Бер бабай белән бер апа бәрәңге ала…

DSC07092

Әхтәм ага МАННАНОВ белән Нурфия ханым ГАЛИМУЛЛИНА бәрәңге алганда.

Яңа Усман авылы урамы буйлап барганда бер бабай белән яшь кенә хатын-кызның сөйләшә-сөйләшә бакчаларында бәрәңге алуларын күрдем. Түзеп кала алмадым, яннарына барып, сөйләшә башладым.

Тик мин, аларны әтисе белән кызы дип уйлап, ялгышканмын. Баксаң, Әхтәм ага Әбүнәгыйм улы Маннановка булышка аның социаль хезмәткәре Нурфия Галимуллина килгән икән.

- Аллаһыга шөкер, быел бәрәңгем бик тә уңды. Исән-сау гына рәхәтен күрергә язсын инде, — дип сүзен башлады Әхтәм ага өемнән эре бәрәңгеләрне чиләгенә тутыра-тутыра.

- Ә колорадо кортыннан ничек саклап кала алдыгыз? Агу сиптергәнсездер инде? — дип төпчендем.

- Мин язын чәчүлек орлыкны “Престиж” дигән дару белән бутап утырткан идем. Шуңадыр инде, җәй буе агу сибәргә туры килмәде, — диде Әхтәм ага миңа җавап итеп.

Әхтәм Әбүнәгыйм улы — гомере буе авыл фермасында терлекче, ә аның хатыны Наҗия апа (хәзер мәрхүм инде) сыер савучы булып хезмәт иткәннәр. Әхтәм ага ялгыз калса да, бер эштән дә курыкмый, бакчасын сукалатырга трактор да кертми, көздән җир кишәрлеген үзе көрәк белән казып калдыра, ә язын үзе шулай ук кул белән утырта. Ул бакчасының бер өлешендә бәрәңге утыртса, икенчесендә кабак һәм чөгендер үстерә икән.

- Кәҗәмә менә дигән азык бу. Ә кәҗә сөте бик тә файдалы, шуның өчен әле дә җир җимертеп эшли алам, — дип сөйли Әхтәм ага. — Мине караучы Нурфия кызыма рәхмәтлемен, аның кебек шул кадәр тырыш, ачык йөзле, ярдәмчел кеше тагын бармы икән? — дип тә өстәде ул.

- Киләсе шимбә һәм якшәмбе көннәрендә гаиләбез белән үз бакчабыздагы бәрәңгене алачакбыз. Бездә дә уңыш мул булачак быел, — дип шатлыгын белдерде Нурфия ханым да.

Менә шулай сөйләшә-сөйләшә Әхтәм ага белән Нурфия ханымның бәрәңге алуларына чын күңелемнән шатландым мин. Ялгыз картларны берүзләрен генә калдырмыйча, аларга ярдәм итеп торуларын күреп, ничек куанмыйсың инде?

Нурсинә ХӘКИМОВА.
Яңа Усман авылы,
Камышлы районы.

 «Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

Бәрәңге алу сезоны тәмамлана: авылларда «икенче икмәк»нең уңышы нинди булды? (ФОТОСУРӘТЛӘР)

* * *

Кабак – бик файдалы яшелчә

Просмотров: 1766

Комментирование запрещено