Касыйм татарлары хакында документаль фильм төшерелә башлаган / О татарах Касимова снимают документальный фильм

1_5961Касыйм татарлары хакында фильм төшерелә башлаган. Документаль кинокартинаның режиссеры — Людмила Савинкина. Касыйм шәһәрендә (элеккеге Ханкирмән) төшереләчәк фильм режиссерның татарлар хакында булган 3 нче кинокартинасы була. Моңа кадәр ул “Беренче Бөтендөнья сугышы елларында Россия мөселманнары” һәм мишәрләр хакында документаль фильм төшергән. Касыйм татарларына багышланган кинокартина Рязань өлкәсендәге Касыймда, Касыйм районы авылларында һәм Сасово шәһәрендә төшереләчәк. Аны булдыруда ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Фәридә Шәрифуллина, Касыйм каласы туган якны өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре Вероника Цеменкова катнашачак, диелә әлеге музейның матбугат хезмәте хебәрендә.

Режиссер сүзләренчә, Россиянең кече милләтләре тарихы, яшәү рәвеше, традицияләре һәм мәдәнияте аңарда аеруча да зур кызыксыну уята. Мисал өчен, Людмила Савинкинаның бер документаль кинотасмасы Россиянең күпләргә таныш һәм шул ук вакытта таныш булмаган Мишәр — Мещёра краена багышланган.

“Татар-информ»

* * *

В Касимове начались съемки документального фильма о касимовских татарах. Режиссёр фильма — Людмила Савинкина, сообщает сайт Касимовского краеведческого музея.

Съёмки будут проходить в Касимове и сёлах Касимовского района, а также в городе Сасово. В создании фильма примут участие кандидат исторических наук, старший научный сотрудник Института истории Академии наук республики Татарстан Фарида Шарифуллина, а также старший научный сотрудник Касимовского краеведческого музея Вероника Цеменкова.

Просмотров: 958

Комментирование запрещено