Аллаһыга тагын да якыная төштек… / В Самарской области Курбан-байрам прошел без чрезвычайных происшествий (ВИДЕО)

NEnzOVU7Iy0Быелгы Корбан бәйрәме, эш көненә туры килсә дә, Самараның һәм өлкәбезнең иң зур гыйбадәтханәсе булган Җәмигъ мәчете гает намазында катнашырга теләүчеләрнең барсын да сыйдыра алмады. Әле 5 сәгать 30 минутта укылган иртәнге намазга кадәр үк бинаның өч каты да халык белән шыгрым тулган иде инде. Шуңа күрә мәчеткә сыймаучылар намазларны мәчет каршындагы мәйданда укыдылар. Шунысы яхшы: тантана тулысынча радио челтәре аша йортка да яңгыратылып торды.

Иршат хәзрәт Сафин вәгазъ сөйли.

Иршат хәзрәт Сафин вәгазъ сөйли.

Өлкә мөселманнарының Ди­ния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинның Мәскәүдә яңа Җәмигъ мәчетен ачу тантанасында катнашып, кайтып җитмәве сәбәпле, бу юлы Корбан гаете намазын Самараның Җәмигъ мәчете имамы Иршат хәзрәт Сафин уздырды. Ул, җыелучыларны шушы зур бәйрәмебез белән котлаганнан соң, татар һәм рус  телләрендә бик тә аңлаешлы итеп Корбан бәйрәменең чыганаклары турында сөйләде. Бәйрәмдә катнашучы мөсел­маннарның күпчелеге татар милләтеннән булмыйча, башка милләт кешеләре булганга, бу гамәл бик тә дөрес иде. Вәгазь сөйләүче бәйрәмнең мәгънәсе корбан чалуда гына түгел, ә шушы йола аша “Аллаһыга якынаю”да дип аңлатты.  Мөселманнар фәкыйрьләрне ашатырга, ярдәмгә мохтаҗлар белән күңел җылысын уртаклашырга тиеш, дип искәртте ул.

Гает намазы алдыннан бәйрәмгә килүчеләргә төрле урыннардан — дәүләт, дин оешмалары җитәкчеләреннән күпсанлы котлау телеграммалары һәм хатлары алынуы турында хәбәр җиткерелде. Ә Самара өлкәсе губернаторы Николай Иванович Меркушкинның котлавы тулысынча укылды.

Соңыннан Җәмигъ мә­четендә тигез сафларга басып, мөселманнарыбыз бәйрәм намазын укыдылар.

курбан

Корбан сарыклары.

Намаз тәмамлануга, мәчет бинасы һәм аның бөтен тирә-юне яңадан тәкъбир авазлары белән тулды. Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр …!

Бу көнне гает намазлары, Самараның Җәмигъ мәчетеннән тыш, Алексей Толстой урамындагы Тарихи, Малый Тупик тыкрыгындагы Иске, шулай ук Кряж бистәсендәге, Чекистлар урамындагы “Болгар яңарышы”, өлкәбезнең шәһәр һәм авылларындагы барлык мәчетләрендә дә укылды.

Бәйрәм намазы тәмам­лангач, Аллаһы ризалыгы өчен, аның хөрмәтенә Самараның Җәмигъ мәчетендә генә дә йөздән артык сарык корбанга чалынды.

 

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

 «Бердәмлек».

* * *

Самар Корбан гаетендә татулыкка мәдхия яңгырады

Корбан гаете намазының иртәнге 7 сәгать 10 минутта башлануы турында алдан ук игъланнар бирелгән иде.

Төнге сәгать 3 белән 4 арасында Самар Җәмигъ мәсҗиденең намаз урыннары инде халык белән шыгрым тулы булды.

Чынлап торып әйткәндә, төнге сәгать 12дә үк мәсҗид йорты нурга күмелде. Китап укырлык кояш яктылыгы барлыкка килде.

Саф-саф өстәлләр тезелгән. Һәммәсендә — дини һәм милли атрибутика. Һәркемнең күңеленә хуш килердәй ислемайлар тезелгән.

Төн уртасы булуга карамастан, егетләрнең йөзләрендә — елмаю, туганлык, кардәшлек җылысы.

Намазлык өстендә 30 – 40 яшьлек ирләрнең, аяк бөкләп, тәсбих тартып утырулары, итәкләрендә планшет, кулларында дини китаплар булу Гает мохитын көчәйтеп тордылар.

Соңгы елларда Гает намазына кичен килеп утырулар гадәти хәлгә әйләнеп бара.

Яшь кенә егетләрнең шүрлектән Изге Китабыбыз Коръәни-Кәримне алып, аны тыныч кына укуларын күзәтеп тору самарлыларның динебез Исламдагы әхлаки бизмәннәрне Аллаһы Тәгалә чыганагыннан алулары өмет уята.

Меңләгән ирләрнең:

Әллаһу әкбәр,

Әллаһу әкбәр,

ләәә иләәһә илләл лааһу

үәллааһу әкбәр,

Әллаһу әкбәр,

үә лилләәһил хәмде”, — дип

тәкбир әйтүләре Ходай Тәгаләне зурлау, олылау булып та яңгырады, төрле милләттәге мөселман кардәшләребезне якынайтты, дуслык хисләре уятты, тәннәребезгә рухи сихәтин (витамин) булып сеңде.

Күкрәк тутырып, йөрәк түреннән чыккан авазлар дөнйаны оныттырып, безләрне илаһи бер галәм биеклегенә күтәреп җибәрделәр.

Гает тантанасының сере шунда ки, биредә яше дә, карты да, җирле асаба (төп халык) да, Каф тауларыннан, Азия чүлләреннән килгәннәр дә — барчасы да оҗмах сукмагына басарга теләүчеләр иде.

Гает вәгазен гаҗәеп зур осталык һәм поэтик мәкам белән өлкән имамыбыз Иршат Сафин хәзрәт алып барды. Һәр фикере Коръәнгә һәм Аның хәдисләргә нигезләнде, һәр сүзе йөрәккә сеңеп барды, һәр җөмләсе ышанычлы булды.

Атаклы миллионер шагыйребез, алтын приисклары хуҗасы Дәрдмәнд поэзиясе биеклегендә яңгыраган эчтәлеген:

Мөселманнар гадел булырга тиешләр,

иң яхшы кешеләр – корбан чалучылар,

иң зур бәйрәмебез – Корбан гаете,

иң гүзәл җир – мәсҗидләребез,

оҗмах капкалары мәсҗидләрдә ачыла”, — дигән фикерләрне Иршат хәзрәт бәйнә-бәйнә чәйнәп каптырды.

Чит мәмләкәтләрдән килеп, Самарда хезмәт итүчеләргә башка мохитта ничек дөрес һәм тату яшәргә кирәклеген тәфсилләп сөйләде.

Озын-озак тоткан нотыкны намазчылар гаҗәеп зур игътибар белән тыңладылар.

Ә үрнәкләр алырга тәҗрибә бар.

Татарлар гомер-гомергә башкалар белән татулыкта булдылар.

Корбан бәйрәме барлык Самар мөселманнарын берләштереп, традицион Ислам идеалларын тормышка ашыруда ярдәм итсен”, — дигән үзенең тәбрикнамәсендә Губернаторыбыз Николай Меркушкин.

Самар Җәмигъ мәсҗидендә Гает вәгазен 10 меңгә якын кеше тыңлады. Бәйрәм намазы тәмамлангач, йорт тулы халык кочаклаша-кочаклаша сөйләште, бер-берсенә мәрхәмәтлелек хисләрен күрсәтеп, сагыну хисләрен белгертте.

Йә Раббым, бу хисләр Самар урамнарына да таралсын иде…

Шамил БАҺАУТДИН.

«Сәлам»

* * *

117 тысяч человек из Самары и Тольятти побывали на празднике

24 сентября началось празднование Курбан-байрама. В Самарской области в этот день тысячи мусульман посетили мечети. Праздничные намазы прошли в 7:10 утра. Главной площадкой стала Самарская Соборная мечеть на ул. Стара Загора.

Основные мероприятия состоялись в Самаре и Тольятти, в них участвовали почти 17 тысяч человек. Порядок на празднике обеспечивали около 60 полицейских и 10 представителей частных охранных организаций. Курбан-байрам прошел без ЧП, сообщили в облМВД.

Просмотров: 2049

Комментирование запрещено