Ансамбль «Ак каен» принял участие в VIII всероссийском фестивале татарского фольклора «Тугэрэк уен» (ВИДЕО) / Мари Иле «Түгәрәк уен» уйнады

ак-каенВ очередной раз своим успешным выступлением порадовал поклонников народного искусства призер предыдущих и обладатель Гран-при V фестиваля, народный ансамбль Камышлинского района «Ак каен». Коллектив принял участие в VIII всероссийском фестивале татарского фольклора «Тугэрэк уен», прошедшем 23-25 сентября в городе Йошкар-Ола республики Марий Эл.

В мероприятии приняли участие фольклорные, вокальные, инструментальные коллективы, коллекционеры, мастера, музейные работники, вокалисты-непрофессионалы, исполнители лирических и лироэпических жанров из 24 регионов России.

* * *

Мари Иле Республикасында «Түгәрәк уен» фольклор фестивале гөрләп үтте

Быелгы «Түгәрәк уен» фестивален үткәрүдә Татарстан мәдәният министрлыгына Мари Иле Республикасының мәдәният, матбугат һәм милли эшләр министрлыгы, Бөтен¬дөнья татар кон¬грес¬сының башкарма комитеты булышкан, ә төп чыгымнарны Татарстанның традицион мәдәниятләрне үс¬терү үзәге һәм Мари Иленең татар мәдәнияте үзәге үз өстенә алган.

Мари Илендә мондый зур Татар мәдәнияте үзәге булу җирле хакимиятнең татарларга уңай карашын күрсәтә. Әлеге үзәк тырышлыгы белән быелгы фестивальне оештыру башка елларга караганда күпкә җиңелрәк үтте, дип сөйлиләр оештыручылар.

Йошкар-Оладан 12 чакрым ераклыктагы «Ташлы елга» шифаханәсенә Россиянең 19 төбәгеннән халык җырларын, биюләрен башкаручы, гореф-гадәтләрне сәхнәдә күрсәтүче, халык уен коралларында уйнаучы биш йөзләп кеше җыела. Мари Иленең үзеннән генә дә 12 фольклор коллектив килгән. Республиканың үз фольклор фестивале дә бар икән, «Халык мирасы» дип аталган бу бәйрәмдә дистәләрчә коллектив катнаша.

“Түгәрәк уен”да, гадәттәгечә, ижади остаханәләр эшләп торды, тамбур ысулы һәм бисер белән чигү, татар халык музыка коралларында уйнау буенча мастер-класслар үткәрелде, мил¬ли җәүһәрләребезне бар¬лау буенча ачык дәрес күр¬сәтелде. Фестиваль кунаклары Параньгин һәм Мари-Турек районнарына барып концертлар куеп йөрделәр, шушы көннәргә туры килгән Корбан гаетендә катнаштылар.
Быелгы “Түгәрәк уен”да безнең Самара өлкәсеннән Камышлы районының “Ак каен” халык фольклор коллективы алтынчы тапкыр катнашты. Алар “Кичке уен” фольклор күренешен күрсәтеп, “Иң яхшы фольклор коллектив” номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат исемен алып кайттылар. Ә беренче урын Кырым татарларына бирелде.

“Ак каен” ансамблен Мари Иленә алып барган Камышлы районының Мәдәният йорты директоры Светлана Хә¬лимова, бәйрәм тәэсирләре белән уртак¬лашкан вакытта, Самарада уздырылган бишен¬че “Түгәрәк уен”ны да искә алмый булдыра алмады: “Россиянең төрле почмакларында яшәүче фольклорчылар, Самарадан икәнебезне ишеткәч тә, бездәге кунакчыллык, оештыру осталыгы, Куйбышев мәйданында типтереп биегәннәрен, купшы һәм мәһабәт Опера һәм балет театрында узган Гала-концертны сагынып искә алдылар”, — дип сөйләде.

Бу мактану түгел, әлбәттә. Кайсы төбәкне алма, “Түгәрәк уен” үзенчәлекле булып үтә, күчмә фестиваль булганлыктан беркайчан да кызыклы булудан туктамый. Гомумән, “Түгәрәк уен” бөтен Россия татарларын бер түгәрәккә җыярга омтыла, һәм бу эштә Фәнзия ханым Җәүһәрова зур уңышка ирешеп килә бугай.

Киләсе елда тугызынчы “Түгәрәк уен” Кырым ярымутравында үткәреләчәк.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

  «Бердәмлек».

 

КОНТЕКСТ:

«Түгәрәк уен» традициясен мариларга да тапшырасыбыз килә»

* * *

«Түгәрәк уен» фестивале 23-26 сентябрьдә Йошкар-Олада үтә / В Марий Эл выступят татарские фольклорные коллективы

Просмотров: 2395

Комментирование запрещено