа югары бәя бирде. Һөнәри осталык баскычының иң югары басмасына күтәрелгән мөгаллим, уникаль гыйльми хезмәтләр авторы, нәрсә генә турында сөйләшсәк тә, педагогикадан, рус әдәбиятыннан, шәрык әдәбиятыннан, тарихтан ике телдә мисаллар китерде, бик еш кына Аллаһы Тәгаләне искә алды. Аның шул яшендә дә рус телендә акцентсыз сөйләшүенә, җор теленә, зиһен зирәклегенә, аек акылына, хәтеренең яхшылыгына таң калдым. Шушы яшендә дә һаман гыйльми хезмәтләр чыгара алуына бу очрашуга кадәр булган беркадәр икеләнүләрем инде юкка чыккан иде.
Санаулы вакыт тиз үтә, саубуллашыр чак җиткәч, ул ничектер моңсуланып калды. “Ник син элегрәк килмәдең, ник без иртәрәк очрашмадык, кызым?” — дигәндә, көр тавышы кинәт калтыранып китте. Машинага утырганда ул ничектер үзгәреп китте. Баягы төртмә телле, шаян, киң эрудициясе йөзенә, теленә чыккан якташым әллә ничек сүз табалмый торды, кечерәеп калгандай булды, күзләре яшьләнде, машинага утыру җаен таба алмаган кебек азапланды. Арча педагогия колледжының биек баскычында басып калганда, мин бер генә теләк теләдем: “Я Раббем! Озын, авыр сынаулы, әмма бәрәкәтле гомер биргәнсең бу бәндәңә, бир тагын бераз, кызганма. Бу очрашуыбыз сәбәп булмасын иде аның китүенә”. Теләгем кабул булды. Сәләй ага әле тагын берничә ел яшәп, бакыйлыкка 96 яшендә генә күчте.
2005 елда Арча безне “Әлифба” — милли һәм гомуммәдәни казаныш: үткәне, бүгенгесе, киләчәге” исеме астында республика фәнни-методик семинарга җыйды. Семинар Сәләй Гатат улы Вагыйзов һәм Рәмзия Рәмзия Гыйлаҗ кызы Вәлитованың якты истәлегенә багышланган иде.
Гөлсинә Ясәбиева (Гарифуллина).
Яр Чаллы шәһәре.
Май, 2015 ел.
Просмотров: 1925
Мин 1969 — 1973 елларда Арча педагогия училищесында укыдым. Татар теленнән безне 3 ел буе Сәләй Гатыч Вәгыйзов укытты. Кайвакытта аның урынына безне Рәмзия Гыйләҗевна Вәлитова ( Сәләй аганың хатыны) да укыта иде. ( Самарада Рәмзия Гыйләҗевнаның икетуганы — минем дустымның кайнанасы Мөнҗия апа — күршедә генә яшәде!) Исемдә, беренче елда беренче семестрда Сәләй ага миңа татар теленнән 3 -ле куйган иде. Минем: «Нигә миңа 3-ле куйдыгыз Сәләй абый?» дигән соравыма ул : » Сеңелем, син бит — мишәр кызы, мишәрчә сөйлисең, «әтәчкә — кучат, пычакка — пыцак» дисең, шуңа 3-ле куйдым ,-» диде. Мин моңа бик гарьләндем. «Сәләй абый, безнең Түбән Норлат авылында әтәч — әтәч, ә пычак — пычак була», — дидем. Икенче семестрдан башлап Сәләй Гатыч миңа гел 5-ле билгесен куя торган булды. (1973 нче елда ул лаеклы пенсиягә киткәч, безне татар теленнән Мөнирә апа Исхакова укытты.) Арча педучилищесында укыганда Илдус абый Сәгъдиев безгә 4 ел буе математикадан белем бирде, хәтта 1970 — 1972 нче елларда минем класс җитәкчем дә булды. Бу мәкаләне укыгач, үземнең яшьлегемә, Арча педучилищесы студенткасы булган елларга кайткандай булдым.