Сугыш илебезгә күпме кайгы-хәсрәт китергән, күпме бала ятим калган. Минем бабам Салихҗан Галиуллин да — шул ятимнәрнең берсе… Гомере буена ”әти” дигән сүзне әйтү бәхете тимәгән аңа, чөнки әтисе сугыштан әйләнеп кайтмаган…
Бабамның әтисе — Шәрифулла бабам, Фаһирә әбиемне һәм дүрт баласын калдырып, сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә һәм 1941 елның декабрендә сугышта батырларча һәлак була. Авылдашыбыз Хәниф Хәсәншин белән бергә булалар алар. Фаһирә әбиемә бабамның командиры Василий Облаев аның ничек батырларча һәлак булуы турында хат язып җибәрә. Ул хат безнең гаилә архивыбызда әле дә саклана.
Салихҗан бабам, кечкенә буйлы булса да, орчык кебек бик тә җитез булган. Йорттагы бөтен вак-төяк эшләр аның кулы аша үткән.
”Кара таңнан уракка чыгып киткәндә, йоклаган көе яшь ярымлык Гакиләмне сәкегә бәйләп китә идем. Үзе ашар дип, янына ипи кыерчыгы белән чәй куеп калдырам. Тик мин кайтканчы барсы да куйган урынында тора иде”, — дип сөйли торган булган Фаһирә әбием үзенең балалары турында.
Тормышның ачысын-төчесен татып үскәнгәме, минем Салихҗан бабам нык ихтыярлы, башлаган эшен җиренә җиткермичә туктамый торган тырыш кеше иде.Туган җир, аларны иркәләп үстермәсә дә, үз итте. Бабам үзенең бөтен гомерен туган җире белән бәйләде, туган авылына,халкына хезмәт итте, гомер буе аңа тугрылыклы булып калды. Салихҗан бабам да хәзер мәрхүм инде. Мин аны бик сагынам, юксынам һәм үземнең бабамнар белән горурланып яшим.
Динар ГАЛИУЛЛИН,
Денис урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы.
Шенталы районы.
Просмотров: 1786