Уеннан чын ләззәт алдык / Патриотизм и спорт – неразлучные друзья

wQRkL7LO56gПохвистнево районының Гали авылында Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте беренчелегенә футбол турниры үткәрелде.

- Мондый очрашу өлкәбездә икенче тапкыр үткәрелә инде. Аның төп максаты булып, спорт ярышы шартларында яшьләр арасында ватанпәрвәрлек һәм сәламәт тормыш пропагандасы алып бару, Самара өлкәсенең дини һәм иҗтимагый берләшмәләрен берләштерү тора.

Чараны оештыручы Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте, Самара өлкәсе хөкүмәте, шулай ук турнирның төп иганәчеләре Расих һәм Мөдәррис Латыйповларга зур рәхмәт, — диде Камышлы, Кләүле, Исаклы районнары имам-мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим. — Камышлы районы башлыгы Рафаэл Баһаутдинов икенче елга бу турнирны үзебезнең районда үткәрергә тырышырбыз диде. Аллаһы төләсә, тагын шулай очрашырга язсын.

Футбол турнирында Самара шәһәренең Җәмигъ, “Болгар мирасы” (Зубчаниновка бистәсе), Тольятти шәһәре мәчетләре, Гали авылы мәдрәсәсе һәм шулай ук Иске Мәчәләй, Гали, Иске Ярмәк авылларының һәвәскәр командалары катнашты.

Турнирда “Болгар мирасы” гыйбадәтханәсе командасын 2:1 исәбе белән җиңеп, Самараның Җәмигъ мәчете футболчылары беренче урынны яулады. Икенче урында — Зубчаниновка бистәсенең “Болгар мирасы”, өченче урында Гали авылы командалары булды.

- Көндәш командаларда уйнаучылар бик көчле, ә безнең егетләргә әлегә тәҗрибә җитеп бетми. Ел буе хәзерләнсәк, бәлки икенче елга уен безнең команда өчен дә уңышлы булыр. Ә быел, беренче урын тәтемәсә дә, турнирдан чын ләззәт алдык, — дип үзенең кичерешләре белән уртаклашты Иске Ярмәк командасы сакчысы Айдар Гыйләҗев.

Әминә ШИҺАПОВА.

 «Бердәмлек».

* * *

В селе Алькино Похвистневского района состоялся футбольный турнир на первенство Регионального Духовного управления мусульман Самарской области.

Организатором состязания выступило Региональное Духовное управление мусульман Самарской области во главе с муфтием Талип-хазратом Яруллином при поддержке Правительства Самарской области. Также огромную помощь и содействие в организации турнира оказали Расих Латыпов, Мударис Латыпов, Равиль Мустафин, администрация Алькино, прихожане мечетей и жители села.

Цель данного турнира — пропаганда патриотизма и здорового образа жизни среди молодежи, организация активного досуга и сплочение религиозных и общественных объединений Самарской области в условиях спортивной борьбы.

В турнире приняли участие любительские команды Самарской Соборной мечети, студенты медресе «Нур» города Самары и медресе «Гали» села Алькино, команда мечети «Булгарское наследие» города Самары, команда из города Тольятти, села Мочалеевки, Алькино, Старое Ермаково.

Победителем турнира стала команда Соборной мечети. Второе место заняла команда мечети «Булгарское наследие» города Самары. Третье место заняла команда села Алькино.

После турнира были вручены кубки, медали и подарки игрокам и для всех участников был организован праздничный обед.

Ректор медресе «Нур» Али хазрат СУЛЕЙМАНОВ.

 «Салям»

Просмотров: 1859

Один комментарий

  1. Фото с того года(