Мәчетләребезгә Гает намазына рәхим итегез, мөхтәрәм дин кардәшләребез! / Приглашаем единоверцев на праздничное благослужение!

20c1eea77e266f569c57ce10162bf74824 сентябрь – Корбан гаете көне

Хөрмәтле мөселман һәм мөслимә кардәшләребез!

Бөтен Ислам галәме өчен ел әйләнәсендә иң изге төн­нәр рамазан аеның соңгы ун төне булса, иң изге көннәр — зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне, әлбәттә. Аллаһ Тәгалә теләсә, быел ул 15 сентябрьдә башланып, 24 сентябрьдә ун зөлхиҗҗә-корбан көннәре бе­лән тәмамланачак. 23 сен­тябрьгә туры килгән ту­гызынчы зөлхиҗҗә — Га­рә­фә көне, ха­җилар Гарәфә үзәнлегендә җыелып, догалар кыла торган көн. Бу көнне руза тоткан һәр мөселман үткән һәм киләчәк елның гөнаһларыннан арыначак.

Шушы көннәрдә дөньяның бөтен почмакларыннан мөсел­ман кардәшләребез, атабыз Ибраһим пәйгамбәрнең чакыруына җавап биреп, изге Мәккә, Мәдинә җирләрендә изге хаҗ гыйбадәтен башкару өчен җыелдылар. Алар­ның барысы да бер дин, бер шә­һадәт астында бер Ал­лаһның ризалыгын өмет итәләр. Олуг Корбан көнендә мөселман кардәшләребез, Ал­лаһ Тәга­ләгә шөкер итеп, хәләл малла­рыннан корбан ките­рә­ләр. Һичшиксез, Аллаһка мал­ла­рыбызның ите дә, мае да, йоны да ирешми,тик безнең тәквалыгыбыз һәм буйсынуыбыз ирешә. Корбан чалу илә адәм баласы гөнаһларыннан арына, байлыгын пакьли, тормыш бәрәкәтен арттыра.

Газиз кардәшләрем, барчаларыгызны да ихлас күңелдән шушы иң олуг бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Раббымыз Аллаһ гаиләләрегезгә саулык, ныклы иман насыйп итсен, илләребезгә иминлек, бәрәкәт биреп, корбанлыкларыбыздан башка кан коюлардан сакласын. Амин.

24 сентябрьдә Самарның Җәмигъ мәчетендә, шулай ук өлкә­безнең барлык мәчетләрендә иртәнге намаз 5 сәгать 30 минут­та, Гает намазы 7 сәгать 10 минутта укылачак. Мәчетләре­безгә намазга рәхим итегез, мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Иң изге догалар белән Самар өлкәсе мөселманнарының

региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти

Талип хәзрәт Яруллин.

* * *

Уважаемые единоверцы!
 
24 сентября — праздник Курбан-байрам.  Приглашаем вас на праздничную проповедь! Время проведения утреннего намаза —  5:30, праздничного —  7:10.
Праздничные богослужения пройдут в мечетях Самары по адресам:
  • Соборная мечеть - ул.Стара Загора, д.54, тел.: 951-95-53;
  • Историческая мечеть - ул.Алексея Толстого, д. 61а, тел.: 340-74-65;
  • Махалля №932 — ул.Малый тупик, д.127, тел.: 261-63-35;
  • Мечеть поселка Кряж - Новокуйбышевское шоссе, д.2а, тел.: 330-06-54;
  • Мечеть «Булгарское возрождение» - ул.Чекистов, д.49, тел.: 8-903-30-190-97

Региональное Духовное управление мусульман Самарской области.

Просмотров: 1981

Комментирование запрещено