Никахтан соң кияү намазга юнәлде

NgL3bbwtRtcКамил Салих улы Минебаев һәм Галия Рамил кызы Юнысова алтын көз көннәрендә никах укытып, татар гаиләләре санын арттырдылар.

Никах Кошки районының Надеждино авылында укылды. Ике яктан да бик күп туганнар җыелдылар. Өстәлләр затлы ризыклардан сыгылып торды. Табынны көзге казлар бизәде.

a8GuEMSbDXw

gq69VlMPHfA

Кияү егете Камил — җир маен суыртучы, атаклы нефтьчеләр һөнәрен үзләштергән.

Килен Галия Надеждино мәктәбендә балалар укыта. Галияләрнең нәсел-ыруында мөгаллимәләр күп. Тәрбияле токым.

Аллаһыга шөкер, заманалар яхшы якка үзгәрә. Камил кияү – намазчы. Никах мәҗлесеннән соң ирләр белән бергә ул да өйлә намазына юл тотты.

Тагын бер иманлы мөселман гаиләсе барлыкка килде. Камил белән Галия татар ыруын көчәйтүгә үз өлешләрен кертеп, бәхет дәрьясында йөзсеннәр, Раббым.

Әнвәр ХӘЙРУЛЛИН.

Просмотров: 2489

3 комментариев

  1. Шундый вакыйгалар йөрәккә май булып ята

  2. Альфия Абдрахманова(Нуризянова) в пишет:

    Бэхетле булыгыз балалар.

  3. Яратмым туйларга ерергә. Чакыргач барасын инде, утырасын кайчан бетэ инде бу дип…
    Ин истә калганы уземнен туй булды: «Шушы туй тизрэк бетсэ, башка туй ясап эйлэнмэс идем, «- дип утырдым)))