Рустам Минниханов поздравил татарстанцев с Курбан-байрамом и принял участие в намазе в мечети «Кул Шариф» / Рөстәм Миңнеханов мөселманнарга мөрәҗәгать итте һәм Кол Шәриф мәчетендә узган Гает намазында катнашты (ВИДЕО)

namazПрезидент РТ Рустам Минниханов поздравил мусульман Татарстана с праздником Курбан-байрам, поздравление опубликовано на сайте правительства республики.

«В эти благословенные дни во всех мечетях верующие возносят молитвы Всевышнему, взывая к миру, покаянию и милосердию. Каждый из нас мечтает о том, чтобы его искренняя жертва была принята, а слова услышаны всемогущим Аллахом. Мы верим в то, что общие для всех мировых религий идеалы добра, любви и справедливости поселятся в душе каждого человека, положив конец межрелигиозным распрям и братоубийственным войнам», — говорится в поздравлении.

Минниханов подчеркнул, что в Татарстане проживают представители многих национальностей и религий, поэтому с особым уважением отмечается не только Курбан-байрам, но и другие религиозные праздники. Однако у мусульман «всегда распахнуты двери и сердца» для тех, кто готов с ними разделить радость Курбан-байрама. «Пусть же нынешний Курбан-байрам будет еще более щедрым и счастливым! Искренне желаю вам милости Всевышнего и помощи во всех ваших благих делах! С праздником, уважаемые татарстанцы!» — добавил президент РТ.

Сегодня президент РТ Рустам Минниханов принял участие в праздничном намазе в мечети «Кул Шариф» в честь Курбан-байрама, также сообщает пресс-служба правительства республики.

К верующим обратился муфтий Татарстана Камиль Самигуллин, который призвал всех мусульман к единству, поддержанию добрососедства. Также он пожелал всем, чтобы праздник был благодатным, принес здоровье, радость и счастье.

К мечети прибыли более тысячи человек. Те, кому не хватило места в здании, разместились на площадке возле мечети. Также состоялась праздничная молитва.

* * *

Бүген Татарстанның барлык мәчетләрендә Корбан гаете чаралары үткәрелә.

Иртән Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчетендә бәйрәм вәгазе сөйләп һәм гает намазы укылды. Бәйрәм намазын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин уздырды. “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе Кол Шәриф мәчетендә үткәрелгән төп бәйрәм тантанасын, республикабыз мөселманнары да күзәтә алсын өчен, туры эфирда күрсәтте.

Казанның һәм республиканың иң зур мәчете төп бәйрәм чарасында катнашырга теләүчеләрне сыйдыра алмады, шуңа күрә мөселманнар Казан Кремлендә мәчет каршындагы мәйданга да җыелды. Бәйрәм намазына килүчеләр арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин бәйрәм чарасында мөселманнарны котлады һәм Корбан бәйрәме чыганаклары турында сөйләде.

ТР мөфтие, ислам кануннары буенча корбан ителгән терлек ите өч өлешкә бүленергә тиешлеген искәртте. Бер өлеше фәкыйрь һәм аз керемлеләргә, икенче өлеше кунаклар сыйлау өчен, бары тик өченче өлеше генә хуҗага кала. Әмма күп кенә мөселманнар корбан ителгән терлек итен тулысынча өләшә, дип билгеләп үтте Камил хәзрәт.

Татарстан мөфтие бәйрәм вәгазендә, бәйрәмнең мәгънәсе корбан чалу гына түгел, ә бу йола аша «Аллаһка якынаю» да, диде. Мөселманнар фәкыйрьләрне ашатырга, ятимнәр турында кайгыртырга, ярдәмгә мохтаҗлар белән күңел җылысын уртаклашырга тиеш, дип искәртте республика мөфтие.

Соңыннан Кол Шәриф мәчетендә бәйрәм намазын укылды.

Моннан тыш, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, «Яңа гасыр” телеканалы белән берлектә, “Ярдәм” фондының “Гаилә җылысы” инвалид ятимнәрне тернәкләндерү приютындагы балаларга ярдәм итү максатыннан, бүген «Сөючеләр фида кыла» телемарафонын уздыра.

Марафонда катнашу өчен 7715 номерына «Нур» сүзен язып SMS җибәрергә кирәк һәм телефон счётыннан инвалид ятим балаларның тернәкләндерү үзәге счетына 50 сум акча алыначак (төгәл сумма операторга бәйле). Сәдака бирергә теләвегезне раслауны сорап, җавап SMS киләчәк. Бу бик мөһим: раслаусыз акчаларыгыз балаларга барып җитми.

Әгәр зуррак сумманы җибәрергә теләсәгез, «Нур» сүзеннән соң буш ара (пробел) калдырып, күчерергә теләгән суммагызны языгыз. Иң мөһиме – расларга онытмагыз. Шул рәвешле, 7715 номерына «Нур» сүзе белән SMS яки «Нур» буш ара (пробел) һәм сез күчерергә теләгән сумманы язып SMS җибәрергә кирәк.

 Искәртеп үтәбез: 2013 елда үткәрелгән телемарофон нәтиҗәсендә, Теләче районының Җөри авылында ике бина алынды, үзәкне оештыру эшләре җайга салынды. 2014 елда марафонда катнашучылар ярдәмендә биналар әнисез, әтисез, аның өстенә сәламәтлекләре начар булган балаларны кабул итәрлек дәрәҗәгә җиткерелде. Балаларга махсус медицина җиһазлары алынды, үзәкнең тирә-юнендәге җирлек тәртипкә китерелде. 2015 ел башында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге үзәккә махсус җайлаштырылган микроавтобус бүләк итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Корбан бәйрәме уңаеннан, мөрәҗәгать итте.

“Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары!
Кадерле ватандашлар!

Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Бу изге көннәрдә барлык мәчетләрдә дин кардәшләребез тынычлыкка, тәүбәгә һәм мәрхәмәткә өндәп, Аллаһыга ялвара. Барчабыз да ихластан китергән корбаныбыз кабул ителсен, йөрәктән чыккан сүзләребез бөек Аллаһ тарафыннан ишетелсен дип тели. Барлык дөнья диннәре өчен уртак булган игелек, мәхәббәт һәм гаделлек идеаллары һәр кешенең күңелендә урын алыр һәм динара талашларны һәм сугышларны туктатыр дип ышанабыз.

Күпләгән милләт һәм дин вәкилләре тынычлыкта һәм татулыкта яшәп килүче Татарстанда Корбан бәйрәме, башка мөселман, христиан һәм яһүд бәйрәмнәре кебек үк, зурлап уздырыла. Шул ук вакытта кунакчыллык, хәйриячелек һәм якыннарны кайгырту традицияләре үзгәрешсез кала. Республика мөселманнарының ишекләре һәм йөрәкләре чын дуслар һәм изге тантана шатлыгын уртаклашырга теләүче һәркем өчен ачык.

Әлеге Корбан бәйрәме тагын да мул һәм юмарт булсын! Сезгә Аллаһы тәгаләнең рәхим-шәфкатен, аның изге эшләрегездә ярдәм бирүен телим!

Бәйрәм белән, хөрмәтле татарстанлылар!” – диелә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов тәбрикләвендә.

tat.tatar-inform.ru

Просмотров: 1796

Комментирование запрещено