Килен каенана туфрагыннан, диләр бит…

Саимә әби Гыйль­фанова килене Мәгърифә апа белән.

Саимә әби Гыйль­фанова килене Мәгърифә апа белән.

Кеше җир йөзендә күбрәк яшәгән саен, акыл, тормыш тәҗрибәсен дә күбрәк туплый. Камышлы райо­нының Иске Усман авылында яшәү­че унынчы дистәне ваклаган Саимә Нәбиулла кызы Гыйльфанова нәкъ шундыйлардан.

- Бөек Ватан сугышы елларында безне, унбиш яшьлек  кызларны, тормыш чыбыркысы җитәрлек суккалады.  Тракторчы булып эшли башлагач, дустым Галимә Каюмова һәм башка кызлар белән курсларда укып, һөнәр үзләштерергә туры килде. Шунысы истә калган: Яңа Усман авылында урнашкан машина-трактор станциясе (аны ул вакытта МТС дип кенә йөртәләр иде) директоры рус кеше булганлыктан, бер кәлимә русча белмәгәч, гел арадашчы аша сөйләшә идек. МТСка җәяү барганда да, анда ирләр эшен башкарганда да, гел өзелеп ашыйсым килә иде. Эшкә барганда юл кырыендагы көнбагыш басуындагы көнбагыш эшләпәләрен өзеп куям да кичен аларны өйгә алып кайтам. Ач чакта тамак ялгарга ярап тора иде шунда, — дип исенә төшереп сөйли Саимә апа.

Сугыштан соң авылга ир-егетләр кайта башлый. Шу­ларның Абдулла исемлесе үзенә пар итеп Саимәне сайлый. Бер-бер артлы Рәүф, Рөс­тәм, Халикъ исемле уллары туа.

Тик тигез тыныч тормыш озакка бармый, гаилә көтмәгәндә таркала. Өч баланы аякка бастыру авырлыгы тулысынча Саимә җилкәсенә төшә. Ул көн саен ат җигеп, колхоз фермасыннан унбиш-егерме чакрым ераклыкта урнашкан май заводына сөт ташый.  Кышкы ачы суыкларда аяклары өшеп кайткан чаклары да булгалый. Тик барсына да чыдый Саимә. Бераздан ул өр-яңа өй салып керә. Үсеп җиткән уллары да әнкәләренә булышалар.

Мәктәптә җыештыручы булып эшләгән елларда бинаны җылыту өчен урман кисеп, утын хәзерләргә дә туры килә аңа. Авыл Советына депутат булып сайлангач, авылдашларына үзенең төпле, акыллы киңәшләрен биреп, ярдәм итеп тора. Шуның өчен күп рәхмәт сүзләре ишетә ул.

Туксан яше тулу уңаеннан Камышлы районы җитәкчесе Рафаэль Баһаутдинов  Саимә апаның өенә килеп,  шушы олуг юбилее белән тәбрикләгән. Тыл ветераны буларак, ул орден белән дә бүләкләнгән.

Шәхси тормышына кил­гәндә, Саимә Рәүф улының хәләл җефете Зөлфирәнең ялгыз әтисенә  тормышка чыга һәм алар бер-берен хөрмәт итеп яшиләр. Олыгая төшкәч, Иске Усман авылында яшәүче уллары Рәүф һәм Зөлфирә тәрбиясендә гомер кичерәләр. Хәзер Саимә әбинең ире вафат инде.

- Әнкәй — безнең өчен бик кадерле кеше. Чөнки ул минем каенанам гына түгел, әнием дә, сердәшем дә, киңәшчем дә. Мин аның турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтә алам, — дип сөйләде Зөлфирә ханым Саимә әби турында.

Улы Рөстәмнең (ул да мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын) хатыны Мәгърифә апа да (ул “Бердәмлек” газетасының актив хәбәрчесе) каенанасын мактап бетерә алмый.

Саимә әбинең өченче улы Халикъ та үз гаиләсе белән шушы ук авылда яши. Әбекәйнең бүгенге көндә унбер оныгы, ундүрт оныкчыгы бар. “Нәсел дәвамчыларым бит алар минем”, — дип горурланып сөйли оныклары һәм оныкчыклары турында Саимә әби.

Нурзилә ХӘЛИМОВА.

Иске Усман авылы,

Камышлы районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1908

Комментирование запрещено