Әбиләр чуагы тылсымга ия… (ФОТОСУРӘТЛӘР)

2Бу көннәрдә һава торышы бик матур тора. Табигатьтә – Әбиләр чуагы.

Җиләкле җәй, чәчәк түшәлгән болыннар, сайрар кошлы иртәләр яңадан кайтыр кебек. Күңелне ымсындыра, өметләндерә, үртәп ала. Мондый көннәрнең санаулы булуын, алда көзләр, кышлар икәнен белсәк тә, җәйнең үтеп китүенә күңел әле ышанмый…

Алтын көзләр җиткәнен аңлау өчен бер тапкыр урманга чыгып керү җитә. Тирә-як алтын буяуга манылган биредә. Әйе, чуар шәл яулыгын ябынып-бөркәнеп, аллы-гөлле тасмалар тагып, күлмәгенә көн саен яңа буяулар өстәп көз бикә дә килеп җиткән. 

Атлаган саен, аяк астында сары яфраклар кыштырдый. Җәйге көн дип алданмагыз, табигать байлыкларын җыеп калыгыз, тиздән боларның берсе дә булмаячак, дип кисәтә сыман алар.  

Бар җир моңсу! Күзләр камашырлык!

Саубуллашып гөлләр сулалар.

Алтынланган алсу, кызыл төсләр

Онытылмаслык матур булалар… - дип язган бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин көз турында.  

Бакчадагы эшләр тәмам, ә күңелне бушлык чорнап алган сыман тоела. Табигатьнең бу мизгеле күңелләребезгә моңсу хисләр өстәсә дә, яз-җәй озынына көч салган тырышлыгыңны барлау мәле бу. 

1 3 4 25

 «Терра-Камышла» дип аталган төркемне алып баруда актив катнашучы Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНГАЛИМОВА фотосурәтләре.

Просмотров: 2183

3 комментариев

  1. Кайда соң шундый матур җир?

  2. «Әбиләр чуагы — үрмәкүчләр уразасы» дигәнне ишеткән бар. Үрмәкүчләр пәрәвез җепләре очыра бит бу вакытта.

    • Самара элкэсе Камышлы районы Камышлы авылы