Хәмидуллиннар олыгаеп килгән көннәрендә тиз арада ике катлы өр-яңа өйләрен салып керделәр, каралты-кураларын өлгерттеләр (ФОТОСУРӘТЛӘР)

image (5)

Илдар әфәнде Хәмидуллин.

Минем күршеләрем — Илдар әфәнде һәм Асия ханым Хәмидуллиннар — олыгаеп килгән көннәрендә Яңа Ярмәк авылыннан Камышлы район үзәгенә  килеп урнаштылар. Тиз арада алар сары нарат бүрәнәләреннән ике катлы өр-яңа өйләрен салып керделәр, мунчаларын, абзарларын һәм келәтләрен өлгерттеләр. 

Әлеге күркәм гаилә турында «Бердәмлек» газетасының төньяк районнары буенча үз хәбәрчесе Нурсинә ханым Хәкимова да язып чыккан иде инде. Мин дә уңган-булган Хәмидуллиннарның йортларын фотосурәтләргә төшереп, «Самар татарлары» сайтын укып-күзәтеп баручыларга тәкъдим итәргә булдым әле.

Асия ханым һәм Илдар әфәнде инде күптәннән лаеклы ялда булсалар да, берничә бакча эшкәртеп, сатуга яшелчәләр  үстерәләр, аннан үз хужалыкларыннан җыелган уңышны урнаштыру белән шөгыльләнәләр.  Утарларында күпләп мал-туар да асрыйлар. Балалары Айдар, Ләйсән, Айнур, Илнур да үсеп җитеп, бүген кайсы кайда үз тормышлары белән яшәп яталар.

Күршеләремнең уңганлыгына хәйраннар калам мин. Хәмидуллиннарның эшләрен тиз, җиренә җиткереп, оста итеп башкарулары гаҗәпләндерә һәм сокландыра. Илдар әфәнде, бер карыйсың, утын яра, икенче карыйсың, печән алып кайткан яисә себерке бәйли. Аның тормыш иптәше Асия ханым – үзенә бигрәк тә тиң килгән. Аш-суга да оста ул, яңа өйнең һәр почмагыннан җан җылысы, хуҗабикә тырышлыгыннан аклык, пакьлек бөркелеп тора.

Безнең татар халкы элек-электән үзенең йорт-җирен, хуҗалыгын тәртипләп, нык итеп карап торырга өйрәнгән. Бүгенге көндә Хәмидуллинннарның мәһабәт өйләре күзне иркәли, урамыбызга ямь өсти, йортлары тормышның, көнкүрешнең ныклыгын күрсәтә. Өйләренә килеп керсәң, гөлт итеп көлеп тора, чисталык, тәртип, һәр нәрсә үз урынында. Болар барысы да – зур тырышлык, хезмәт сөючәнлек нәтиҗәсе, билгеле.

image (17)image (1)image (5)

image (15)image (16)image (8)image (9)image (11)image (13)image (12)image (14)

image (18) image (19)

 «Терра-Камышла» дип аталган төркемне алып баруда актив катнашучы Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНГАЛИМОВА.
*

КОНТЕКСТ:

Яңа өйдә Яңа елны каршылау

Просмотров: 1814

Один комментарий

  1. молодец-золотые руки-АЛТЫН КУЛ!