Камышлыда өлкәннәр бәйрәмгә җыелды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

image (15)Урамда матур, алтынсу көз хөкем сөрә. Гомер көзләренә керү бераз моңсу булса да, икенче яктан шатлыклы да. Чөнки эшлисе эшләр эшләнгән, балалар үсеп, үзләренә оя корган инде. Өлкән яшьтәге әти-әниләргә, әби-бабайларга балалар, оныклар бәхетенә сөенеп, гамәл кылып яшәргә генә кала.

Өлкәннәр көнен бәйрәм итү Камышлы авылында күптән инде матур традициягә әйләнде. Кичә дә, 1 октябрьдә, район үзәгенең Мәдәният йортына Камышлы, Дәүләткол, Бозбаш авылларында яшәүче 130га якын әби-бабайлар җыелды. Алар өчен фойеда тәм-томнар белән тулы чәй табыны әзерләнгән иде. Чараны Камышлы авыл җирлеге администрациясе һәм район үзәгенең халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре оештырдылар. 

Авыл җирлеге администрациясе башлыгы Заһит Әбделхак улы Сафин  өлкәннәрне ихлас күңелдән бәйрәм белән котлап, аларга исәнлек, тыныч тормыш теләде.  Камышлы  район үзәгенең халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Наилә Таһир кызы Габидуллина, ветераннар җәмгыяте рәисе Фәһим Фәйзрахман улы Сәфиуллин, район вәкилләре җыелышының рәисе Фаил Фоат улы Шаймарданов да шушы теләкләргә кушылдылар. Шуннан соң өлкәннәр хөрмәтенә авыл үзешчәннәре катнашында концерт куелды.

imageimage (2)image (4) image (5) image (6)image (8) image (9) image (10) image (11) image (12) image (13) image (14) image (15) image (16)image (18) image (19) image (20) image (21) image (22)image (24) image (25)image (27)image (29) image (30)image (38) image (39) image (40)image (41) image (42)image (37)

Концерт программасы эчтәлекле иде. Җыр, бию, нәфис сүз өлкәннәрнең  күңеленә хуш килде. Бәйрәм ахырында алар социаль-ярдәм күрсәтү бүлеге һәм мәдәният йорты хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп, изге теләкләрен җиткерделәр.
Камышлы  район үзәгенең халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре, «Терра-Камышла» дип аталган төркемне алып баруда актив катнашучы Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНЕГАЛИМОВА.

Просмотров: 1575

Комментирование запрещено