Эх, матур көз, туйганчы сокланып калыйк үзеңә! (Яңа Мансур авылы мәктәбе укучыларының фотосурәтләре)

xFKYDWLb8TwЯмьле җәйне озатырга өлгермәдек, көз дә үзенең килеп җиткәнлеген сиздерде. Әйе, бигрәк матур шул бу көз! Күлмәкләре дә бик күп аның, әнә ничек агачларны киендергән. Бәйрәмгә барырга әзерләнгән сылу кызлармыни. Яшел күлмәкле нарат егете сары күлмәк кигән каен кызына нәрсә сөйли икән?! Кызыллы-сарылы күлмәкләре белән миләш кызлары бер-берсе алдында мактаналар. Күз явын алырлык тәлгәш-алкалар да бик килешә үзләренә. Искиткеч матур, сокланып туймассың!

Аяк астында коелган яфраклар кыштырдый. Һавада искиткеч тәмле көз исе тора. Яфракларны су ерып йөргән кебек ерып йөреп була. Җир өстенә шундый матур келәмне кем япты икән?! Монысы да көз эше, һичшиксез!

xFKYDWLb8Tw

9_Qbq3AgKrQ ClmUUVrCdkM eXogeMG-b2c (1)N64JoO7uJ90 oQS9d3bm_J0 T2d7_L0QeiQ

Бигрәк серле дә бу көз! Табигатьтә ниндидер бер сихрилек хөкем сөрә. Һәр күңел могҗиза көтә һәм көзнең матурлыгына сокланып үзенә тәм таба, тынычлана.

Эх, матур көз, тизрәк китәргә ашыкма әле, туйганчы сокланып калыйк үзеңә!

 Яңа Мансур авылы мәктәбе укучыларының фотосурәтләре.

Похвистнево районы.

samtatnews.ru

КОНТЕКСТ:

Әбиләр чуагы тылсымга ия… (ФОТОСУРӘТЛӘР)

Просмотров: 1996

Один комментарий

  1. Бик сагынам Мансур авылынын чибяр урманнарын!!! Тагыда матурырак булып,герляп,шаулап уссен—Мансур авылынын халкын шатландырсын!!!!