1 октябрь – Өлкәннәр көне
Алтынга манчылган көз ае,
Һавада искиткеч хуш исләр.
Сихерле-тылсымлы җиһанга
Бигрәк килешә бу төсләр.
Өлкәннәр бәйрәмен хөрмәтләп,
Табигать үзенчә бизәлгән –
Алтындай сап-сары яфраклар
Узасы юлларга түшәлгән.
Син кылган изгелек-игелекләр,
Йөрәккә сыялар барсы да.
Рәхмәт сүзләрен кызганмый,
Башыбыз иябез каршыңда.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1617