Мөселманнарның иң зур һәм мөбарәк бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете. Корбан чалу Аллаһы Тәгалә тарафыннан Аңа ел буена биргән нигъмәтләренә шөкер итәр өчен әмер ителгән.
Кичә шушы бәйрәм уңаеннан Яңа Ярмәктә яшәүче үзбәк милләттеннән булган дин кардәшләребез авыл халкын корбан итеннән хәзерләнгән пылау белән сыйладылар. Чара ачык һавада, мәчет янында үтте. Бирегә әби-бабайлар, апа-абыйлар һәм мәктәп укучылары җыелды. Урта Азиядән кайтып урнашкан дин кардәшләребез көчле тавышлары, мәкам белән сүрәләр дә көйләде, бу вакытта әбиләрнең күзләрендә яшьләр күренде.
Корбан бәйрәме көнендә кылган догаларыбыз кабул булсын, изге ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Йортларыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә – иман нуры, бу чараны оештыручыларга иминлек, тынычлык һәм мәхәббәт хисләре иңсен иде.
Барыбыз да изгелек эшләргә ашыгыйк, дин кардәшләребез!
«Одноклассники» социаль челтәрендәге Яңа Ярмәк авылы төркеменең модераторлары Сания НУРЕТДИНОВА һәм Галия ВӘЛИӘХМӘТОВА (төркемнең администраторы — Алия АРСЛАНОВА).
Камышлы районы.
КОНТЕКСТ:
Для узбекских семей из Киргизии село Новое Ермаково стало второй родиной
* * *
На выборах в татарском селе участвовали не только соплеменники, но и представители узбекской диаспоры (ФОТООТЧЕТ)
* * *
Авылыбызда гыйбадәт юлы өзелмәсен иде…
Просмотров: 1856
машаАллах)
Авылыбызда Корбан бәйрәмен шулай матур итеп уздырулары куандыра! Күркәм бәйрәмебез мөбарәк һәм хәерле булсын! Аллаһы Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә тәүфыйк-һидаять биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсә иде.