Десантчыларны үстерә дә, данлый да беләбез

5jgB8nq7-PcМәчәләй авылын Галиулла углы Рафаэл Бәхтиевсез күз алдына да китереп булмый. Ул атаклы эшсөяр. Похвистнево районы күләмендә Һава Десантчылар Гаскәре җәмгыятенең рәисе. Җәмәгатьчелек Шурасында эшли. Үз округында депутатлык вазыйфаларын башкара. Кибетләр тота. Түгәрәкләп шуны әйтә алабыз — ул актив ир заты.

Мәчәләй авылында нинди генә чара уздырсалар да, Рафаэл Бәхтиевсез узмый. Тантаналарны уздырырга акчалата да ярдәм итә. Азык-төлек тә бирә. Һава десантчыларының 80 еллыгын зурлап уздырды. Олы яшьтәге десантчыларны юбилей медальләре белән бүләкләде. Алар түбәндәге каһарманнарыбыз: Минегали углы Таһир Булатов, Абдулла углы Хөснулла Максютов, Шәйхетдин углы Сәйфулла Рәхмәтуллин, Галим углы Әхмәтзыя Мамышев.

Югарыда телгә алынган батырларыбыз бүгенге көндә динебез Исламга хезмәт итәләр. Таһир абый — авыл имамы. Хөснулла абый — мәэзин. Аның өстенә моңлы тавышы авыл азанны яңгырата. Әхмәтзыя абзый — ике мәртәбә хаҗда булды. Сәйфулла абый — мәчет активисты. Мәчәләйнең даһи каһарманы, 30 яшендә Әфган сугышында һәлак булган, Кызыл Йолдыз Ордены белән бүләкләнгән Галиулла углы Абдулла Аитов исемен авыл мәктәбе йөртә. Абдулла Аитовны догаларыбыздан калдырмыйбыз.

Мәчәләй авылында ватанпәрвәрлык хисләрен тәрбияләүдә Рафаэл Бәхтиев армый-талмый эшли. Ходай Тәгалә үзенә исәнлек, озын гомер, бәхет һәм бәрәкәтле маллар биреп торсын иде.

Шамил МАМЫШЕВ.

Похвистнево районы,

Мәчәләй авылы.

«Сәлам».

Просмотров: 1701

Комментирование запрещено