“Уильям Шекспирны үз телебездә сәхнәгә куярга җөрьәт иттек”

РиД2

Джульетта әтисе, әнисе һәм Сөт анасы (сулда) белән.

Самара театрларында II “Театраль Идел» фести­вале гөрләп узды. Татар­стан­ның Әлмәт театры быелгы фес­тивальдә дә Санкт-Петер­бург­ның танылган режиссеры Искәндәр Сакаевның эшен күрсәтте. Бу юлы ул бөек Шекспирның  “Ромео һәм Джульетта» спектаклен сәхнәгә куй­ган. Ә I фестивальдә әлмәт­леләр Бертольд Брехтның «Мещан туе» спектакле белән лауреат исемен яулаган иделәр.

Әлмәт театры татар те­лендә “Ромео һәм “Джульетта” спектаклен алып килә, дигән сүз таралгач, “Берегись автомобиля” кинофильмында һәвәскәр режиссер ролен уйнаган танылган артист Олег Ефремовның: “А не замахнуться ли нам на Уильяма нашего Шекспира” — дигән сүзләре искә төште. “Бөек инглиз язучысы Уильям Шекспирның драматургия әсәрен татарчага тәрҗемә итсәң, нәрсә була инде ул?”- дип шикләндем мин. Шуңа күрә “Самарская площадь” театрына килү белән,  Әлмәт театрының директоры Фәридә Исмәгыйлеваны эзләп киттем.

- Фәридә ханым, русча­латып әйткәндә, “трудности перевода”ны җиңеп булдымы? Немец авторы Бертольд Брехт­ның “Мещан туе”н да татар телендә куйган идегез. Аның текстын Сез үзегез тәрҗемә иткәнсез. Ә бу юлы тәрҗемә авторы кем булды инде?

- Әйе, без Уильям Шекспирны үз телебездә сәхнәгә куярга җөрьәт иттек. Шигъри  әсә­рне тәрҗемә итүне бүген татар шигърияте күгендә лаек­лы урын биләп торучы Рүзәл Мөхәммәтшинга тапшырдык. Спектакль барышында тыңлап карарсыз әле, Шекспир рифмалары бозылмаган, мәгънәви яктан да тел-теш тидерерлек түгел кебек.

- Ак яулыклы әбиләр бу спектакльне ничек кабул итә?

- Әйе, уналтынчы гасырда язылган әсәр Искәндәр Сакаев режиссерлыгында бик заманча спектакль булып чыкты шул.  Ул, башлыча, яшьләр өчен куелды. Билет сатучыларга моны аңлатып торырга туры килә.

- Санкт-Петербургның та­нылган режиссеры бөтенләй Әлмәткә күчтемени? Сезнең театрда өченче спектаклен куйды бит инде.

- Юк, ул ике елга бер мәртәбә генә безнең театр белән эшли. Якын киләчәктә Бертольд Брехтның бик катлаулы “Добрый человек из Сизуана” спектаклен куярга ниятли. Без Сакаевны талантлы режиссер дип таныйбыз һәм ул безгә нинди генә катлаулы эш тәкъдим итсә дә, шатланып риза булабыз. Ул бит үзе дә: “Әлмәт театрында мин үземнең иң яхшы спектакльләремне куям. Һәрхәлдә, үзем шулай дип билгелим”, — дип әйтергә ярата…

Искәндәр Сакаев «Ромео һәм Джульетта» спектаклен Всеволод Мейерхольд мәктәбе стилендә чишкән. Биредә тыпырдау, кул чабу, дөбердәү тавышлары белән болай да киеренке атмосфераны тагын да куертып җибәрү ысуллары  еш кулланыла. Артистлар искиткеч тизлектә уйныйлар, озын-озак паузалар тотмыйлар, монологлар сөйләп тормыйлар, барысы да штрихлар белән генә бирелә. Хисләр дә күбесенчә сүз белән түгел, физик кагылышлар, ымлау аша күрсәтелә. Бигрәк тә Ромео һәм Джульеттаның беренче очрашуы һәм зөфаф киче оста куелган. Тын кысылу, кулга-кул тотынышканда куллары, бөтен тәннәре белән калтырау тамашачыда “шәрә” сценаларга караганда да көчлерәк хисләр тудыра.

Ләкин бу спектакль Ромео һәм Джульетта мәхәббәте турында түгел, ә күбрәк Монтекки һәм Капулетти нәселләре арасындагы нәфрәт һәм сугыш турында.  Пәрдә ачылганда сәхнә өстенә куелган кечкенәрәк бер сәхнәдә ике кыз – Монтекки һәм Капулетти ыруларының ялчылары, түгелгән канны юалар. Аларның һәр хәрәкәте нәфрәт тулы, берсе юган җиргә икенчесе төкереп, таптап, бер-берсенең эшен юк итәргә тырышалар.

Беренче бүлек шул сәхнә өстендәге сәхнә һәм аның тирәсендә үтә. Уң ягында Капулетти, ә сул якта Монтекки гаиләләре гөж килә. Геройларның кулында икешәр хәнҗәр, алар ерактан бер-берсенә яныйлар, ташланалар, нәрсәдер кычкырышалар, эләгешеп тә алалар шунда…

Рәссам Софья Тюремнова костюмнар мәсьәләсен дә бик тапкыр чишкән. Сәхнәдәге халыкның күлмәкләре барысы да соры, тик орнаментларының төсе белән генә аерылып торалар: Капулеттиларда — көрән, ә Монтеккиларда – яшел.  Программкага караганда, бу бизәкләр Гордон Крег гравюралары мотивына таянып эшләнгән.

Икенче бер кызыклы яңалык – кечкенә сәхнәдә баз бар икән. Ул ачылганда аннан күз камаштыргыч ак ут сирпи һәм күлмәгенең бер ягы ак, икенче ягы карарак төстә булган хатын килеп чыгып, күренешләрне игълан итеп тора. Соңрак бу хатынның Даруханәче һәм Үлем фәрештәсе (Наилә Нәҗипова) икәнлеге ачыклана. Бу Шекспир табылдыгы түгел, тик Сакаевныкы гына.

Даруханәченең роле башта күренешләр игълан итү кебек гөнаһсыз эш белән генә чикләнә, ә Меркуцио һәм Тибальдо үтерелгәч, ул аларны үзенең базына алып төшеп китә, Ромеога агуны да ул сата. Бераздан бер-бер артлы һәлак булган геройлар да Үлем фәрештәсе белән бергә җир өстенә чыгып, тере кешеләр арасында йөри башлыйлар, кулларындагы таякчык­лар бе­лән суккалап, яңа үлем кө­тәләр…

Гомумән, Сакаев куелышындагы Үлем фәрештәсенең роле бик тирән мәгънәгә ия. Ахырда, бөтен артистлар җыелып, финал күренешен уйнап бетергәч, бу кичне биш кешене үзе белән  алып киткән Үлем фәрештәсе, каймак ашаган песи кебек канәгать елмаеп, сәхнә артына чыгып китә. Аңа “моңсу хикәя” барышында үтерелгән Меркуцио,  Тибальдо, Парис һәм үз теләге белән үлгән Ромео  һәм Джульетта иярәләр. Кыска паузадан соң башкалар да шул якка юл тота. Фәлсәфи мәгънәгә ия булган бу күренешне күзәткән тамашачы тын калып, тормыш мәшәкатьләренең, ызгыш-та­лашларның, саф сөюгә киртә куючыларның эшләре бу дөньядагы юк-бар мәшәкать кенә булуын аңлый. Искәндәр Сакаев безгә теге дөньяга күчкәч нәрсә буласын кайгыртып яшәргә кирәк, дигән фикерне җиткерергә тырыша.

Ике гашыйк Ромео (Динар Хөснетдинов) һәм Джульет­таның (Эльмира Яһү­дина) мәһәббәте ызгыш-талашка ура­лып уза. Сакаевның Джульеттасы хыялый кыз түгел, ул усал, әтисе белән әнисен яратып бетермәүче, тыңламаучан бала. Хәрәкәтләре кискен, ә уйлары гел үлем турында. Кулындагы хәнҗәрен йә тамагына, йә йөрәгенә кадаган булып уйнавыннан күренә бу. Хәзерге психологлар аңа “суицидальный синдром” дигән хөкем чыгарырлар иде. Тик Сөт анасын (Раушания Фәйзуллина) гына кыз бик ярата, чөнки ул һәрчак аның ягында.

Ромео исә бераз йомшаграк, хыялыйрак булып күренә. Бәлки режиссер уйлавынча алай булырга тиеш тә түгелдер. Кызның бертуган абыйсы Тибальдоны (Раушан Мөхәммәтҗанов) һәм Джульеттаның ярәшкән егете Парисны (Айрат Мифтахов) үтергән Ромео тәвәккәлрәк, кыюрак күренергә тиештер.  Һәрчак сугышырга атлыгып торучы, бар кыяфәтеннән яшәү дәрте ташып торган Меркуцио (Илсур Хәйретдинов) һәм Тибальдо нәкъ шундыйлардан.

Сакаев спектакленең ахырында Монтекки һәм Капулетти гаиләләре кылычларын бер чиләккә тутыралар. Тамашачы моны солых төзү символы дип кабул итә. Ләкин үлем инде ике гаиләнең дә дәвамчыларын алып киткән һәм ике нәселнең дә киләчәгенә киртә куелган. “Үле гөлдән хәерлерәк тере билчән”, -  дип кат-кат кабатлыйлар сәхнәдәгеләр. Шулай шул, гөлләр китә, ә билчән кала. Мәгънәсез дошманлык хөкем иткән җирдә бәхеткә урын юк, дип кисәтәләр безне Уильям Шекспир һәм Искәндәр Сакаев. Һәм монда тәрҗемәче кирәкми дә.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

 «Бердәмлек».

 КОНТЕКСТ:

Главный приз «Волги театральной» получил спектакль Пермского ТЮЗа

* * *

Игра любви и смерти

Просмотров: 1255

Один комментарий

  1. Петербургский режиссер Искандер Сакаев, построивший свой театральный язык на биомеханике Мейерхольда, пришелся очень впору национальному театру. И Шекспиру тоже — невозможно же всерьез психологически играть эти отлетающие от зубов тексты. К тому же, трагедию в Альметьевске ставят на татарском (в переводе Рузаля Мухаметшина), что добавляет спектаклю экспрессии и своеобразия.
    Метод Сакаева одновременно дает дистанцию к тексту («Мы ставили, как если бы Шекспир говорил на татарском») и приближает нас к английскому театру той поры. Здесь затеяна игра в стилизацию, даже на задник помещено изображение шекспировского «Глобуса». На сцене выстроены подмостки, актеры одеты в напоминающие возрожденческие костюмы из грубой холстины (художник Софья Тюремнова). По шву на спине надписано даже, кто есть кто, чтобы не перепутать в неразберихе сценбоев.
    Это игра в «бедный театр», здесь большие скамьи, поставленные вертикально, служат и дверью, и гробом, а вся звуковая партитура создается актерами тут же, при нас: оглушительно точат ножи враждующие кланы, ритм танцев на балу выстукивается ногами, а во втором акте, ближе к развязке, вступают деревянные колотушки.
    Как и Шерешевский, Сакаев начинает со смерти. Ангел смерти (специальный персонаж) преследует героев, и ножами здесь потрясают не одни мужчины, сама Джульетта, эта маленькая 13-летняя бандитка (актриса Эльмира Ягудина), сверкает лезвиями. Смерть становится единственным выходом из патовой истории молодых героев. Не зря Ромео и Джульетта так улыбаются, наконец встретившись после смерти. Впрочем, это, может быть, и улыбка готовых к поклону артистов.
    Игра аллюзиями (Мейерхольд, Гордон Крэг, шекспировский театр …) накладывается в альметьевском спектакле на экспрессивную манеру игры татарских артистов, жестко застроенные мизансцены организуют хаотичную вражду веронских жителей — получается очень цельная, умная и оригинальная театральная история.