Тыныч булсын җаннарың

2015-10-02_130917Сез бу фоторәсемдә хезмәт ветераны Галия апа Хәсәншинаны  һәм аны караучы социаль хезмәткәр Сания ханым Дәрҗеманованы күрәсез. 1 октябрь — Галия апа өчен икеләтә бәйрәм — Өлкәннәр көне һәм гомер бәйрәме.

Галия 1927 нче елны, Камышлы авылында, Шәмсебәдәр апа һәм Әхмәтваһаҗ ага Минһаҗевлар гаиләсендә дөньяга килә. Вакыты җиткәч, яшьтәшләре белән бергә, мәктәпкә китә кыз. Ләкин аңа тирән белем алып, мәктәпне тәмамларга насыйп булмый — фашист илбасарлары илебезгә каршы сугыш башлый.  14 яше дә тулмаган Галияне Куйбышевка ФЗУ га җибәрәләр. Анда күргән михнәтләре турында сөйләү генә түгел, исенә дә төшерәсе килми Галия апаның. Ачлык, ялангачлык, авыр, пычрак эш. Кызларның башлары бетләп бетә, торакларында кандала ашаганга чыдарлык булмый. Болар турында без шул елларда ФЗУ да булган абый-апалардан ишетеп беләбез инде. Кайберләре авырлыкка чыдый алмый качып китә булганнар. Аларны эзләп табып, кире китерә булганнар, йә булмаса аннан да авыррак эшкә кушканнар. Заманы шундый булган аның: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен.

Менә ниһаять көтеп алынган Җиңү көне дә җитә.  Өйләренә кайтып китәргә теләкләре булганнарны кайтарып җибәргәннәр. Бик күпләр шунда эшләп, шунда торып калганнар, гаилә корганнар, тораклы булганнар. Галия апа куана-куана авылына кайта. Ләкин монда да кызны шул ук ачлык, авыр хезмәт көтә. Ул колхозда да эшли, мәктәптә идән юучы әнисенә дә булыша. Яшьлек, яшьлек инде. Чибәр, уңган кызга күз салучылар, сүз катучылар да була. Ләкин аның насыйп яры-Яңа Усман егете Касыйм Хәсәншин икән. Камышлыга йомыш белән килгән Усман егете бер күрүдә гашыйк була Галиягә  һәм яучы җибәрә. Шулай итеп 1949 елны Яңа Усман авылына Камышлы чибәре килен булып төшә. Галия мәктәпкә идән юучы булып эшкә урнаша, Касыйм абый буровойда эшли. Яшь гаилә матур гына яшәп китә. Гаиләнең бәхетен тагы да тулыландырып уллары Зөфәр, аннан Минсәгыйть дөньяга килә. Берничә елдан гаилә Камышлыга күченеп килә һәм аларның төпчекләре Ринат туа. Хәсәншиннар төзүчеләр конторасында хезмәт куеп, шуннан лаеклы ялга китә.

Егетләр үсеп буйга җитә, белем ала, гаилә кора, әти-әниләрен оныклар белән куандыра. Ләкин алар бар да читтә яши. Галия апаны ялгыз калдырып, 2004 елның көзендә, Касыйм ага да мәңгелеккә күзен йома. Дөрес, берничә ел элек аның өлкән улы лаеклы ялга чыгып, гаиләсе белән авылга кайтып урнашты. Ләкин алар аерым яши. Зөфәр абый белән Җария апай Галия апаның хәлен белеп тора, ярдәменнән ташламый. Ә менә Галия апаның Өлкәннәр көнендә туган көне дә икәнен безгә Самарада яшәүче улы Минсәгыйть абый шалтыратып әйтте һәм газиз кешеләренә бүләк ясап, аның турында язуыбызны үтенде. Әйе, мондый үтенечләрне без инде кире какмаска тырышабыз һәм өлкәннәребез турында язмаларыбыз газетабыз битләрендә даими чыгып килә.

2015-10-02_130927Галия апа! Бәйрәмегез көнне сезне котларга ул-киленнәрегез, оныкларыгыз, туруннарыгыз җыелыр. Әлбәттә инде изге теләкләр теләнер, бүләкләр явар. Ялгыз ана бер көнгә булса да бәхетле булыр. Кайсы гына ана янәшәсендә бер генә баласы булса да булуын теләми икән? Ләкин тормыш без дигәнчә генә корылмый шул ул. Шуңа күрә, бәйрәм көннәрдә генә түгел, башка көннәрдә дә газиз кешеләребез янына ешрак кайтыйк, ешрак килик. Берүк аларның ялгызлыктан йөзләре саргаймасын, күңелләре боекмасын.

Галия апа! Сезне бәйрәмнәр белән котлап сезгә саулык, муллык, озын гомер, бәхетле картлык телибез. Якыннарыгызның күңел җылысын, кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә язсын сезгә Ходай Тәгаләбез. Амин. Безнең теләкләргә сезнең якыннарыгыз да кушыла һәм сезгә котлау сүзләре юллый.

Кадерле әниебез, сөекле әбиебез!

Мәшәкатьсез үтсен көнең,

Сызылып атсын таңнарың.

Кайгы-хәсрәт читләп үтсен

Тыныч булсын җаннарың,

ди алар.

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Автор фоторәсеме.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1336

Один комментарий

  1. Узын гомир тилийбиз ,саулык именникта тагын киляси 2016 шушы матурлыкта ,исанликта интернет аша куриширга язсын Амин!!!!