Исәннәрнең  кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!

image (1)Мәңгелек йорт – зиратларны карау һәр кешенең изге бурычы, дип сөйләргә яратсак та, сер түгел, кайберәүләр бу эштән гомумән читтә калалар. Зиратларны нинди дә булса оешмалар  карап-тәрбияләп торырга тиеш, дип уйлаучылар да бар. Ә сез зиратта еш буласызмы? Каберлекне кем тәртипкә китерергә тиеш дип саныйсыз? 

Бу көннәрдә Камышлы авылының зиратына барган идем. Кайсы каберлекләр янына туганнары озак  еллар килеп тә карамый икән, хәтта анда кереп тә булмый, чүп-чар куаклар аларны чорнап басып алган. Моны күреп йөрәк әрни, сыкрый. Күрәсең, мәрхүмне җирләгән көнне генә кирәк була аларга каберстан.

Кайберәүләр чардуганнарны буяган савытларын, пумалаларын шунда калдырган. Алып кайтырга ярамый, янәсе. Озак еллар буялмаганга, күгәреп утырган чардуганнар да изге урынның ямен җибәрә. 

Зиярәт – киң мәгънәле сүз ул. Күрешү урынын да аңлата. Ата-бабаларыбызның рухлары белән күрешә торган урынга кадер-хөрмәт  күрсәтмибез икән, безнең кадерне кем белсен?! Үткәннәрне барлау, туганлык  багланышларын ныгыту, мәрхүмнәрне кадерләү, яшьләргә үрнәк күрсәтү дә ул –  мәңгелек йортны тәртиптә тоту.

image (1)

image

Милләттәшләрем-якташларым, көннәр матур тора, вакыт табып, зиратларга килегез! Туганнарыгыз, якыннарыгыз алдындагы изге бурычны үтәргә ашыгыгыз! Каберләрне чистарту, дога укып кайту өчен бер-ике сәгать вакыт җитә. Ә савабы күпме! Кайчак “ничек савап эшләргә?“ дип аптырыйбыз. Ә бу савапны эзләп  йөрисе юк. Әгәр якыннарыгызның каберләре белән беррәттән инде ничә ел чистартылмаган чит каберләрне дә тәртипкә китерсәгез, савабы бермә-бер күп булыр. Дөнья эше беркайчан да бетми ул. Көндәлек мәшәкатькә сылтап, мәрхүм якыннарыбызны онытырга хакыбыз юк безнең.

 «Терра-Камышла» дип аталган төркемне алып баруда актив катнашучы Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНЕГАЛИМОВА.

Просмотров: 2266

Один комментарий

  1. Флера Абунагимова Минугалимова в пишет:

    На фото — это мы девчонки цсо