Барысы да балаларыбыз өчен эшләнә…

бадамшин

Фермер Ришат Ба­дамшин булачак банкир улы Рифат белән.

Күмәк хуҗалык таркалып, эшсез калгач, Похвистнево районының  Иске Мәчәләй авылында яшәүче Ришат Бадамшин үзенең шәхси крестьян-фермер хуҗалыгын ачып җибәрә. Ул бушап калган колхоз абзарын сатып ала да, шунда сыерлар, сарыклар, атлар асрый  башлый. Үз җир кишәрлеген булдырып, анда бөртекле культуралар һәм терлек азыгы үстерә. Моның өчен техникасы да җитәрлек, күптән түгел генә өр-яңа трактор да сатып алган. Аның ярдәмендә печән, салам төргәкләргә төрелә һәм саклау урынына кайтарыла.

- Үз эшемне яратып, җиренә җит­кереп үтәргә тырышам. Бөтен эшләгәннәребез — барысы да балаларыбыз өчен. Кызыбыз Гөлүзә югары уку йортында, улыбыз Рифат мәктәптә җиденче сыйныфта укый.

Хатыным Гүзәлия дә бик эшчән. Җәйләрен атка атланып, миңа көтү дә көтешә. Сыерларны  аппаратлар  ярдәмендә савабыз. Җыелган тиресне урамга транспортёр чыгара,  — дип сөйләде хуҗа кеше.

Ришат әфәнде чабыш атлары да асрый әле. Аның бер аты эшче атлар арасында авыл Сабан туенда -  беренче урынны,  ә икенчесе юртаклар арасында өченче урынны яулаган.

- Тик шунысы борчый әле, Рифат улым киләчәктә фермер түгел, банкир булырга хыяллана бит, — дип әйтте, уенын-чынын бергә кушып, Рифат әфәнде.

бадамшин

Фермер Ришат Бадамшин булачак банкир улы Рифат белән.

Моңа гаҗәпләнергә дә, борчылырга да кирәкме икән соң? Чынлап та, гомер-гомергә бөек шәхесләр авыл җиреннән чыккан бит. Ришат Бадамшинның улы Рифат әлегә сабый гына булса да, зурларча уйлый да, өметләнә дә белә. Самара шәһәрендәге “Ипозембанк” хуҗасы Ильяс Гомәр улы Шәкүров та авылда туып-үскән бит.  Бәлки, киләчәктә Рифат та әти-әнисенең шатлыгы, горурлыгы булып, үзе теләгән һөнәр иясенә әйләнеп, аларны сөендерер әле?!

Нурзилә ХӘЛИМОВА,

Иске Мәчәләй авылы,

Похвистнево районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1312

Комментирование запрещено