Саимә МОРЗАХАНОВА: «Бәйрәм мөбарәк булсын!»

imageГаетебез мөбарак булсын,
Бу көн олуг бәйрәмдер!
Барлык мөселман дөнйасын
Бер Аллаһым сөендер.

Бу иң изге бәйрәм
Олылап корбан чалалар.
Урам буйлап тәкъбир әйтеп
Иман йортына баралар.

Көчсез, мохтаҗ бәндәләрне
Мәхрүм итмик ярдәмнән.
Кылган барча игелекләребез
Үзебезгә кайтыр яңадан.

Изгелекләр риядан булмый,
Шатлык, сөенеч китерсен.
Йортларыбызга бәракәт иңсен,
Бәйрәм мөбарәк булсын!

Саимә МОРЗАХАНОВА. 

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Сәлам».

Просмотров: 1781

Комментирование запрещено