Алар сүзендә хаклык җитәрлек…

рамзия и алфия

Укытучылар Рәмзия Мин­галимова белән Әлфия Әһлиуллина (сулдан уңга).

5 октябрь — Бөтендөнья укытучылар көне

Кояшлы, матур, көзге бу көннәр укытучыларның һөнәри бәйрәмен дә алып килә. Менә шундыйларның берсендә миңа Камышлы районының Яңа Усман авылы мәктәбендә укытучылар белән очрашып, сөйләшеп алырга туры килде. Мин хәзер шушы әңгәмәбезне “Бердәмлек” газетасы укучыларына тәкъдим итәм.

- Минем рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укытуыма егерме биш елга якын вакыт үтеп тә киткән инде. Менә шушы еллар дәвамында мин җитәрлек тәҗрибә дә туплап өлгердем, — дип сүзен башлады Рәмзия Мөдәррис кызы Мингалимова.

- Укучыларым арасында төрлесе бар.  Үткән уку елында тугызынчы сыйныфны тәмам­лаучыларыбыз бүген төрле училище, техникумнарда һөнәр үзләштерәләр.

Унберенче сыйныф укучы­ларының күпчелеге, бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, югары уку йортларына укырга керделәр.

Хәзер компьютер, проектор заманы бит. Аларны тиешенчә һәм дөрес итеп куллана белсәң, бу укучыларга да кызык һәм файдалы. 

Элек укытучыга дәрес барышында бик күп сөйләргә туры килә иде. Ә хәзер компьютер белән проектордан төрле видео-, аудиоязмалар, иллюстрацияләр кулланырга тырышабыз. Укучыларым күп проектлар өстендә эшләп, конкурсларда  һәм олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар да яуладылар.

Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру өчен күп укырга кирәк. Ә укучылар гел компьютер янында утырырга яраталар. Бигрәк тә гаиләләрендә тынычлык булмаган балаларның укуга карашлары сүлпән, шуның өчен алар белән аерым эшләргә, гел күз уңында тотарга туры килә.

Мин укучыларыма: «Тырышып укыгыз! Биредә алган белем тормыш баскычында  югарыга таба атларга ярдәм итә, имтихан тапшыргач, сезнең киләчәгегез хәл ителә бит», — дип аңлатырга тырышам. Тик шунысы бар: филология фәнен үзләштергән студентлар авыл мәктәбендә эшләргә атлыгып тормыйлар. Йә аспирантурага керәләр, йә башка оешмаларга эшкә урнашалар. Мисалга, минем укучым Эльвина Шәвәлиева бүгенге көндә укытучылык һөнәрен үзләштерә. Тик киләчәктә кайсы юлны сайлар — бу әлегә билгесез. Ә без олыгаеп барабыз бит, алмаш кына әлегә күренми. Алай булса да, бу хәл уңай якка чишелер, дип өметләнәсе килә, — дип әңгәмәбезгә нокта куйды Рәмзия Мөдәррис кызы.

- Укучыларымны, хезмә­темне яратып эшләгәч, утыз елдан артык гомер үтеп киткәне сизелми дә калды. Чөнки мин нәселдән килгән укытучы, — дип үзе белән таныштырырга кереште Әлфия Камил кызы Әһлиуллина да.

- Әтием озак еллар мәктәп җитәкчесе булды, физика фәнен укытты, әнием математика укытучысы иде. Әбием дә укытучы булган, ә хәзер сеңелем Гүзәл — мәктәп директоры.

Математика фәне катлаулы булса да, аны өйрәнү дә, балаларга өйрәтү дә кызык. Укучыларым арасында шушы фәнне яратып өйрәнүчеләр җитәрлек. Моны төрле олимпиадаларда, конкурсларда яулаган призлы урыннар дәлилли. Үзем дә “Ел укытучысы” исеменә лаек булдым.

Дөрес, бөтен кеше дә математик булып тумый. Үткән уку елында тугызынчы сыйныфта утызга якын укучы белем алса, быел унынчы сыйныфта укырга нибары сигез укучы гына теләк белдерде. Чөнки бердәм дәүләт имтиханнарыннан курку шушы хәлгә китереп төшерде дә инде. Шуның өчен имтихан бирү системасына бераз үзгәрешләр кертсәләр, начар булмас, һәр укучының белеменә, сәләтенә таянып эш алып барылса, әйбәт булыр иде.

Хәзер эшебездә “кәгазь боткасы” күбәйде. Укучыларга күбрәк белем бирү урынына, төрле кирәкмәгән рәсми кәгазьләр тутыру күп вакытны ала. Без мәктәптә укыган елларда укытучыларыбызны хөрмәт итә идек. Ә хәзер укучылар арасында укытучыларын ихтирам итмәүчеләр дә күренгәли.  Балага тәрбия гаиләдән килә бит. Һәрберсенең  кулында хәзер кыйммәтле телефон, планшет. Шуннан тәнәфестә дә кирәкмәгән видеоролик­лар, фильмнар карау гадәткә кергән. Бу безне киләчәктә кая илтер икән? Моны әти-әниләр дә онытмасыннар, бераз уйлансыннар иде. Бала бит ул мәктәптә генә түгел, дөрес тәрбияне өйдә дә, гаиләдә дә алырга тиеш.

Менә шундый тормышчан, инәлүле, кисәтүле  сүзләр белән тәмамланды озак еллар тырыш хезмәтләре өчен бихисап мактау кәгазьләренә, рәхмәт хатларына ия булган тәҗрибәле, югары категорияле  укытучылар белән безнең әңгәмәбез. Ә бу сүзләрдә, минемчә, хаклык җитәрлек. 

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Яңа Усман авылы,

Камышлы районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1394

Один комментарий

  1. Заметилимы, гомергэ авыл, тем более татар мэктэпләренэ караш начар булды. Низкий белемле, томана, надан и т.п. качестволар авыл балаларына тагылды. Даже балага гына тугел, авыл татар укытучысына да, анын компетентлыгына с презрением карау бар. Шэхэр укытучылары да узлэрен бер ступеньга выше курсэтергэ тырыша. Турыдан-туры эйтмэсэлэр дэ, имеш авылныкылар «деревенщина», «колхозник». Бу курсларда, семинарларда замечается. «интеллигентлы» шэхэр кешелэре бу ярлыкны тоже используют. Шунысы обидно