Максатчан директор

2015-10-02_130830

Мидехәт Мисбах улы Хисмәтов

5 октябрь — Бөтендөнья укытучылар көне

Кулыма каләм алып ак кәгазьне өстәлгә салдым да, уйга калдым. Нидән башлыйм икән? Якыннан, бик тә яхшы белгән кешем буларак, аның турындагы язмам бик җиңел генә язылыр кебек иде, югыйсә. Уңышлары өчен куанып, рәхәтләнеп мактыйм әле сыйныфташымны диеп каләм алдым бит мин кулыма һәм сизелми дә үткән, минем өчен бик тә бәхетле, ә аның өчен күз яшьле балачакка кайтып килдем.

Укытучыларга хөрмәтем зурдан минем һәм алар турында язмаларым да байтак. Ә бит минем сыйныфташым да укытучы. Укытучы, директор, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты.

Бүгенге язмам героен күпләрегез беләдер. Менә шушы уңышларга ничек ирешкән икән ул?! Әйдәгез, хөрмәтле укучыларым, бергәләп шушы шәхеснең гомер һәм хезмәт юлларын барлыйк әле.

Мидехәт, 1960 елның гыйнвар азагында, Әдия апа һәм Мисбах ага Хисмәтовлар гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килә. Без 1 нче сыйныфта бергә укый башладык. Оялчан, шул ук вакытта азрак иркәрәк тә малай иде ул. Шулай булмыйни, төпчек бит! Әдия апа бик тә йомшак күңелле, сабыр апа булып хәтердә калган. Менә Мидехәт тә аңа охшаган иде. Ләкин Мидехәтнең бәхетле балачагы бик тиз пыяладай уалды да, томаннар артына кереп югалды. Без 4 нче сыйныфта укыганда, октябрь аенда Мисбах ага, декабрь аенда Әдия апа мәңгелеккә күзләрен йомды. Сыйныфташыбызның шушы  яшьтән дөм ятим калуы иңнәр күтәрмәстәй авыр хәсрәт булган бит. Бүгенгедәй күз алдымда: сыйныф җитәкчебез Фатыйма апа Мидехәтне кочагына алды да, илереп елап җибәрде. Аларны җәлләп без елыйбыз. Шушы көннән Мидехәт тә үзгәрде, олыларча фикер йөртә башлады. Бөгелмә шәһәрендә яшәүче апа-абыйлары аны үзләренә алып китмәкче булсалар да, ул туган нигезен ташлап китмәде, шунда яшәп калды. Урам аша гына аның өлкән абыйсы Әхтәм абый гаиләсе, йорт аша гына икенче тармак туганы Әлфия апай белән җиңгәсе яши иде. Менә алар инде аңа якын кешеләрен алыштырып, юлдан тайпылмый алга таба яшәргә ярдәм итүчеләр. Ятим калуына карамастан, әти-әнисеннән калган кош-кортны да, малларны да саклап калып, шуларны карап үзенә юаныч тапты ул. Ә бакчасына ниләр генә утыртмый да, аларны тәрбияләп, югары уңыш алуга ирешә, төрле-төрле яңа сортлар уйлап таба иде ул.  Шул вакыттагы “чирләре” аның киләчәген хәл иткәндер дә, мөгаен. Укытучылар, һәм инде әлбәттә без дә, гел Мидехәт янәшәсендә булып, бүгенгесе көнне дә балачак дуслыгыбыз дәвам итеп, гаилә дуслары булып яшибез һәм аның белән горурланабыз.

10 нчы сыйныфны укып аттестат алган Мидехәт Бөгелмә шәһәре педагогия техникумына укырга керде һәм 1980 нче елны шушы уку йортын уңышлы гына тәмамлап, дипломлы белгеч булып Камышлыда эшләп килүче Шенталы авыл хуҗалыгы училищесы филиалына эшкә урнашты. Аның бәхетеннәндер инде, филиал җитәкчесе булып, безнең сыйныф җитәкчебез, зур хәреф белән Укытучы исемен йөреткән Наил Сәлим улы Сафин эшли иде. Көзен без Мидехәтне армия сафларына хезмәткә озаттык. Бик матур җирдә, Тбилиси шәһәрендә хезмәт итте ул.

Хезмәтен тутырып кайтканнан соң Мидехәт янә үзенең коллективына эшкә урнашты. Мидехәт Мисбах улы бик тиз укучыларының да, ата-аналарның да, әлбәттә инде коллективның да хөрмәтен яулады. Башта аны җитәкче урынбасары итеп сайлап куйсалар, ике елдан ул җитәкче вазифаларын вакытлыча башкаручы, ә 1997 елның җәеннән ул шушы уку йорты җитәкчесе. Педагоглар коллективын, укучыларны бердәм максатка-өлгереш күрсәткечләрен яхшыртуга туплау аның өчен көнүзәк бурыч санала. Әйтергә кирәк, яшь җитәкче әлеге бурычларны үтәүгә сәләтле икәнен максатлы эшчәнлеге белән исбатлый һәм һаман да исбатлап килә. Дөрес, бу уку йортының статусы да, исеме дә үзгәрде инде, ә менә җитәкчесе шул ук һәм ул бу вазифаны югары дәрәҗәдә башкара, дияр идем мин. Шушы еллар эчендә ул үзенең белемен даими рәвештә арттырып килә. Авыл хуҗалыгы институтын читтән торып укып, агроном белгечлеге алган сыйныфташым шушы фәннән укыта, үзлегеннән дә күп укый, үз хуҗалыгы бакчасында да, уку йортының тәҗрибә бакчасында да күп тәҗрибәләр үткәрә, яңалыклар ача.

Уку йорты укучылары өлкәбездә үткәрелгән спартакиадаларда, төрле конкурсларда даими катнашып, призлы урыннар яулый.

Хөкүмәтебез дә яшь җитәкченең  уңышларын күрә һәм бәяли. Моның турында аның район, өлкә, ил күләмендә алган Мактау кәгазьләре, дәрәҗәле исемнәре сөйли.

Үз фәнен яраткан педагог-Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. Хезмәт юлындагы уңышларында һичшиксез коллективының, гаиләсенең өлеше зур икәнен һәрдаим ассызыклап килә ул.

Менә, ниһаять, язмам героеның гаиләсе турында әйтеп китәргә дә форсат туды. Мидехәтнең тормыш юлы да, гаиләсе дә хезмәт юлыдай матур, бай. 1985 елның Яңа ел бәйрәмнәрендә гөрләтеп туйларын үткәрде алар. Үзенә тиң ярын, насыйбын да Ходай Тәгалә җибәргәндер аңа. Югыйсә ерак Башкортостанда туып үскән татар кызы ничек аның яры булыр иде икән?! Никахлар күктә укыла дию, хактыр. Югыйсә, ялгыз егетне эләктерергә йөрүчеләр үзебезнең тирәдә дә бар иде. Югары белемле филолог Тамара Фанзыл кызы юллама белән Камышлы мәктәбенә эшкә килә. Бер күрүдә гашыйк булды алар бер-берсенә дию, дөрес булмастыр. Безнең Мидехәт бу яклап та төптән уйлап, сынап яр итте тормыш иптәшен һәм гомере буе язмышына рәхмәтле. Бик тату, уңган-булган гаиләдә туып үскән, белемле Башкортостан гүзәле белән бик тә бәхетле гомер кичерә сыйныфташым. Үзләредәй сөйкемле, уңган, белемгә омтылучы ике егет тәрбияләп үстерде алар. Мәктәптә бик яхшы билгеләренә генә укыган Марсель дә, Марат та  икешәр югары белемлеләр. Марсель үзенең тиңе, сөйгәне, Яңа Усман кызы Алсу белән гаилә корып, әти-әниләренә онык та бүләк иткәннәр инде. Маратка да үз тиңен табып, кавышып, әти-әнисе, абый-җиңгәсе үрнәгендә бәхетле гаилә корырга насыйп итсен, Ходай Тәгалә.

Хөрмәтле сыйныфташым, дустым! Сине, гаиләңне һәм коллективыңны чын күңелдән Укытучылар көне белән котлап, сиңа алдагы көннәрдә дә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, мул тормыш теләп, барлык уй-хыялларың, ниятьләрең тормышка ашсын дигән теләктә калып, сиңа атап шигырь юллары юллап, язмамны тәмамлыйм.

Телим сиңа тагын шундый теләк:

Яшәргә дә әле, яшәргә.

Максатларың изге-тор әле син

Үрнәк булып алда яшьләргә!

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Автор фоторәсеме.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1225

Комментирование запрещено