Камышлы районы Байтуган авылында Әлифба музее оештырудагы кайбер проблемалар турында Татарстан Президенты Р.Н.Миннихановка да хәбәр ителгән. Рөстәм Нургали улы аларны Бөтендөнья татар конгрессына һәм ТР финанс министрлыгына конрольгә алып, тиешле ярдәм күрсәтергә әмер биргән.
Хөрмәтле «Самар татарлары» дип аталган медиа-проектлар редакциясе! Сезгә Россия Мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Арча районының почетлы гражданины Илдус Абдрахман улы Сәгъдиев яза.
Миңа Самар өлкәсе Камышлы районы Байтуган авылында туып-үскән Сәләй Гатич Вәгыйзов белән озак еллар бергә эшләү, аралашу, гаилә дуслары булып яшәү бәхете тәтеде.
Сәләй Гатич тормышның барлык авырлыкларын җиңеп чыга. Балачактан ук ятим кала, ләкин бик тырышып укый, “5” ле билгеләренә генә педучилище тәмамлый. 1937 елдан хатыны Рәмзия Гыйләҗевна Вәлитова белән Арча педагогия училищесында укыта башлыйлар. Ул вакытта ук “Яшь сталинчы” газетасында аның шигырьләре, мәкаләләре басыла. Сугыш башлану белән фронтка китә, яраланып әсирлеккә төшә. Пленнан азат ителгәч, Печорага сөргенгә җибәрелә. 12 ел сөргендә эшли. Аннан кайткач, озак вакыт эш таба алмый, чөнки сөргендә булган!
Әнә шундый авырлыкларны үтеп, Рәмзия Гыйләҗевна белән бергәләп яңа Әлифбаны иҗат итәләр, конкурста җиңү яулыйлар. Аларның Әлифбасы милләтебезгә 50 ел буена хезмәт итә.
Алар авторлыгында татар мәктәпләре өчен 43 төрле дәреслекләр, әсбаплар язылды. ”Татар теле укыту методикасы”, ”Кызыклы грамматика” һәм башкалар меңләгән укытучының өстәл китабына әверелде.
Татарстан Республикасы җитәкчелеге аларның хезмәтләрен югары бәяләде. Алар Россия мәгариф отличниклары, Татарстанның Атказанган укытучылары, Каюм Насыри премиясе лауреатлары булдылар, ә Сәләй Гатич Ушинский исемендәге медальгә дә лаек дип табылды.
Танылган тел галимнәре Сәләй Гатич белән киңәшләшә, аның фикерен һәрвакыт исәпкә ала иделәр. Гади халык, укытучылар Сәләй Гатичны яратып, тирән ихтирам итеп “Халык академигы” дип йөрттеләр.
Сәләй Гатичны һәм Рәмзия Гыйләҗевнаны, үзләре исән вакытта ук, аларның укучылары, күренекле халык язучылары Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәгдиевләр, күренекле шагыйрәләр Флера Тарханова, Рифә Рәхман, Сания Әхмәтҗанова, күренекле язучы-публицист Айдар Хәлим үзләренең әсәрләрендә олылап сүрәтләделәр.
Гомүмән, Татарстан Байтуганда туып-үскән шәхес Сәләй Гатич Вәгыйзов белән горурлана аның исемен мәңгеләштерү өчен төрле чаралар оештыра.
Минем бердәнбер теләгем бар. Самар халкы да үзләренең шундый якташы булганлыгын, татар мәгарифенә бәяләп бетергесез хезмәт куйганлыгын белсеннәр, исемен мәңгеләштерү өчен туган йортында музей оештырсыннар иде. Шуңа да сезгә соңгы елларда (инде алар бакыйлыкка күчкәч) алар истәлегенә багышлап оештырылган чаралар турындагы язмамны юллыйм. Минем бу язмам Сәләй ага һәм Рәмзия апага дога булып ирешсен иде.
ӘЛИФБАГА ҺӘЙКӘЛ
Самар өлкәсе Камышлы районындагы Байтуган авылында туып-үскән олуг галим Вәгыйзов Сәләй Гата улы һәм аның тормыш иптәше Вәлитова Рәмзия Гыйләҗ кызының татар мәгарифен үстерүгә керткән бәя биреп бетергесез хезмәтләренә нигезләнеп Әлифба музее оешкан иде инде. Һәм менә алар хөрмәтенә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә Әлифбага һәйкәл дә куелды.
Дөньяда нинди генә мемориал такта-язмалар, һәйкәлләр юк. Һәр ил, халык, милләт үзенең тарихи вакыйгаларын, традиция һәм гореф-гадәтләрен, күренекле шәхесләрен мәңгеләштерү максаты белән һәйкәлләрне коя, аларны кадерләп саклый. Алар үз кыйммәтләрен вакыт узу белән дә югалтмыйлар, буыннан-буынга күчеп тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны саклап калырга мөмкинлек бирәләр, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү чарасы да булып торалар.
Ә менә “белем Әлифбадан башлана” дип еш кына әйтсәк тә, ил җитәкчеләре дә, галим, язучы укытучы, врач, механизатор, гомумән, теләсә кайсы эш белгече үзенең олы тормыш юлын Әлифбадан башланганын яхшы белсә дә, шушы көнгә кадәр Әлифбага һәйкәл куйганнары юк иде әле.
Дөрес, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли кадрлар әзерләү ресурс үзәге булып торган Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә халкыбызның Әлифбалары тарихын өйрәнү, аларны камилләштерү юлларын эзләү буенча шактый матур эшләр башкарыла. 1999 елда Татарстанда, Россиядә (ә, бәлки, бөтен дөньяда да) бердәнбер Әлифба музее ачыла. Музей үзенең фәнни эчтәлеге һәм оригиналь булуы белән аерылып тора. Хәзер анда бөтендөнья халыкларының язу системасы барлыкка килүе һәм аның борынгы вакыттан алып хәзерге көнгә кадәр үсешен күрсәткән бай фонды бар.
Музейның фондында 1500гә якын экспонат, төрле илләрдән алынган 265 төрле Әлифбалар бар. Билгеле, Әлифба музееның төп нигезен Вагыйзов Сәләй Гата улы һәм Вәлитова Рәмзия Гыйләҗ кызының иҗат эшләре тәшкил итә. Алар — 1965 елдан башлап 42 тапкыр төзәтмә-өстәмәләр белән басылган, бөтен татар мәктәпләре өчен булган Әлифбаның һәм моннан тыш 40тан артык төрле дәреслекләр һәм методик кулланмалар авторлары, гомерләрен көллияттә (училищеда) татар теле укытуга багышлаган шәхесләр.
Көллият җитәкчелеге бу юнәлештә системалы рәвештә эш алып бара һәм 2013 елдан башлап Әлифба авторлары Сәләй Вагыйзовның 105 яшенә һәм Рәмзия Вәлитованың 100 яшенә багышлап, Арча педагогия көллиятендә Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе оештырыла, зур итеп Әлифба бәйрәме уздырыла. Бу хәзер матур традициягә әйләнде.
Менә 2014 ел уздырылган конференциядә Мәгарифне үстерү институтының кафедра мөдире Рәсимә Шәмсетдинова Әлифбага һәйкәл койдыру тәкъдиме белән чыкты. Конференциядә катнашкан барлык галимнәр, укытучылар бу фикерне хупладылар. Хуплап чыгу – бер нәрсә, ә менә тормышка ашыру өчен зур чыгымнар, скульптор, яхшы белгечләр кирәк. Көллият директоры Гөлнара Гарипова бу кыенлыклардан курыкмады, туктап калмады. Көллияттә төрле елларда укып чыккан шәхесләр арасында иганәчеләр табыла (шуларның берсе – “Татспиртпром” генераль директоры Ирек Җәүдәт улы Миңнәхмәтов), коллектив белән киңәшләшеп, һәйкәлнең төрле вариантта проектларын эшлиләр. Яшь скульптор Михаил Сафин аларның иң уңышлысын тормышка ашыра.
Ниһаять, быел җәен Әлифбага һәйкәл ачу тантанасы һәм Әлифба бәйрәме үткәрелде. Тантанага Татарстанның төрле районнарыннан, башкалабыз Казаннан бик күп кунаклар җыелды. Безне шатландырып, бөек якташлары Вәгыйзов С.Г. истәлегенә багышланган гамәлләребезне хуплап, Самар өлкәсе Камышлы районныннан һәм аның туган авылы Байтуганнан матур күчтәнәчләр белән зур делегация килде. Без аларга чиксез рәхмәтле. Менә аларның исем-фамилияләре: Сәләй ага туган йортта музей төзергә дип янып-көеп йөрүче Нурания һәм Фәргат Авзаловлар, Камышлы район Советы депутаты Мәмхүт һәм Гөлфия Ибәтовлар, Камышлы район мәдәният бүлеге җитәкчесе урынбасары Римма Галимуллина, район газетасы корреспонденты Рәисә Төхбәтшина, татар теле укытучысы Әлфия Баһаутдинова. Аларның барысына да бер зур, изге теләк: күренекле якташлары Сәләй Гата улының хезмәтләрен Самар халкына таныту, мәңгеләштерү. Ни кызганыч, яшерен-батырын түгел, Самара халкы “Әлифба” авторларының берсе – Сәләй Гатич Вәгыйзов - Байтуганда туып-үскәнен белми дә.
Арча муниципаль районы җитәкчесе Илшат Габделфәрт улы Нуриев, Татарстанның халык шагыйре, Дәүләт Советы депутаты Разил Исмәгыйл улы Валиев, күренекле шагыйрә, Әлифба авторларының укучысы Флера Габдрахман кызы Тарханова, мәгариф һәм фән министры урынбасары Гөлнара Закария кызы Габдрахманова, Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары Данис Фәнис улы Шакиров, Самар кунаклары көллиятнең оркестры яңгырашында тантаналы рәвештә һәйкәлне ачып җибәрделәр.
Көллият директоры Гөлнара Фидаил кызы Гарипова (кунакларга) һәйкәлнең тирән мәгънәсен тасвирлады. Биек постаментка ачык зур китап, аның битләрендә халык шагыйре Разил Вәлиевның шигьри юллары:
Әлифба, әлифба,
Син-минем юл башым.
Син белем илендә
Иң якты кояшым.
Өйрәттең син мине
Ватанны сөяргә.
Рөхсәт ит, зур рәхмәт,
Мең рәхмәт ! — диергә.
Янәшәсендә Әлифба китабы тышлыгындагы рәсем: Әлифба тотып мәктәпкә баручы кыз бала, аның артыннан ияреп тугрылыклы эт баласы бара. Сокланырлык, горурланырлык бу һәйкәл…
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай илендә, инде менә 85 ел Әлифба белән балалар каршына килеп басучы башлангыч сыйныф укытучылары хәзерли торган Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә, Әлифба авторлары гомер буе укыткан уку йортында бердән-бер Әлифба музеена керә торган ишек каршында Әлифбага бердәнбер һәйкәл барлыкка килде.
Һәйкәл ачылу тантанасыннан соң көллиятнең актлар залында Әлифба бәйрәме дәвам итте. Бу көнне республикабызның бик күп районнарыннан Әлифбага багышланган төрле конкурсларда җиңеп чыккан укытучылар, укучылар җыелган иде. Җиңүчеләргә дипломнар, бүләкләр, исемле стипендияләр тапшырдылар.
Самар өлкәсе Байтуганнан килгән Нурания Авзалова Әлифба авторларының берсе Вагыйзов Сәләй Гата улы туып-үскән йортта музей оештыруның барышы турында сөйләде. Бу эштә Самар өлкәсе губернаторы Николай Иванович Меркушкин, Камышлы районы башлыгы Рафаэл Камил улы Баһаутдинов һәрдаим ярдәм итеп торалар икән. Инде бу музейны оештырудагы кайбер проблемалар турында Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миннихановка да хәбәр ителгән һәм ул аларны Бөтендөнья татар конгрессына һәм ТР финанс министрлыгына конрольгә алып, тиешле ярдәм күрсәтергә әмер биргән.
Шулай булгач, якын киләчәктә Әлифбаны хөрмәтләү, Әлифба авторларының хезмәтен, исемнәрен мәңгеләштерү буенча тагын бер зур адым ясалачак. Һәм бу Байтугандагы музей ачылышына Татарстаннан, Арча районыннан, педколледждан экспонат-бүләкләре белән зур делегация катнашыр, дигән өмет бар!
Россия Мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Арча районының почетлы гражданины Илдус Абдрахман улы СӘГЪДИЕВ.
КОНТЕКСТ:
Самар өлкәсе вәкилләре Әлифбага һәйкәл ачу тантанасында катнаштылар
* * *
Бераз соңга калган очрашу…
* * *
Байтуганда Сәләй Вагыйзов музее булырмы?
* * *
Нас объединила идея создания в селе Татарский Байтуган музея автора «Алифба» / Сәләй Вагыйзов музее туплана
* * *
Теплая встреча на родине алифба
* * *
Әлифба бәйрәменең җылысы
* * *
“Әлифба”ны язучының туган авылында
* * *
Белем Әлифбадан башлана
Просмотров: 2004
Нам для счастья надо лишь немного!Мир лучами жаркими согретый!Тёплый дом и добрая дорога!А ещё нам так необходимы такие восхитительные встречи на земле славного Татарстана !Мы очень счастливы ,что наше маленькое село Байтуган Самарской губернии подарил миру создателя Алифбы Сулеймана Гататовича Вагизова!