В Казани пройдет II Фестиваль тюркской молодежи / Казанда II Төрки яшьләр фестивале уздырыла

molodezС 7 по 12 октября в Казани, в молодежном центре «Волга», состоится II Фестиваль тюркской молодежи. Об этом стало известно на пресс-конференции ИА «Татар-информ».

Организаторами фестиваля выступит молодежный центр «Идель», Федеральная национально-культурная автономия татар и Министерство по делам молодежи и спорту РТ.

По словам руководителя Аппарата общественной организации «Федеральная национально-культурная автономия татар» Миляуши Шараповой и директора Государственного бюджетного учреждения МЦ «Идель» Ляйсан Сафиной, истоками Фестиваля тюркской молодежи стоит считать проведенный в 1992 году под Казанью Курултай тюркской молодежи, ныне «переехавший» на площадки тюркских стран. «Фестиваль будет проводиться ежегодно и иметь именно культурно-историческую направленность. Так вышло, что татарская молодежь всегда идет впереди планеты всей – нам есть чем поделиться и есть чему научиться», – рассказывает Миляуша.

Фестиваль объединит молодежь более 10 национальностей из разных стран: азербайджанцы, турки, балкарцы, казахи, киргизы, ногайцы и др. Он подразумевает площадку для обмена опытом тюркской молодежи, где 60-70 представителей различных организаций от 18 до 30 лет обсудят политические, исторические и культурные проекты и раскроют общие проблемы тюркских народов, среди которых – сохранение родного языка.

Для участников фестиваля будут проведены экскурсии по Казани, просмотр спектакля «Мулла» в театре им.Г.Камала, просмотр фильма-победителя Международного Казанского фестиваля мусульманского кино. Дорожные расходы будут покрыты направляющей стороной, внутренние – принимающей. Рабочими языками фестиваля станут турецкий и русский.

* * *

7-12 октябрь көннәрендә Казанның “Идел” яшьләр үзәге базасында II Төрки яшьләр фестивале уздырыла. Чара ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән оештырыла.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында бүген уздырылган матбугат конференциясендә әлеге фестиваль турында сүз барды. Журналистлар сорауларына Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова һәм “Идел” яшьләр оешмасы җитәкчесе Ләйсән Сафина җавап бирде.

Фестивальнең максаты — РФның төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче төрки яшьләрне милли-мәдәни яктан берләштерү, эшлекле элемтәләрне ныгыту, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният өлкәсендә мәгълүмат һәм тәҗрибә алмашу.

Ләйсән Сафина сүзләренчә, икенче тапкыр гына уздырыла торган быелгы әлеге чарада дөньяның төрле почмакларында эшчәнлек алып баручы 28 оешмадан 70кә якын активист катнашуы көтелә. Делегатлар арасында әзербайҗаннар, балкарлар, башкортлар, гагаузлар, иран төркмәннәре, казакълар, кыргызлар, ногайлар, төрекләр, хакаслар, чувашлар, карачайлар һәм, әлбәттә инде, татарлар бар. “Төрки яшьләрнең уртага салып сөйләшәсе мәсьәләләре шактый һәм аларның күбесе тел, аны саклау белән бәйле. Истанбулда уздырылган төрки яшьләр корылтаенда булганнан соң төрки халыкларның Казан белән ныклап кызыксынуын аңладык һәм күпләр Татарстан башкаласының зур потенциалын күрүен тойдык”, — диде “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе журналистларга.

“Татар яшьләре һәрвакыт алда бара. Безнең күрсәтер һәм өйрәтер әйберләребез бар. Шуңа да без башка төбәкләрдә яшәүче төрки яшьләрне бик рәхәтләнеп үзебезгә чакырабыз”, — дип белдерде Миләүшә Шәрәпова.

“Яшьләр берничә мәйданчыкта эш алып барачак. Анда алар төрле өлкәгә караган проектларын презентацияләячәк. Безгә дә алардан өйрәнер нәрсә бар”, — ди Ләйсән Сафина.

Фестиваль кысаларында экскурсияләр, мәдәни чараларны тамаша кылу, Казан белән таныштыру да күздә тотыла. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Мулла” спектаклен күрсәтү, Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә җиңү яулаган фильмнарны тәкъдим итү дә планлаштырыла, дип хәбәр ителде матбугат конференциясендә.

“Татар-информ»

Просмотров: 1124

Комментирование запрещено